Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җавапсыз мәхәббәт

news_top_970_100

Азалия кияүгә бары тик вакыты җиткән өчен генә чыкты. Барлык дус кызлары гаилә корырга, әни булырга өлгерде инде, һәм әнисе дә Азалияне тизрәк кияүгә бирергә ашыкты.

«Сиңа 26 яшь инде, кызым, эш белән гаиләне алмаштырып булмый ул. Берәр әйбәт егет тап та, тизрәк кияүгә чыгу ягын кара», – дип, әнисе гел колак итен ашап торды.

«Мин язмышка ышанам һәм аңа тыкшынырга кирәкми, дип уйлыйм. Миңа «кияүдәге хатын» дигән статус кына кирәкми, мин чын һәм зур мәхәббәт турында хыялланам», – диде Азалия, бирешергә теләмичә.

«Утызга җиткәндә, эшеңне «кочаклап», япа-ялгыз утырып каласың килә инде алайса», – диде әнисе.

Бу Азалияне әллә ни борчымады. Күптән түгел дуслары белән ял иткәндә, Самат исемле егет белән очраклы гына танышты. Әнә хәзер шул артыннан йөреп маташа, аңа да исе китми кызның. Ул, танышуга ук, Азалиянең артыннан йөри башлады, һәм бу егет бөтен кешегә дә Азалиянең ире буларак идеаль кандидат булып тоелды. Әмма Азалия үзе генә алай дип уйламады. Бу егет аңа коточкыч дәрәҗәдә эчпошыргыч һәм киләчәккә бернинди перспективасыз булып тоелды, шуңа күрә аның белән бергә киләчәк төзергә теләге булмады кызның.

«Аңа калса, Самат – ышанычлы егет. Эше әйбәт, киләчәккә планнары бар, яше гаилә корыр өчен менә дигән», – дип фикер йөртте әнисе Рәсимә.

«Мин аны яратмыйм, әни», – дип аңлатырга тырышты Азалия.

«Анысы – вак-төяк, кызым. Гаиләдә иң мөһиме – бер-береңне аңлау һәм хөрмәт, вакыт узгач аңларсың әле. Әнә, мин әтиеңне бик яратып кияүгә чыктым, ә нәрсә булып бетте? Сине берүзем тарттым, бөтен мәшәкатьләрне дә үзем хәл иттем. Атаңны куып чыгарганчы шулай булды», – диде Рәсимә.

«Ә минем башкача булачак, әни. Мин үз кешемне очратырга телим», – диде Азалия.

Булачак киявенә башка кандидатлар күренмәгәч, Рәсимә апа Саматка карата Азалиянең мөнәсәбәтен үзгәртү өчен тырыша башлады. Ул гаилә тормышының гел матур якларын сөйли, нәфрәтне яратуга алыштырырга кирәк, дип тәкрарлый башлады. Елга якын шулай дәвам итте, ә соңыннан Самат Азалиягә тәкъдим ясады, һәм кыз үзе өчен дә, башкалар өчен дә көтмәгәндә-уйламаганда, бу тәкъдимне кабул итте. Нишләптер, Азалиянең бик тә гаилә корасы һәм янында ышанычлы, терәк булырдай кеше тоясы килде.

«Мөгаен, яшең җиткәндер инде синең, шул гына. Самат белән берни дә барып чыкмаячак синең, Азалия. Ул начар яки син аңа туры килмәгәннән түгел, бары тик сез икегез ике төрле. Һәм синең аңа карата бернинди ярату да, ошату да юк бит», – дип аптырады дус кызы Гөлнара.

«Бәлки, хисләр тора-бара уяныр. Әгәр юк икән инде, бөтен кешегә дә үлеп яратышып яшәргә димәгән бит, аңлашып, күңелең тыныч булып яшәсәң, шул җитәдер», – дип, башкаларны да, ә иң беренче чиратта үзен ышандырырга тырышты Азалия.

«Ну-ну, күпме вакыттан соң аерылышырсыз икән, карарбыз», – дип куйды Гөлнара, шулай да туйга килергә ризалашты.

Соңыннан туй булды. Бу туйга иң нык сөенгәне Самат, ике як әти-әниләр һәм кунаклар булгандыр. Тик кәләшнең генә сөмсере коелган һәм күзләрендә сагыш иде.

«Бәхеттән бигрәк балкып торасың, күзләр чагыла», – дип «чеметтереп» алды Гөлнара Азалияне.

«Барысы да әйбәт, мин арыдым һәм дулкынланам», – дип кенә куйды Азалия, сер бирмәскә теләп.

Соңыннан гаилә тормышы башланды. Гаилә булгач, көнкүреш мәшәкатьләрен хәл итәргә дә, эш турында сөйләшергә дә, дуслар-туганнар белән аралашырга да вакыт табыла, тик Азалия Саматка ире итеп карый алмады, аңа карата бернинди хисе дә, дәрте дә булмады. Ул аны яратырга тырышып карады, әмма файдасыз. Самат – яхшы дус, хәлгә керә торган, аңлый торган ир-ат, рәхәтләнеп сөйләшергә була, тик шуннан да артыгы була алмады. Азалия институтның икенче курсында укыганда яшьтәше Русланга баш югалтып гашыйк булган иде, шуңа күрә тагын шундый хисләр кичерергә хыялланды, тик берни дә барып чыкмады.

Русланның гел хыянәт итүе аркасында аерылыштылар алар, Азалиянең башка түзәрлеге калмаган иде инде. Ул вакытта кыз бик борчылды, Руслан белән дуслашырга өметләнде һәм киләчәктә дә бернинди үпкәләүләрсез һәм проблемаларсыз шундый гашыйклык хисләрен бергә кичерә алырлык кеше очрату турында хыялланды. Тик әнисенең һәм якыннарының кыставы, Саматның бәйләнчек игътибары һәм көтмәгәндә янында күңеленә ятышлы кеше күрү теләге уянмаган булса, Азалия алга таба да эзләнер, сайланыр иде әле.

«Әйдә, ялларда палаткалар алып, шәһәр читенә барабыз», – дип тәкъдим итте Самат.

«Мин алай табигатькә чыгып йөрергә яратмыйм, берәр өй арендага алырга кирәк», – диде Азалия.

«Мин кичке ашка пиццага заказ бирдем, син әзерләп торма, ял ит, сөйләшеп утырырбыз», – диде Самат.

«Мин пицца яратмыйм, кайгыртуың өчен рәхмәт. Алайса үземә роллыга заказ бирәм», – диде Азалия.

Азалия махсус рәвештә начарлык эшләргә, иренең күңелен калдырырга теләмәде. Бары тик алар икесе ике дөнья кешесе иде, һәм бу һәр нәрсәдә, хәтта вак-төяк әйберләрдә дә чагылды. Әгәр арада ярату, мәхәббәт булса, мондый аермалыклар кызык кына булыр иде, әмма алар бары тик ачуны гына китерде һәм тискәре хисләр генә уятты. Азалия боларның кайберсенә күз йомарга тырышты, әмма, тора-бара, болар ачуны тагын да ныграк китерә башлады. Аның эштән соң өенә кайтасы килми, Саматның аны бала-чага кайгырткан кебек кайгыртып, борчылып торуы ачуын гына чыгарды, гомумән, берәр кая еракка качасы килә иде Азалиянең.

«Атна буена үзем генә калам, Самат командировкага китә. Әйдә, очрашыйк», – диде Азалия дусты Гөлнарага.

«Ирең киткәнгә бик сөенәсең бугай», – дип төрттереп куйды Гөлнара.

«Юк, сиңа шулай тоелгангынадыр», – дип акланды Азалия.

Ләкин Азалия үз-үзен алдый алмады, ире булмаганда үзен рәхәтрәк һәм ирекле хис итүен аңлады. Соңыннан ире кайтты, Самат хатынын сагынган иде, очрашуга бик шат булды, Азалиягә бүләкләр алып кайткан. Азалия аның бу игътибарын кабул итте, тәмле кичке аш әзерләде, тик шулай да үзен ышанычсыз тотты, күңеле төшенке иде.

«Без инде 2 ел ир белән хатын. Бала турында да уйларга вакыттыр, матурым», – дип сүз башлады Самат.

«Самат, мине әле күптән түгел генә яңа вазифага күчерделәр, хәзер декретка китсәм, мин бик күпне югалтам бит. Әйдә, бераз кичектереп торыйк», – дип, моны мөмкин кадәр сузарга тырышты Азалия.

«Беразга булса ярый, аннан исә бөтенләй соңга калуыбыз бар. Сиңа да инде 30 тулды, миңа 32. Картаеп бала алып кайтасы килми бит», – дип ихлас борчылды Самат.

Кайчандыр Азалия чынлап та балалар турында хыялланды, ә соңыннан Саматтан бала табарга теләмәвен аңлады ул. Бала булмаганда, теләсә кайсы вакытта аерылырга сәбәп табарга була, дип өметләнде. Бала туса, моны эшләү авыр һәм четрекле булачак һәм шуңа күрә, Азалия әллә нинди юк-бар сылтаулар табып, бала алып кайту темасын кичектереп килде.

Тора-бара, Самат үзе дә бу хакта сүз кузгатмый башлады, әйтерсең, хатынының яшерен теләкләрен сизде. Хәер, Самат соңгы вакытта бик үзгәрде, баштарак хатынын бәхетле итү өчен җан тырмашса, хәзер исә аның бу омтылышының эзе дә калмады. Чөнки аның бу теләк-хыялларына озак вакыт игътибар булмады, шуңа күрә аларның мөнәсәбәтләре күршеләрчәгә әйләнде. Шуның аркасында Рәсимә апа да Азалиягә әледән-әле «тәрбия сәгатьләре» уздырып торды һәм аның бу нотыклары барысының да кәефен кырды, талашуларга сәбәп булды.

«Менә кызым, юләрлегең белән иреңнең кадерен белмисең. Берәр чаярак кыз килеп чыкса, мондый әйбәт ирне бик тиз кармагына эләктерәчәк. Белеп тор аны!» – диде Рәсимә апа кызына.

«Әни, безнең барысы да яхшы, әллә ниләр уйлап чыгарма инде. Ну, баш югалтырлык гашыйклык юк бездә, юк! Сериаллардагы кебек гел кочышып-үбешеп торырга тиешмени без, алай булмавы әйбәт тә әле! Тыныч кына яшибез, вак-төяккә сөенәбез, мөмкинлектән чыгып планнар корабыз. Тагын нәрсә кирәк соң?» – диде Азалия.

Ә соңыннан Азалиягә интернетта элекке егете Руслан язды. Башта бу язышу дусларча гына булды, Азалия бу хакта беркемгә бернәрсә дә сөйләмәде, яшеренүдән түгел, ә гайбәт өчен сәбәп бирәсе килмәде аның. Соңрак Руслан аңа күрешергә тәкъдим итте, һәм шуннан башланды да инде. Руслан белән күңеле җилкенде Азалиянең, хисләрен белдерәсе, маҗаралар эзлисе килде. Ә Самат белән мондый хисләрне гомерендә дә кичергәне булмады аның.

«Мин Саматка безнең хакта сөйләргә телим», – диде Азалия сөяркәсенә, берничә ай яшеренеп очрашып йөргәч.

«Нигә? Безгә болай начармыни?» – диде Руслан, аңламыйча.

«Миңа синең белән рәхәт, шуңа күрә безнең арага беркем дә керә алмаячак һәм башкаларга да дөресен сөйләргә кирәк дип уйлыйм», – диде Азалия.

«Әйдә, моны бераз соңрак эшлик», – диде Руслан, Азалиянең бу теләгенә артык сөенмичә.

Тик Азалиянең беркемнән дә яшеренәсе, беркемне дә алдыйсы һәм нәрсәдер көтеп ятасы килми. Ләкин сөйгәне белән дә сатулашырга теләми, шуңа күрә дөреслекне дусты Гөлнарага гына сөйләргә булды.

«Барып чыккансың икән. Иреңне беркайчан да яратмаганыңны аңлыйм инде, һәм бу үзгәрмәячәк тә. Әмма Руслан озак һәм бәхетле тормыш итү өчен туры килә торган кеше түгел инде», – диде Гөлнара, кәефе төшеп.

«Юк, Руслан бик нык үзгәрде, һәм хәзер безнең барысы да яхшы булачак», – диде Азалия, ихлас ышанып.

