Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авариядә үлгән Минзәлә театры артистлары турында: «Сезнең фаҗига йөрәктән китми»

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә драма театры моннан биш ел элек юл һәлакәтендә берьюлы ике хезмәттәшен югалтты.

news_top_970_100
Авариядә үлгән Минзәлә театры артистлары турында: «Сезнең фаҗига йөрәктән китми»
https://www.instagram.com/menzelinskiy_teatr/

Моннан биш ел элек Минзәлә театры артисткалары Эльмира Әхмәтханова белән Эльмира Гәрәева фаҗигале төстә юл һәлакәтендә вафат булган иде. Аларның машиналары М-7 трассасында йөк машинасы астына эләкте. Хезмәттәшләре, якыннары һәм туганнары вакытсыз арабыздан киткән кызларны искә ала.

«3 февраль… Театрыбыз өчен бу көн — кара көн булып калды.

Ике талантлы артисткабыз, ике Эльмирабыз фаҗигасе йөрәктән бер минутка да китми.

Сагынабыз, юксынабыз.

Урыныгыз оҗмах түрләрендә булсын. Туганнарына, якыннарына сабырлык телибез», — дип яза Минзәлә театры инстаграм сәхифәсендә. 

Эльмира Әхмәтханованың якын туганы Гөлшат Әюпова да актриса турында үзәк өзгеч язма әзерләп, шуны инстаграм сәхифәсенә урнаштырган.

«Синсез 5 ел узып та киткән. Сүзем якты рухыңа дога булып ирешсен, Эльмира! Февральнең ул шомлы төнендә күзгә йокы кермәде, төне буе нидер борчыды күңелне. Ә иртән инде йөрәк әрнеп авырта башлады, һәм телефоннан күңелсез хәбәр. Минзәлә драма театрының ике гүзәл актрисасы, ике Эльмираның гомере аварияда өзелде.

Син шундый якты күңелле идең, Эльмиракай, яшьнәп яшәдең. һәрвакыт ашыктың, яшәп калырга, эшләп калырга ашыктың.

Аның игелеге, кешеләргә эшләгән яхшылыгы турында сөйләп тә, язып бетереп тә булмый. Хәләле Илдар абый белән икесе парлап кайтып, чиратлашып гармунда уйнап, җырлап мәҗлес күрке булырлар иде… Илдар җизнинең дә 45 яшендә кинәт гомере өзелде. Урыны җәннәттә булсын! Ул да Минзәлә театрының җырчы, гармунчы актеры иде.

Колакта һаман да яңгырый алар җыры: «Актаныш, Минзәлә онытма, килгәлә, шатлыкларны, кайгыларны урталай бүлгәлә»

Чыннан да Илдар абый һәм Эльмира белән барыбыз шатлыкларны, кайгыларны бергә бүлешеп яшәдек.

Икенче актриса, гаҗәеп чибәр Эльмира Гәрәеваны да халык талантлы актриса буларак бик яраткан иде. Алар икесе Минзәлә театрының яме булдылар. Ике сабые ятим калды. Кызлар икесе дә бу дөньяда тирән эз, матур иҗат, тәүфыйклы балалар калдырып китте.

Туганам Эльмира белән йортларыбыз якын булганлыктан без сабый чактан ук бергә булдык. Бер көн күрешми калган көн булмады бала-чакта. Алабуга мәдәният училищесына да мин аның артыннан киттем.

Кечкенәдән үк Эльмира бик тәвәккәл иде. 4 яшьлек чакта без аның белән 5 ноябрьдә Сөн елгасында боз катар катмас вакытта киттек Чишмәбаш авылына. Анда безнең Якын әбекәй яши. Аллаһ саклагандыр безне, елганы исән-имин чыгып, яр менгәндә борынны җимереп булса да, барып кердек без анда. Әниләргә әйтеп тә тормадык. Өч сәгатьтән апамнар җыелышып, безне эзләп, арып бетеп килеп керделәр. Ә без рәхәтләнеп Якын әбекәй белән чәй эчеп утырабыз. Бу походны оештыручы Эльмира иде, шундый батыр, шук иде ул сабый чактан ук.

Балаларын үлеп яратты ул. Алсу белән Айсылуны эшчән, тәүфыйклы итеп тәрбияләде. Сеңлесе Миләүшә белән сердәшләр булдылар. Миләүшә аның кызларына хәзер әниләре урынына ярдәм итә.

Эльмира энеләре Ирек белән Эдуардны, киленнәре Фәнзилә белән Луизаны бик яратты. Үзенә дә җитмәгән акчасына бүләкләр алып кайтып сөендерә иде аларның балаларын.

Әти әнисе Иске Байсар авылында яшәүче Илфак абый белән Халидә апа бу авыр кайгыны гаҗәеп сабырлык белән кичерделәр. Эльмираның балаларына ярдәм итеп торалар. Шәт Эльмира сөенеп ятадыр. Исән-сау булсыннар берүк.

Бигрәкләр дә туган җанлы иде. Минзәлә театры кая гына гастрольгә бармасын ул анда авылдашларны яки туганнарны табып, аларны сөендерә белде.

Аны бөтен кеше дә яратты. Коллегалары, Минзәлә театрының яше, олысы-барысы да аны якын иттеләр. Каберенә эзне суытмыйлар, килеп торалар.

Ул эшен бик яратты. Театр аның икенче йорты кебек иде. Минзәлә театрында элек-электән үк коллектив бик тату. Ул чактагы директоры Роберт Шәймарданов үзе дә театр фанаты коллективны бер йодрык итеп туплый белде. Анда яшьләр өлкәннәрне бик ихтирам итә. Эльмира коллегаларын, алар Эльмираны бик яраттылар, хөрмәт иттеләр.

Эльмира Илдар белән бергәләп гастрольләрдә бик матур итеп гармунда уйнап-җырлап йөрделәр. Казанга килгәч бездә туктала иде Эльмира. Шул вакытта әле бер коллегасы эзләп шалтырата, әле икенчесе, «Синсез күңелсез, кайт кунакханәгә», -дип. Әле бездә кунар өчен кайчакта директордан рөхсәт сорап, исән-сау килүе өчен җаваплылык алу минем өстә иде.

Бер кызык хәл дә истә калган. әле. Эльмира кызы Алсу кечкенә чакта «Мөһаҗирләр» спектакле белән Камал театрына «Нәүрүз» фестиваленә килделәр. Анда спектакльдә бер мезансценада юан бау ыргытырга кирәк булган актрисага. Директорга бик ошамаган булса кирәк аның ыргытуы, Роберт абый костюм чалбардан дип тормаган, үзе идәнгә ятып бауны ыргытып күрсәткән. Эльмира белән Алсу рәхәтләнеп бу тарихны безгә кайткач көлә-көлә сөйләгәннәр иде. Менә нинди директор!

Эльмираларның үлеменә бер ел булуны безнең туган авылыбыз Иске Байсарда Минзәлә театры «Түтиләр» спектакле белән билгеләп үтте. Бу кичәдә өлкән коллегалары Рәзилә апа, Венера апалар, яшь артистлар Динара, Чулпаннар һәм башкалар бик җылы чыгыш ясаганнар иде.

Эльмиралар үлгәч республикабыз театр әһелләренең бердәмлеген күреп шаккаттык. Бөтен театрлар Минзәлә театры, Камал театры, Качаловлар, Кариев театры, Тинчуринлылар, Әлмәт театры артистлары акча җыеп ике актрисаның балаларына тигез бүлеп бирделәр. Бик рәхмәтле без аларга!

Шулай ук барлык туганнар исеменнән Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлегенә дә ике актриса- Эльмира Әхмәтханова һәм Эльмира Гәрәеваның балаларына матди ярдәм күрсәтүләре өчен зур рәхмәтебезне җиткерәбез/

Кеше китә җыры кала диләр. Ике Эльмира, Илдар җизниләр дә Аллаһы тәгалә биргән кыска гомерләрен бик мәгьнәле итеп яшәгәннәр икән. Спектакльләрдә күркәм рольләр тудырганнар, матур җырлар җырлаганнар, гармун уйнап моңланганнар, кешеләргә ярдәм иткәннәр, үзләренә дога кылучы, тәүфыйклы балалар калдырганнар, Сөбханалла.

Әлеге фотода елмаеп торучы кызлар: Илдар белән Эльмира Әхмәтхановларның лаеклы дәвамчылары-Алсу белән Айсылу.

Икесе дә әниләренә охшаганнар. Айсылу бераз әтисенә тарткан. Кызы Алсу әнисенә ошап батыр, тәвәккәл. Әнисе үлеменнән соң ул Айсылуны үз янына алып, мәктәптә укытып, институтта укыта.

Киявебез Илшатның да әтисе үзебезнең авылдаш. Бик акыллы, сабыр ул безнең. Илшат та Айсылуны үз сеңлесе кебек кабул итте. Алсу белән икесе Айсылуга зур терәк булдылар. Кода-кодагыйлар да авыр чакта гел янәшә булып, ярдәм иттеләр. Бу бик матур күренеш, туганнарыбыз, авылдашларыбыз да бик кәнәгать булып, аларга соклана, күз тимәсен.

Эльмиракай үзе дә бик ризадыр алардан, күктән, ерак офыктан елмаеп карап, балалары өчен сөенеп, ярдәм итеп торадыр кебек. Оныгы энерджайзер Ләйлә дә аның туган көненә бер тәүлек кала 24 сентябрьдә дөньяга килде. Нәкь әбисе кебек актив, бабасы кебек эшчән булмакчы.

Ямь өстенә ямь өстәп узган ел азагында тагын бер оныгы Роберт туды. Роберт исемен якын туганыбыз Роберт (3 нче фотода) хөрмәтенә: көчле, акыллы, элекке Минзәлә театры директоры кебек ныклы характерлы булсын дип куштылар. Шәт, шулай булырга ошап тора, кечкенә Робертыбыз, сөбханалла, сәламәт кенә булсыннар!

Эльмира, син балаларыңны бик яраттың, ихлас, ачык күңелле, туган җанлы итеп тәрбияләп калдырдың. Сеңлең Миләүшә дә киявең Илдар да алар белән янәшә. Алар да Алсу белән Айсылуга олы терәк булып, ярдәм итәргә генә торалар. Тыныч йокла, урыннарыгыз да Илдар җизни белән җәннәт түрләреннәндер һичшиксез. Барыбыздан да разый булып ятсагыз иде. Балаларыгыз, оныкларыгыз киләчәктә сезнең йөз аклыгы булсалар иде», — дип язган ул. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100