news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Авария вакытында салоннан очып чыккан хатын машина астында калган

news_top

Иркутск өлкәсенең Боханск районында фаҗига белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте булган. 45 яшьлек хатын-кыз авария вакытында машинадан очып чыккан һәм машина астында калган. «Toyota Premio» пассажиры фаҗига урынында һәлак булган. Бу хакта «ВЕСТИ.ру» хәбәр итә.

Россия Эчке эшләр министрлыгының төбәк буенча баш дәүләт автоинспекциясе идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, авария 25 май төнендә булган. 39 яшьлек машина йөртүче идарәне югалткан һәм юлдан чыгып киткән. Машинада 2 пассажир булган

Машина кюветка очып төшкән һәм әйләнеп капланган. Шофер һәм транспорт чарасы салонында калган икенче пассажир зыян күрмәгән.

Хокук саклаучылар ачыклаганча, ир-ат транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән, аның канында алкоголь нормадан 4 тапкырга күбрәк булган.

Полиция фаҗиганы тикшерү эшенә керешкән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар