Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Аучы өчен киек (Әмир Даутов, «Чаян» журналы)

Ишек шакыдылар. Анда әкияттәге гүзәлгә тиң искиткеч чибәр кыз басып тора иде.

news_top_970_100
Аучы өчен киек (Әмир Даутов, «Чаян» журналы)
"Чаян" журналы

— Мин хастаханәдән булам! — дип башлады ул сүзен, кояш кебек балкып. — Күреп торам, сездә коточкыч авыру бит! Ә миндә аннан могҗизалы дару бар — махсус депутатлар өчен эшләнгән! Бик арзан, бушлай дияргә була!

— Димәк, чирләп үләчәкмен, — кәефе кырылган Бүкәншин ишеген яба башлады.

— Алайса су чистарта торган фильтр алыгыз! Сумкамда ялгыш кына калган — соңгысы! Ул сезгә һичшиксез ярдәм итәчәк! Яшерен технологияләр институтында уйлап чыгарылган. Әле америкалылар да урларга өлгермәгән…

— Мин күбрәк теге, ни… — Бүкәншин мәгънәле итеп бугазына чиртеп куйды. — Беләсезме, бик шәп ярдәм итә…

Акча булган чакта, әлбәттә… — Акча дигәннән, онытып та торам, тиздән акча алыштыралар бит! — дип шатланып хәбәр иттте кыз. — Әйдәгез, алыштырып бирәм, бөтен кешегә дә җитмәве бар, диделәр…

— Алай булгач, бәлки, искеләрен миңа бирерсез? — диде Бүкәншин. — Алар бит сезгә барыбер кирәк түгел…

— Ә Газпром, Татнефть акцияләре кызыксындырмыймы? — дип дәвам итте кыз.

— Вәт-вәт! Нәкь өстенә бастыгыз! — дип шатланды Бүкәншин. — Күршемне кызыксындыра! Ул бөтен нәрсәне дә ала! Әнә, күптән түгел виагра сатып алды. Үзе мәче белән генә яши югыйсә…

— Менә бу фатирданмы? — дип җанланды кыз.

— Әйе, бу… Бәлки, туташ, бераз хәмер йотып куярбыз? Аннан соң мин сезгә әкиятләр укыр идем… — 

Юк! Күрмисезмени, мин эштә! — дип кырт кисте кыз һәм күрше ишекнең төймәсенә басты. — 

Күршегә сәлам, — диде Бүкәншин, ишеген ябып. — Ул гомер буе милициядә эшләде. Хәзер пенсиядә булса да, синең ишеләрне аулавын ташламады…

Юмореска «Чаян» журналыннан алынды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100