Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Аулак өйле һәм гармунлы яшьлегемне сагынам”: Олы Күлбаштагы авыл көне

Эх, Күлбашым – юл башым...Яшел Үзән районы Олы Күлбаш авылына кайткач, әлеге сүзләр белән каршы алдылар. Биредә авыл көне үтә. Авыл халкы барысы да бер нәсел кешеләре, диярсең. Туганнардай гөр-гөр сөйләшәләр. Я берсе белән исәнләшәләр, я икенчесе белән. “Без бит “күлбашлылар”, - диләр алар.

news_top_970_100
“Аулак өйле һәм гармунлы яшьлегемне сагынам”: Олы Күлбаштагы авыл көне

Мөселман казаклары

Татарстан җирлегендә революциягә кадәр үк мөселман казаклары яшәгән авыллар булганлыгын белүче сирәктер. Яшел Үзән районында урнашкан Олы Күлбаш авылы нәкъ шуларның берсе.

16 нчы гасыр урталарында Казан ханлыгы яулап алынгач, шәһәр халкының төпләнеп яшәр урын эзли-эзли барган “кайгы юлы “ бу яклардан да үтә һәм бер өлеше кечкенә генә елга буенда урнашып кала. Сату-алу эшенә бирелгән, тырыш сәүдәгәрләр була бу... Олы Күлбаш тарихы менә шулай башлана.

Ике йөздән артык хуҗалыгы булган бу авыл ике мәхәлләгә бүленә - Казак һәм Ясак ягына (атамалары әле дә сакланган). Уртада кечкенә генә елга ага. Ике мәчет, ике имам...Әмма зират бер. Ясак ягы ясак - һәм имана (ул чорның салымы) түли, Казак ягы түләми. Алар хәрби хезмәт өчен чын ир–егетләр – мөселман казаклары үстерергә тиеш була. Хәрби егет үстергән гаиләгә чәчүлек җире дә гади кешенеке белән чагыштырганда өч мәртәбә зуррак бирелә. Улларына 20 яшь тулганда, әтиләренең 4 яшьлек аты үсеп җиткән булырга тиеш санала. Егет шул ат белән хәрби комиссия үтә һәм хезмәт итү урынына юл тота. 6 ай хәрби әзерлектән соң өенә кайта торган булган.

Казакларны авылда хөрмәт иткәннәр, хәтта алардан бераз курыкканнар да. Хәрби киемдәге, кул астында һәрвакыт корал (мылтык я шашка) йөрткән кеше белән сүз көрәштерергә батырчылык итүче булмаган диярлек.

Халкы бик тырыш булган Олы Күлбашның. Шунлыктан авыл көннән-көн үскән һәм баеган. Дәү әтиебез сүзләренә караганда, шул чорда авылда дүрт җил тегермәне булган.

Авылның ике ягында ике мәчет булган. Кайсыдыр мәчетнең хәзрәте өч тапкыр хаҗ кылган. Авылдан Мәккәгә кадәр өч тапкыр җәяү барып кайткан! Казаннан Мәккәгә 5,5 мең километр тирәсе, хәзрәт 33 мең километр юл үткән дияргә була.

Болар хакында Ризәлә Исмәгыйлева сөйләде.

Авылга ничә ел дигән сорауга төгәл җавап таба алмадык. “Авылга ничә ел икәнен әлегә төгәл белмибез. Чамасы белән 200 ел бардыр. Авылыбыз җирлегенә беренче тапкыр аяк басучы Ахун биредә капка салган булган. Әлеге капка һаман да сакланган. Аның ташын алып, экспертиза ясарга иде”, - дип сөйләде клуб мөдире Гөлчәчәк.

“Күмәклек вә бердәмлек”

Авыл көне белән Сабан туе бәйрәме аерыламы? Бу сорау күпләрне кызыксындыра. Әйе, бер яктан карасаң, бу ике бәйрәмнең аермасы юк кебек. Шул ук мәйдан, җырлар, биюләр, уеннар кебек... Әмма аерма бар. 

