Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Җавапсыз мәхәббәт» – 22 яшьлек Алинәнең кулында бүләк тартмасы шартлаган

news_top_970_100

Тикшерү комитеты Мәскәүдә яшәүче 22 яшьлек кызны үтерергә маташу турында җинаять эше ачкан. Бу кызның кулында бүләк тартмасы шартлаган. «Вести» каналы шул хакта хәбәр итте.

Изумрудный бистәсендә дүшәмбе көнне сак хезмәтләре режимлы объекттагыдан да күбрәк була. Автоматлы полиция хезмәткәрләре һәр машинаны карый. Очраклы кешеләр биредә уза алмый. Әлеге тикшерүнең сәбәбе – 3 катлы йорт подъездында шартлау. Биредә яшәүче 22 яшьлек Алинәнең ишек төбендә серле тартма шартлый.

Тикшерү версиясе буенча, педагогик вузда укучы кызга серле тартма китерәләр. Анда кызның исеме язылган була. Кыз тартманы ача башлый һәм тартмага ут каба. Хәзер кыз хастаханәдә ята, аның куллары һәм бите бик каты пешкән. Җинаятьтә шикләнелүчене полиция тоткарлаган.

Алинәне гаиләсе фаҗигадән соң беренче минутларны видеога төшергән. Ул тартманы ачуга ук, кулдан ясалган җайланма эшли.

Урынга криминалистлар килә. Беренче версия буенча, бу – кызга гашыйк булган егет эше. Ул якында гына яши. Расланмаган белешмә буенча, бу егет Алинә артыннан озак вакыт күзәтеп йөри, аннары гына сюрпризын калдырып китә. Аннары егет, үзен эзләгәннәрен аңлагач, шәһәрдән качмакчы була. Берничә сәгать узгач аны тоткарлыйлар.

«Җавапсыз мәхәббәт нәтиҗәсендә сөйгән кызына җитди зыян китергән, хәзер кызга озак дәваланырга туры килә», – диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100