«Ә минем сиңа дөреслекне әйтәсем килә. Аның тышкы кыяфәте генә түгел, ә гаилә статусы да үзгәргән, дускаем. Аның хатыны һәм 2 баласы бар. Онытмаган булсаң, без бергә укыдык һәм мин аның өйләнгәнен бик яхшы беләм. Уртак танышларыбыз да күп, шулай булгач, бу – дөрес әйбер. Шул ата ялганчыга ничек тагын бер кат ышана алдың син?» – диде Гөлнара, дөреслекне әйтүне кирәк санап.

«Син бернәрсә дә бутамыйсыңмы ул?» – дип өметләнеп сорады Азалия.

«Юк, бутамыйм, аның хатыны белән берничә тапкыр кибетләрдә дә күргәнем булды. Кызык, кеше хатынын да, сөяркәсен дә берьюлы алдап йөри, ә син әле аны аклаган буласың», – диде Гөлнара.

Азалия алга таба ничек яшәргә икәнен аңларга һәм төшенергә тырышты, тик бу катлаулы булып чыкты. Ул чынлап та Русланны яратты, аның өчен ирен дә ташларга әзер иде. Ә хәзер үзе сөяркәсе тарафыннан кирәксез курчак кебек ташланган иде һәм ялганы өчен үзен Самат алдында гаепле тойды.

«Син миңа гаиләң барлыгы турында сөйләргә җыенган идеңме соң?» – дип сорады Азалия, Руслан белән очрашкач.

«Ой, әйдә күз яшьләрсез һәм талашуларсыз гына яме. Без инде бала-чага түгел, һәм моны проблема дип уйламыйм. Икебезнең дә гаиләсе бар, тик хәзер безгә икебезгә дщ рәхәт һәм моны үзгәртергә кирәкми дә», – дип тыныч кына җавап бирде Руслан.

«Ә мин үзгәртергә теләсәм? Син дөрес әйтәсең, мин еларга җыенмыйм, әмма бергә була алсак, бүген үк иремне ташларга риза. Ә син шундый адымга ризамы?» – дип Азалия, соңгы салам бөртегенә ябышырга теләнгәндәй.

«Мин хатынымны һәм балаларымны ташламаячакмын һәм мин сиңа беркайчан да моны вәгъдә итмәдем. Әгәр ирекле мөнәсәбәтләр тәкъдиме ошамый икән, хәзер бу хәлләргә нокта куйыйк та, икебез ике якка китик», – дип дөресен әйтте Руслан.

Азалия яшерен очрашулардан гына канәгать түгел иде һәм аның бәхет турындагы беркатлы хыяллары икенче мәртәбә чәлпәрәмә килде. Хәзер иренең күзенә ничек карарга белмәде, сөяркәсе белән башка очрашмады һәм үзен бик бәхетсез, кирәксез хис итте. Бары тик Гөлнара гына аның газаплануын белде, аңа Русланны мәңгелеккә онытырга һәм Саматка чын дөресен сөйләргә киңәш итте.

«Русланың типтереп яши, син генә ул юкка-барга газапланып ятасың. Син Саматны яратмасаң да, ул – яхшы, төпле кеше. Синең ике генә юлың бар: аерыл да, бер дигән ирнең башын катырып ятма яки гаиләңне саклап калу өчен җан тырмаш», – диде Гөлнара.

Азалия икенче юлны сайларга җыенган иде, тик Русланнан бала көтүен белде. Беренче мизгелдә бу яңалык аны гаҗәпләндерде, соңыннан югалып калды һәм берникадәр вакыттан соң гына Азалия үзенең бәхетен аңлап алды.

«Ничек инде баланы берүзең үстерәчәксең? Самат сине ярата һәм ул синең хыянәтең турында белми дә. Сиңа бары тик үзеңнең шул кечкенә сереңне саклап калырга һәм баланы Самат белән бергә үстерергә генә кирәк», – диде Гөлнара, дустын аңламыйча.

«Бу – Саматка карата гадел булмаячак, мин инде болай да күпме вакыт аны да, үземне дә алдап йөрдем. Аннан соң, син бит баланың әтисе кем булуын гел истә тотачакмын», – диде Азалия.

Азалия барысын да ничек бар шулай Саматка сөйләп бирергә булды.

«Мин сине аңладым, Азалия. Ярар, мин барысын да син дигәнчә эшләрмен, кәгазьләргә имза куярмын», – диде Самат тыныч кына.

Ул хатынының башка ир-аттан бала көтүен аңлады һәм тавыш чыгармады, мөнәсәбәтләр ачыкламады. Бары тик Азалиягә әйберләрен җыярга һәм алга таба ничек яшәргә икәнен төшенү өчен үзенә вакыт бирде. Авыр булды Саматка, чөнки ул Азалияне чын күңеленнән яратты. Башта Самат, бераз вакыт үткәч, хатынында аңа карата җылы хисләр уяныр дип өметләнде, аннан аңа басым ясамыйча, янында гына булырга тырышты. Менә хәзер һәр почмагы Азалияне хәтерләткән болын кебек фатирда япа-ялгызы калды.

Рәсимә апа исә кызын аңламады, шулай акылсыз кылануына ачуланды, гаепләде. Оныгы туачагына да артык сөенмәде.

«Баланы ялгыз үстерүнең ничек авыр икәнен белмисең шул. Бер дигән ирең бар иде, рәхәтләнеп яшисе генә иде, кадерен белмәдең. Бөтен кешенең тормышын катлауландырып бетердең», – ачуланды әнисе.

«Аның каравы, яраткан кешемнән балам була. Кабәхәт һәм ялганчы булса булсын, мин аны чынлап яраттым, ә иремне алай ярата алмадым...» – дип җавап бирде Азалия.

Рәсимә апаның ачуы килсә дә, кызын һәм оныгын калдыра алмаячагын бик яхшы аңлады. Шулай булды да, нәни Азамат тугач, ул әнисенең дә, әбисенең дә сөенеченә әйләнде. Азалия читтән торып эшләргә тырышты, гаиләдә артык акча юк, ә бала тугач, чыгымнар бермә-бер артты. Руслан белән башка күрешмәде, ул баласы туганын белмәде дә, чөнки гаиләсен ташламаячагын башта ук әйтте. Ә берсендә Азамат белән урамда һава сулап йөргәндә, Саматны очратты.

«Әгәр бала белән берәр ярдәм кирәк булса, кыенсынып торма, Азалия, әйт. Кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышырмын», – диде Самат, нәни Азаматка карап.

«Рәхмәт, Самат, тик сине борчуы кыен миңа. Үзебез ничек тә тырышабыз инде», – дип күзләрен яшерде Азалия.

Әмма берсендә аңа Саматтан ярдәм сорарга туры килде. Төнлә Азаматның температурасы 40ка кадәр күтәрелде, әнисе туганнарына кунакка киткән иде, дусты Гөлнараның да командировкада вакыты туры килде. Азалия куркып, нишләргә белмичә, Саматка шалтыратты һәм, елый-елый, проблемасы турында сөйләп бирде. Самат санаулы минутлар эчендә очып диярлек килеп җитте, аларны балалар хастаханәсенә алып барды һәм иртәнгә хәтле палата төбендә утырды.

«Әти кеше, өегезгә кайтсагыз була, баланың хәле җиңеләйде, куркырлык нәрсә юк», – диде доктор, палатага кереп чыкканнан соң.

«Рәхмәт, яраса, Азалия белән сөйләшеп алыр идем», – диде Самат.

«Гафу, табиблар сине минем ирем дип уйлады, аңлатып тормадым инде, аның кайгысы түгел. Ярдәмең өчен рәхмәт яусын, Самат. Бигрәк куркып калдым, син булмасаң, үзем генә ерып чыга алмас идем», – диде Азалия.

«Бәлки, беркемгә дә бернәрсә дә аңлатырга кирәкмидер? Барысы да үз җаена барсын, аннан күз күрер», – диде Самат, пышылдап кына.

Соңыннан ул үз эшләре буенча китте, тик эштән соң нәни пациент янына тагын кереп чыгарга вәгъдә итте. Азалия тирән итеп, мес-мес килеп йоклаган улына карады һәм элекке иренең сүзләре турында уйланды. Хәзер бу сүзләр аңа нишләптер тиле һәм мөмкин булмаслык тәкъдим булып тоелмады, чөнки кайвакыт тормыш шундый сюрпризлар әзерләп куя, аларны бары тик дөрес кабул итәргә һәм йөрәк кушканча эшләргә генә кирәк.

«Улым белән терелеп өйгә кайткач, бу хакта уйлармын. Һичшиксез уйлармын, ә хәзер улым гына терелсен, калганын хәл итәрбез», – дип уйлады Азалия үз эченнән генә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100