Бәйрәмдә авыл кешесенә таныш булган эшләр эшләтелде. Әйе, нәкъ менә эшләр, бары тик уен формасында гына. Әйтик, мәсәлән, бәрәңге чүпләү. Уйнаучыларның күзләрен бәйләделәр, бәрәңгене җиргә чәчтеләр. Максат – бәрәңгене кире тазга тутыру. Күренми генә бит бәрәңгесе...

Истә калган уеннарның берсенә “Авыл кешесе көне” дигән исем кушыйк. Әлеге уенны өч командага бүленеп уйнадылар. “Күмәклек вә бердәмлек!” – менә авылдашларның сөрәне.

Уйнаучылар бергәләп "мунча яктылар", соңыннан самоварын куеп, чәй эчтеләр. Мунча ягуның эше аз түгел. Моны һәр авыл кешесе белә. Себеркесен бәйлә, суын ташы, утынын яр, соңыннан гына ягып җибәр. Әлеге эшләрнең һәммәсен дә уйнаучылар эшләде. Тиз-тиз генә бүленгәч, эш озакка сузылмады.

Көннең азагына таба авыл халкы арый, билгеле. Әлеге рәвешне китерер өчен дә уен уйнаттылар. Күз алдыгызга китерегез: җирдә казык тора. Уйнаучылар аңа маңгайларын териләр дә, биш тапкыр әйләнәләр.

Арып-талып эшләгәч, самоварда чәй кайнатып, ял итәргә дә була. Уйнаучылар шулай эшләде дә.

Әлеге уен барышында җанатучылар кайсы команда өчен сөенергә икәнен белмәделәр дә. Барысы да якын, барысы да үзләренеке.

Җырчылар кирәкми дә

Оештыручылар бәйрәм программасы турында сөйләгәндә: “Теге җырлар, бу җырлар, ул шигырь сөйләр”, - дигән сүзләрне еш әйттеләр. Баксаң, Күлбаш авылы сәләтле кешеләргә бай икән.

Бәйрәмнең башында өздереп гармунда уйнадылар. “Аулак өйле һәм гармунлы яшьлегемне сагынам”, - дип җырладылар гармунчылар.

“Әйт, авылым, кайда соң моң?” дип җырлый авыл халкы. Шуны әйтеп үтәргә кирәк: Күлбашта моң бетмәгән. Ак яулыклы әбиләрнең кушылып җырлап утыруларында сакланган ул моң.

Күпләргә билегеле булган "Риваят" төркеме дә әлеге чараның бизәге булды. Егетләр, курайда уйнап, күңелне кузгаттылар. Курайның милли тавышын бернәрсә белән дә алыштырып булмыйдыр. Шуны әйтеп китәргә кирәк: әлеге төркем чарада бушлай чыгыш ясады. Алар өчен авыл халкының күңелен күтәрү акчага караганда мөһимрәк, күрәсең. Рәхмәт сезгә, егетләр!

Популяр җырчы Гөлназ Солтанованың да тамырлары әлеге якларга барып тоташа икән. Ул да бәйрәмнең бер бизәге булды. Башкарылган җырларның арасында “Авылым хәтирәсе” җыры бар иде. “Күршеләргә сәлам бирим, дисәм, кемнәр исән, кемнәр юк икән”, - дип өзгәләнде ул.

Үзем дә, җырлый-җырлый, бер апа янына килеп утырдым. Нурсәния апа яшьтәшләрен искә төшереп моңланды. “Нишләтәсең, вакыт бара бит. Үзем дә 82 яшьтә инде, кызым. Күбесе юк”, - диде ул.

