news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Авария вакытында комага киткән хатын үлгән

Туктап торган машинага килеп бәрелгән «Ваз» автомобиленең пассажиры җитди имгәнгән.

news_top
Авария вакытында комага киткән хатын үлгән

25 октябрьдә Чаллы шәһәрендә юл һәлакәте булган. Тынычлык проспектында кичке сигез тирәсендә «Ваз» машинасы белән иномарка бәрелешкән. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

«Ваз 21101» машинасы белән идарә итүче 57 яшьлек ир-ат Тынычлык проспекты буенча Рәис Беляев проспектына таба барган. Бу вакытта юлда авария билгеләрен яндырган «Тойота Аурис» машинасы торган. Аның руле артында Чаллы 54 яшьлек кешесе булган.

«Ваз» машинасы туктап торган «Тойота Аурис» машинасына килеп бәрелгән. Бәрелешкәннән соң, «Ваз»да утырган 67 яшьлек хатын-кыз пассажир бик җитди имгәнгән. Ул кома халәтенә киткән. «Ашыгыч ярдәм» машинасы хатынны хастаханәгә алып киткән. Табибларның тырышлыгына карамастан, хатын төнге унберләр тирәсендә вафат булды, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар