Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Җавапсыз мәхәббәт фаҗигасе». 12 яшьлек кызны вәхшиләрчә үтереп ташлаганнар

news_top_970_100
«Җавапсыз мәхәббәт фаҗигасе». 12 яшьлек кызны вәхшиләрчә үтереп ташлаганнар
https://pixabay.com/

Россия Тикшерү комитетының Кострома өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе 12 яшьлек кыз баланы үтерү турында җинаять эше ачкан. Бу турыда ведомство сайтында хәбәр ителә.

10 октябрьдә кич белән Кострома шәһәрендә яшәүче кыз өйгә әйләнеп кайтмый. Аны эзли башлыйлар. Баланың мәетен күп фатирлы йорт подъездында табалар, аның тәнендә кисеп-кадап яралаган эзләр була. Башлангыч тикшерү эшләре барышында ачыкланганча, кызны сыйныфташ малай яралаган, диелә бу хәбәрдә.

Мәрхүмәне белгән балаларның бер өлеше бик кайгыра, башкалары бу турыда сөйләшми – әти-әниләре тыйган. Балалар мәрхүмә кызны бары яхшы яктан искә ала, дуслары күп булуын әйтәләр. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Мәрхүмәнең сыйныфташлары, сөйләшмәскә кушылса да, үз версияләрен әйтә. Алар, фаҗига җавапсыз мәхәббәт аркасында килеп чыккан, дип саный. Имеш, фаҗига буласы көнне бер сыйныфташы кызга мәхәббәтен аңлата.

«Ул урамда йөри иде, малай аны кунакка чакырган. Сыйныфташлары сүзләренчә, барысы да мәхәббәт аңлатудан килеп чыккан. Малай яратуын әйткән, кыз исә бу – җавапсыз мәхәббәт икәнен аңлаткан», – ди мәрхүмәнең дусты.

Укучы балалар сүзләренчә, 20.33 сәгатьтә бу кыз әле исән булган, ул «ВКонтакте» челтәрендәге сәхифәсенә кергән. Күршеләр гәүдә килеп төшкән тавышны 21.00 сәгатьтә ишеткән.

«Тыныч, җаваплы, тәрбияле малай иде. Беркем дә аны «җинаять кылырга сәләтле» дип башына да китерә алмый», – ди сыйныфташлары, үтерүдә шикләнелүче малай турында.

Тикшерүчеләр төрле версияләрне карый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100