Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Машина эченә кергән эт аучыны мылтыктан атып үтергән

news_top_970_100
Машина эченә кергән эт аучыны мылтыктан атып үтергән
"Татар-информ" архивы

Ленинград өлкәсендәге Тосно урманында гадәттән тыш хәл булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Ике ир-ат ауга бара. Бер мизгелдән дусларның берсе үзе мишеньгә әверелә.

Якынча белешмә буенча, иптәшләр аудан соң мылтыкларын машинаның арткы утыргычына кертеп сала. Биредә генә эт йөри. Эт мылтыктан ничектер ата.

«Машина эчендә ике мылтык – аларның берсен саклагычка да куймаганнар – һәм бер эт була. Якынча белешмә буенча, эт биредә болганып йөри һәм ничектер курокка баса», – дигән «КП» сайтының үз чыганагы.

47 яшьлек ир-ат бу вакытта машина янында була. Ул тәмәке тартып тора. Шул чакта мылтыктан атылган ядрә машина ишеген тишә һәм ир-атка тия. Иптәше шунда ук ашыгыч ярдәм чакыра. Ләкин аучылар урман эчендә үк була. Табиблар аларны бик озак эзли.

Яраланган ир-ат кан югалтудан үлә. Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100