Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Аучыларга гибрид лачыннар үрчетү үзәге кирәк". Биолог Илдар Еналиев бабаларыбызның аучылык традицияләрен торгызырга өнди

Ерткыч кош - лачын белән аучылык, ЮНЕСКО тарафыннан, кешелекнең матди булмаган мирасы исемлегенә кертелгән. Татарстанда бу төр аучылыкны нинди киләчәк көтә?

news_top_970_100
"Аучыларга гибрид лачыннар үрчетү үзәге кирәк". Биолог Илдар Еналиев бабаларыбызның аучылык традицияләрен торгызырга өнди

Бүген Россиядә лачыннарны файдалана торган аучылыкка кызыксыну арта. Лачыннар халык хуҗалыгында да ярдәм итә: әйтик, аларны башка кошларны яки җанварларны куркыту өчен асрыйлар.

"Лачын белән аучылык итү зур осталык сорый, - ди биология фәннәре докторы, “Рус лачыны” берлеге президенты Илдар Еналиев. - Бу осталыкка өйрәнү аучыларга да, сирәк очрый торган хайваннарны, шул исәптән лачыннарны саклаучы белгечләргә дә, гомумән, халык хуҗалыгы өчен кирәк".



Лачынчылар хәрәкәте 30 ел элек башланган иде

Россиянең 2030 елга кадәр исәпләнгән аучылык хуҗалыгын үстерү стратегиясендә традицион сунарчылык хуҗалыгы формаларын торгызу кирәклеге әйтелә, ягъни монда ау этләре һәм лачыннары турында да сүз бара. Болар аучылык культурасын күтәрү, браконьерлык очракларын киметү, яшьләрне табигатькә якынайту максатын тота. Быел уздырылган “Казан Саммит” Халыкара икътисади форумы кысаларындагы утырышларның берсендә дә, ак барсларны саклау белән беррәттән, лачын белән аучылык итү традицияләрен торгызу, лачыннар, шоңкар, балабан, сапсан кебек ерткыч кошлар үрчетү үзәкләре ачуга багышланган сөйләшүләр булды.


   
- Лачыннарны махсус үзәкләрдә үрчетү аларның табигатьтәгеләрен аулау очракларын киметә, шулай ук әлеге кошлар юкка чыккан территорияләрдәбаш санын арттырырга булыша. Мәсәлән, Татарстанның Кама аръягында лачыннар, балабаннар күп иде. Ләкин XX гасыр азагында авыл хуҗалыгында агу-химикатлар файдалану һәм браконьерлык аркасында алар юкка чыкты диярлек. Хәзер лачыннарны махсус питомникларда үрчетеп, элек яшәгән территорияләренә җибәрергә карар кылынды. Бу - федераль программа кысаларында эшләнәчәк. Татарстанда гына түгел, Оренбург өлкәсе, Казахстанның төньягы һәм Алтай краенда да моның белән шөгыльләнәчәкләр, - ди Илдар Еналиев.
 


Фотосурәттәге бер яшьлек “Ричард” кушаматлы ерткыч кош – шоңкар белән балабанның гибриды. Мондый кошларны ауда файдалану өчен питомникларда, лачын үзәкләрендә үрчетәләр. Көзен ул Липецк өлкәсендә лачын белән аучылык итүчеләрнең еллык очрашуында катнашачак. 

- Бүген лачын белән аучылык итүчеләр, кызганычка, бик аз. Ерткыч кошларны саклау һәм аучылык буенча коммерцияле булмаган “Рус лачыны” оешмасы бар: ул Казанда теркәлсә дә, ил күләмендә эшчәнлек алып бара, хәзерге вакытта Россиядәге тугыз питомникны берләштерә. Мәскәүдә махсус клуб эшли. Чаллыда ат-спорт клубы колач җәя, анда да лачынлы ау осталыгы кулланыла. Татарстанда аучылыкның мондый төре 30 ел элек торгызыла башлаган иде, - ди галим.



Теләгән һәркемнең көченнән килә

Илдар Еналиев сүзләренчә, лачынлы аучылык белән 16 яше тулган һәм сунарчы билеты булган һәркем шөгыльләнә ала.

Галим игътибар таләп иткән ветеринария мәсьәләсен дә күтәрә, чөнки әлегә Казанда ерткыч кошларны дәвалау белгечләре, гомумән, кошларны дәвалаучы табиблар юк. Һәм моны ветеринария институты базасында хәл итәргә тәкъдим итә. “Кошларны дәвалаучы табибларга ихтыяҗ юк түгел. Лачыннардан тыш, бездә күгәрчен, тутый кош асраучыларга да табиб таләп ителә. Киләчәктә бу юнәлеш тә үсәргә тиеш. Әнә, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә хәтта лачын госпитальләре бар”, - ди ул.




Татарстанда да булыр

Мәгълүм булганча, 2010 елда ЮНЕСКО тарафыннан лачын белән аучылык итү кешелекнең матди булмаган мәдәни мирасы объекты буларак кабул ителде.

“Татарстанда мәдәни мирасны торгызуга зур игътибар бирелә. Тарихтан билгеле, Идел буе Бөек Болгар дәүләте җирләрендә бик күп киек кошлар оялаган. Шуңа күрә сунарчылык та колач җәйгән. Лачын белән аучылык итү, беренче чиратта, сәнгать ул. Аны яңадан торгызу ерак бабаларыбызның аучылык кәсебен күзалларга ярдәм итә. Казанда да Урал буйларыннан дәүләт хакимнәре өчен лачыннар тотып кайту белән шөгыльләнүче осталар яшәгән. Безнең оныкларыбыз күктә бу кошларның очканын күрсен өчен тырышырга, аларны сакларга кирәк”, - дип, Илдар Еналиев якын киләчәктә Татарстанда да лачыннарның сирәк төрләрен үрчетү белән шөгыльләнүче махсус үзәк ачылыр дип өметләнә.



Бүген лачын белән аучылык итүдә көртлек-карчыга файдаланыла. Чөнки ул табигатьтә күбрәк очрый, теләсә кайсы урында – калада да, шәһәр яннарында да оя кора. Ул Кызыл китапка кертелмәгән. Аны аулау өчен махсус документлар кирәкми. Хайваннар дөньясы объектларын саклау идарәсеннән карчыганың әлеге төрен асрар өчен рөхсәт алырга мөмкин. Аучылыкта киң таралган икенче бер ерткыч кошлар – гибрид лачыннар – шоңкар-балабан һәм шоңкар-сапсан. Бу кошлар бик чыдам, питомникларда үрчетелгәч, аларны файдалану законлы.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100