Бирде дөнья кирәкне, еламаска өйрәтте — «Хезмәт даны»
Хәтер йөртә адәм баласын, диләр. Бу, чыннан да шулайдыр. Әнә Ядегәр авылыннан Сания апа Хәсәнова да, Суслонгерга хәтле барып, якыннары җәфа чиккән сукмакларны барлап кайткан. Әлеге сәфәре турында ул безнең белән дә уртаклашты, алай гына түгел, яланаяклы балачагында күргәннәре, катлаулы язмышы турында да бәян итте.