Нурсәния апа белән без күп сөйләштек. Калганын соңрак язармын. Иң әһәмиятлесе әлеге нурлы әбинең җырлап утыруы иде. “Бу сукмадан үрдәк-каз кудым...” - дип җырлады әби. Нурсәния апа иң көчле такмак әйтүчеләрнең берсе булган.

Соңыннан миңа карады да: “Монда тудым, монда үстем, монда яшим, монда мәңгегә калырмын да инде”, - диде ул...

Нурсәния апа үзе генә 160 тана, 85 бозау караган икән. “Эшләп үстек. Тана белән бозаулар карадым. Аларны чиста һәм пөхтә тота идем. Беркайчан да урлаганым булмады”, - диде 1937 елгы апа.

“Аулак өйләргә йөри идек...”

Әбиләр белән сөйләшүне дәвам итик.

“Мине бу авылга ирем урлап алып килде. Ул вакыт миңа унсигез иде. Сорап та тормады, малай. Минекеләр арттан бардылар, ләкин өлгермәделәр. Алар килеп җиткәндә, мин өйгә кергән идем инде. Шулай итеп кире кайтмадым да. Шуннан соң менә Нурсәния менде. Килен карарга, имеш. Мин нәни генә идем. Дуслашып киттек, туган кебек яшәдек, Аллаһка мең шөкер”, - дип сөйләде Рәмзия әби.

“Без яшь чакта, гел татарлар гына иде. Әәәй, яшьлегебез яхшы үтте. Аулак өйләргә йөри идек, гармун тавышы тынмый иде. Клубларга чыга идек, яшьләр күп иде. Безнең заман күңелле иде ул, кызым”, - дип искә төшерде ул.

“Авылыбыз бай түгел иде. Хәзер генә яшьләр кайта башлады. Өйләр салып, яшәп яталар. Эш кенә юк. Машиналысы Казанга барып эшли”, - дип өстәде Рәмзия әби.

Рәмзия апа белән Нурсәния апа гомергә ахирәт булып яшәгәннәр икән. “Бер фермада эшләдек. Берсендә сыер җилемен юарга алындым. Аны сыпыралар гына икән, ә мин юарга булдым. Йомшак зәңгәр төстәге колготкиемны алып килдем, һәм шуның белән юдым. Югач, элеп куйдым. Егерме сигезенче сыерымны сава идем. Кулым канады. Шулай итеп кайтып киттем мин, башка төшмәдем дә. Соң теге колготки шунда эленеп калды бит инде. “Рәмзия, штанын салып, качкан”, дигән сүз китте соңыннан”, - дип сөйләде Рәмзия апа.

Телләре дә телләре

Татар авылларына соклануым чиксез. Капкаларыннан нур аңкып тора, диярсең. Әле бит рәхәтләнеп үзебезчә татарча сөйләшәләр. Билгеле, диалект үзенекен итә. “Нинди телдә сөйләшәсез соң, “дҗаныем”?” – дип сорадым бер ханымнан. Әйе, әйе, җаным түгел, нәкъ менә дҗаныем!

“Телебез белән мактанырлык түгел шул. Дөбьяз районыннан калган диалект бу. “Пысак” дибез, мәсәлән”, - диде Миләүшә апа. Ул үзе дә Олы Күлбаш кызы икән.

Мактанырлык. Татар теленең бер үзенчәлеге бит ул, җирле үзенчәлек. 

Күлбаш авылының да авыр чаклары булган. Әмма хәзер авыллар бетә дигән сүз Күлбашка бер дә кагылмый. Монысын ассызыклап әйтергә була. Авыл көнен үткәрүнең максаты да - авылны саклап калу. Авылда нигезләре булмау сәбәпле кайта алмаганнар өчен оештырылган әлеге чара. Чыннан да кунакларның күбесенең авылда кайтыр кешеләре юк иде. Ә монда шундый бәйрәм оештырганнар. Ничек кайтмыйсың инде?!.. Яшәсен татар авыллары! 

Күлбаш авылы көненнән фоторепортаж:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100