«78 елдан соң бабам каберенә утырып еладым» — «Нурлат-информ»
Сәхәбетдин Шәрәфетдинов сугышка киткәндә хатыны Хөснелхаят дүрт баласы белән ялгыз кала. Хөснелхаят әби хәбәрсез югалган ирен үлгәнгә кадәр көтеп яши. Аның каберен оныклары Волгоград өлкәсенең Краснодонский хуторындагы туганнар каберлегендә тапкан.