Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ау вакытында экс-депутатны аю ботарлап ташлаган

Ау вакытында экс-депутатны аю ботарлап ташлаган

news_top_970_100
Ау вакытында экс-депутатны аю ботарлап ташлаган
Якутиядә ау вакытында бер кешене аю ботарлап ташлаган. Бу кеше урында ук һәлак булган. Соңрак ачыкланганча, мәрхүм ир-ат Якутиянең дәүләт җыенында депутат булып хезмәт иткән Александр Крылов булып чыккан. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте.

Экс-депутат хәзерге вакытта Якутск шәһәрендәге төзелеш базарының директоры булып эшләгән. Ул иптәшләре белән бергәләп Оймякон районына ауга килгән.

Крылов квадроциклга утырып Томтор авылына таба бара. Шул чакта ул юлда аю күреп ала. Крылов аюга мылтыктан ата һәм җәнлек үлә. Ир-ат исә табышы янына бара. Шул чакта аңа икенче бер аю һөҗүм итә. Бу турыда журналистларга муниципалитет башлыгы вазифаларын башкаручы Игорь Водовозов сөйли.

Крыловның мәетен Томтор авылына алып кайталар. Аңа һөҗүм иткән аюның язмышы турында хәбәр ителми.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100