Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Җаваплы бала иде»: Янгын вакытында 12 яшьлек кыз энесен коткарган, үзе үлгән

Кыз бала йокысыннан уянганда өйдә янгын башланган була.

news_top_970_100
«Җаваплы бала иде»: Янгын вакытында 12 яшьлек кыз энесен коткарган, үзе үлгән

Кытайның Хунань провинциясендәге Чандэ шәһәрендә бер йортта янгын чыккан. Шушы фаҗига вакытында 12 яшьлек кыз энесен коткарган, үзе вафат булган. Бу турыда The Straits Times басмасына сылтама белән «Лента.ру» сайты язды.

Янгын вакытында Чэнь Цзымо исемле кыз бала энесен гәүдәсе белән каплап, коткарып калган. Хәзерге вакытта Моцзы исемле малай хастаханәдә дәвалана.

Фаҗига февральдә иртән-иртүк булган. Кыз бала йокысыннан уяна һәм йортта янгын чыгуын күреп ала. Бу вакытта ишекләрне ялкын чолгап алган була инде. Кыз биш яшьлек энесен җәймә белән каплый һәм аның өстенә ята. Шулай итеп кыз энесен уттан саклап кала.

Өлкәннәр килеп җиткәндә, балалар икесе дә аңын югалткан була. Кызның тән тиресенең 55 проценты пешеп бетә, малай тәненең 28 проценты пешкән була. Аларны хастаханәгә китерәләр. Чэнь Цзымо биш көннән соң җан бирә. Малайның сәламәтлеген табиблар күзәтеп тора.

«Әгәр ул үзе җәймә астында калган булса, энесеннән азрак имгәнгән булыр иде», — дип сөйләгән балаларның әтисе. Ул мәрхүмә кызын бик хисле һәм җаваплы бала иде дип искә алган. «Дүрт яшеннән өйдә үзе генә куна иде. Энесе тугач та, аны тәрбияләргә ярдәм итте», — дип сөйләгән әти кеше.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100