Һава торышы бозыла: Бүген Казанда боз явачак һәм көчле җил булачак
Яшенле яңгыр һәм боз явачак.
![Һава торышы бозыла: Бүген Казанда боз явачак һәм көчле җил булачак](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2018/8/4/9b18cd9527a5e430fdc99214a13419fa817dd0ad63669fa906dd8758e5b1.jpg)
Бүген, 4 август көнне Казанда алмашынучан болытлы һава булачак. Вакыты белән яңгыр, яшенле яңгыр һәм боз явуы ихтимал. Көндез һава температурасы 25-27 градуска кадәр төшәчәк, төнлә - 16° градус булачак. Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Яшен вакытында 15-20 метр тизлектә исүче көчле җил булачак. Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һава торышы бозылган вакытта уяу булырга куша.
Яшен вакытында 15-20 метр тизлектә исүче көчле җил булачак. Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һава торышы бозылган вакытта уяу булырга куша.