Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авариядә машина тәрәзәсеннән очып кергән җәяүле кыз да, пассажир егет тә үлгән

Юлдан бара торган кызны машина бәрдерә һәм аның гәүдәсе алдагы тәрәзәне ватып керә.

news_top_970_100
Авариядә машина тәрәзәсеннән очып кергән җәяүле кыз да, пассажир егет тә үлгән
https://pixabay.com/

Новосибирск шәһәрендә коточкыч авария була. Кыз трасса буйлап бара. Шул чакта аны машина бәрдерә. Кызның гәүдәсе алдагы тәрәзәне ватып, салонга очып керә һәм алдагы утыргычтагы пассажирга бәрелә. Нәтиҗәдә пассажир егет тә, җәяүле кыз да һәлак була. Новосибирск өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгы әлеге авария турында аңлатма биргән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«Авария караңгы төндә „Сокура-Новосибирск“ трассасында була. ВАЗ 2109 машинасы җәяүлене таптый. Ул 29 яшьлек хатын-кыз була. Җәяүле юл кырыеннан каршыга килә. Машина бәрдергәч, аның гәүдәсе машинаның алдагы тәрәзәсен ватып, салонга килеп керә һәм пассажир утыргычындагы 18 яшьлек егеткә бәрелә. Җәяүле һәм пассажир урында ук һәлак була», — дип аңлаталар полициядә.

Әлеге авариядә исән калган егет Рәсим «Комсомолка» хәбәрчесе белән аралашкан. Фаҗигагә очраган машинада өч кеше була: йөртүче Руслан, ике пассажир — Максим һәм Рәсим.

«Без Сокурадан өйгә кайтып килә иде, Мочище станциясенә таба юл кырыеннан бер кыз бара. Караңгы иде, кызның кайсы якка таба барганы да аңлашылмады. Безгә каршы килгән кебек булды. Без аны күрдек. Шуннан соң ни буласын башка да китерә алмадык шул. Машина йөртүче дә, мин дә алга таба карап бардык, ә алгы утыргычтагы Максим минем белән сөйләшә иде. „Әнә кыз бара“, — дип әйтмәкче генә идем, аңа кадәр биш метр чамасы ара бар иде, ул безгә таба сикерде. Нәкъ юлга, полоса уртасына чыкты. „Тукта“ дип кычкырырга өлгердем, аннары бәрелү булды. Без тагын йөз метр чамасы бардык әле, бөтенебездә шок иде. Максим шул чакта үлеп барган инде. Без аны машинадан тартып чыгардык. Ул аңсыз, йөрәге тибә иде, аннары ике минуттан туктады. Без аның йөрәгенә массаж ясарга маташтык. Аның башыннан кан акты, мин тотып карадым, ул йомшак иде, баш сөяге сынган. Тәрәзәдән очып кергән кыз белән Максим башлары белән бәрелешкәндер, мөгаен. Кыз башта очып кергән, аннары чыгып киткән һәм атылып төшкәндер», — дип сөйли Рәсим.

Рәсим дустына ярдәм итеп булмаганлыгын аңлагач, фонарик ала һәм кызны карарга китә. Ул кызны тотып карый, куллары боз кебек була.

«Мин аның аякларына карадым, алар сынган, өзелеп кенә төшмәгән иде. Мин машина янына кире килдем. Без полиция һәм ашыгыч ярдәм чакырдык. Руслан имгәнмәгән, кызның гәүдәсе нәкъ менә Максимга таба килгән. Тәрәзәнең машина йөртүче каршындагы өлеше ватылмаган да. Әле дә башыма сыймый, ничек шулай булырга мөмкин. Кыз салмыш булгандыр дип уйлыйм. Аек кеше шундый эшкә бармас, ул бит үзе безнең өскә сикерде. Мин аның документларын карадым, паспорты янында ята иде. Бу кыз Новосибирскның Дзержинск районында теркәлгән. Аннары бу кызның Сокурада яшәвен әйттеләр», — дип сөйли Рәсим.

Мәрхүм Максимга 18 яшь. Машинаның хуҗасы да ул булган. Максим ул кичтә салган, шуңа күрә үзе рульгә утырмаган.

«23 июньдә аңа 19 туласы иде. Ул машиналар яратты, Без балачактан дус булдык, мин аның әти-әнисенә шалтыратырга курыктым, абыйсына әйттем. Ул башта ышанмады», — ди Рәсим.

Рәсим сүзләренчә, алар 70-80 км\сәг тизлек белән бара. Моны тикшерүчеләр ачыклаячак. Машина белән идарә иткән Русланның йөртү өчен таныклыгы булмаган.

«Әгәр ул булмаса, без барыбыз да үләр идек. Ул рульне катырак борса, машина капланыр иде. Руслан үзе дә шокта», — ди Рәсим.

Әлегә мәрхүмә кызның төнлә трассада нишләп йөргәнен ачыкламаганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100