Филадельфиядә атышта 8 мәктәп укучысы яраланган, аларның берсе критик хәлдә. Бу хакта Топор Live Телеграм-каналы яза.
Җирле комиссар сүзләренчә, 15-17 яшьлек үсмерләр автобуска утырырга җыенганда, автомобильдән 3 билгесез кеше йөгереп чыга, балаларга ут ача. Җинаятьчеләр кимендә 30 тапкыр аткан, диелә хәбәрдә.