Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авария вакытында машинадан очып чыгып баручы ир-атны иптәше аягыннан тотып калган

news_top_970_100
Авария вакытында машинадан очып чыгып баручы ир-атны иптәше аягыннан тотып калган
Фото: 36.мвд.рф

Нововоронеж шәһәрендә авария вакытында бер ир-ат могҗиза белән исән калган. Аны иптәше аягыннан тотып алган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Ford Focus машинасы каршы як полосага чыга, аңа икенче машина килеп бәрелә. Шуннан соң Ford салоны тәрәзәсеннән ир-ат очып чыга, аның иминлек каешы эләктерелмәгән була. Машина эчендә баручы икенче ир-ат аны аягыннан тотып калырга өлгерә.

Воронеж өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсе белешмәсе буенча, авариядә 4 машина – Ford Focus, ВАЗ-2114, ВАЗ-2104 һәм Hyundai Elantra катнаша.

«ВАЗ» йөртүчеләре – 2 кеше имгәнә, аларның берсе 71 яшьлек пенсионер ир-ат була.

Ford Focus белән идарә итүче 46 яшьлек ир-атның канында өреп чыгарыла торган 1 литр һавада 1,559 миллиграмм алкоголь булуы ачыклана, диелә хәбәрдә.

Фото: © 36.мвд.рф

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100