Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Аургазы районында көтүчене нәсел үгезе имгәтеп бетергән

58 яшьлек ир-атның берничә кабыргасы сынган.

news_top_970_100
Аургазы районында көтүчене нәсел үгезе имгәтеп бетергән
Салават Камалетдинов

Башкортстанның Аургазы районында 58 яшьлек көтүче ир-атны үгез сөзгән. Бәхетсезлек очрагы «Дуслык» авыл хуҗалыгы кооперативында булган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Июнь азагында көтүчеләр терлекләрне табигатькә алып чыга. Гадәттә алар атларга атланып йөри. Ләкин тау итәге бик текә булу сәбәпле, бу юлы көтүчеләр мопедлар белән чыга.

«Алар хайваннарны су эчерергә җәяүләп бара. Бу урында сулыкка төшү юлы текә була. Кире өскә күтәрелгән чакта, хайваннар кайтырга теләми, аларны чыбыркы белән куаларга туры килә. Бер мизгелдә нәсел үгезе кисәк кенә борыла һәм көтүчегә һөҗүм итә. Көтүче аны чыбыркы белән генә куып җибәрә алмый, ә махсус таягы булмый», — дип хәбәр итә Республиканың дәүләт хезмәт инспекциясе матбугат хезмәте.

Үгезне башка көтүче куып җибәрә. Имгәнгән 58 яшьлек ир-атны Стәрлетамак хастаханәсенә озаталар. Аның берничә кабыргасы сынган.

Хезмәт инспекциясе тикшерү нәтиҗәсе буенча, биредә хезмәт дисциплинасы һәм эш процессын оештыру тәртибе бозылган. Эш бирүчегә штраф салганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100