news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җәүдәт Сөләйманов «Дуслык» ордены белән бүләкләнде

news_top
Җәүдәт Сөләйманов «Дуслык» ордены белән бүләкләнде
Фото: https://tatarstan.ru

Компьютер лингвистикасы һәм ясалма интеллект өлкәсендәге күпьеллык фәнни-тикшеренү эшчәнлеге өчен һәм 70 яшьлек юбилее уңаеннан Җәүдәт Сөләймановка Татарстан республикасының «Дуслык» ордены тапшырыдылар. Бу турыда Гамәли семиотика институтының телеграм-каналында язалар.

Җәүдәт Сөләйманов – ТР Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институтының баш фәнни хезмәткәре, техник фәннәр докторы, профессор, ТР Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы.

1955 елның 15 мартында Чувашиянең Батыр районы Кызыл Чишмә авылында туган. Казан дәүләт университетының механика-математика, журналистика, татар филологиясе һәм тарихы факультетларын тәмамлаган.

Татарстанның фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясе, Муса Җәлил, Гаяз Исхакый, Һади Атласи, Фәтхи Бурнаш исемендәге премияләр лауреаты, ТР Фәннәр академиясенең «Фәндәге казанышлары өчен» алтын медале иясе.

Җәүдәт Сөләйманов җитәкчелегендә нәшрият эшләрендә, предметларны татар телендә укытуда кулланылучы компьютер системаларын татарча локализацияләүнең программа комплексы эшләнгән. ТР хөкүмәте заказы буенча Microsoft фирмасы белән берлектә Windows XP һәм Windows Vista операцион системаларының һәм аларның кушымталарының тулы татарча локализациясе эшләнгән. Ул математик лингвистика өлкәсендә фәнни-практик нәтиҗәләргә ирешә, сәләтле балаларны үстерү һәм социаль-психологик адаптацияләүгә юнәлгән «Сәләт» уникаль педагогик комплекс эшли һәм практикага кертә. Әлеге комплекс сәләтле балалар белән эшләүнең эффектив системасы булып тора, аның кысаларында ел дәвамында 20дән артык фәнни-укыту һәм иҗади проект тормышка ашырыла. Бу турыда Татарстан Фәннәр академиясе сайтында язылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар