Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ярдәм итәргә туктаган иде». Балтачта дүрт егет табибны кыйнаган

news_top_970_100

Балтач районында яшь егетләр табиб булып эшләүче ир-атны кыйнаган. Табиб юлда ярдәм күрсәтергә туктаган булган. Бу турыда «Происшествия Татарстан» телеграм-каналы хәбәр итте.

11 майда табиб ир-ат үз машинасында бара, ул юл кырыенда ауган автомобильне күреп, туктый. Ләкин аның үзенә һөҗүм итәләр. Бу турыда табибның туганы социаль челтәрләрдә язган. Аның сүзләренчә, абыйсын 4 егет кыйный, башына пистолет терәп куеп, үтерү белән яныйлар. Имгәнгән табибның машинасындагы видеорегистратор әлеге хәлне төшереп тора.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы «Татар-информ»га хәбәр иткәнчә, табиб белән егетләр әйткәләшкән, аннары низаг чыккан.

Кыйналган табибка 31 яшь, ул хастаханәгә үзе килгән. Дәваланганнан соң, судмедэкспертиза булачак. Низагта катнашкан 18-21 яшьлек 4 ир-атны тоткарлаганнар. Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Бүген «Татар-информ» Тикшерү комитетына сылтама белән хәбәр иткәнчә, җинаять эше ачылган.

Зыян күргән табибның мәнфәгатьләрен адвокат Руслан Нагиев яклаячак, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100