Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Аты-юлы белән сүгенеп бәрәсе килә". Әнвәр Нургалиевнең стакан тотып чыгуын ошатмаганнар

"Аты-юлы белән сүгенеп бәрәсе килә". Әнвәр Нургалиевнең стакан тотып чыгуын ошатмаганнар

news_top_970_100
"Аты-юлы белән сүгенеп бәрәсе килә". Әнвәр Нургалиевнең стакан тотып чыгуын ошатмаганнар
Ләйлә Дәүләтова Әнвәр Нургалиевнең "Дуслык күпере" фестивалендә чыгышын Инстаграмга урнаштырган: "Халык тын да алмый Әнвәрне карый, әллә җыры шәп, әллә җырчысы. Ничек уйлыйсыз?" - дип сораган ул.

Концертта булган кешеләр Әнвәр Нургалиевнең авырган көе сәхнәгә чыгуын тәнкыйть иткән. 

"Авырган көе сәхнәгә чыкмасыннар иде артистлар. Сәхнә алдына бокал белән су куеп... Ничектер матур күренеш түгел", - дип язган Лилия исемле тамашачы. 

"Концертта булдык, стаканы комачауламады", - дип каршы төшкәннәр аңа. 
"Ошамаса, концертына йөрмәгез, ул бит сезне чакырып китерми". 
"Артист кеше түгел мәллә? Аның да тамагы кибеп китә. Ул синең шикелле килеп кенә утырмый бит, җырлый-сөйли, нинди гаеп таптыгыз тагын. Бер-берегезне ашар идегез. Халык, акылыгызга килегез инде бераз".

"Мин берәүне дә ашарга җыенмаган идем", - дип язган Лилия. 

Бәхәскә Данир Сабиров та катнашкан. "Артист бөтенләй эчмәскә тиеш, һәм ашамаска, һәм кыланмаска, тавышы булса, моңы булмаска тиеш, яки киресенчә. Кыскасы, нәрсә әйтәсемне оныттым. Ә артист онытмаска тиеш". 

"Данир Исламбаевич. Сезгә кагылмый. Сезнең концертта кружка белән су тормый бит", - дигән Лилия аңа. 

"Лилия, су эчүнең гаебе юк инде, тамак җырлаганда түгел, сөйләшкәндә кибә", - дип акланган Әнвәр Нургалиев. 

Тамашачыларның күбесе Әнвәр Нургалиевне яклаган.

"Агуларыгызны чәчмәсәгез иде!"
"Фонограммага җырласа, су эчеп тормас иде. Ул тере тавышка җырлый".
"Аты-юлы белән сүгенеп бәрәсе килә. Нишлисез сез, халык. Нишләп тырнак астыннан гаеп эзләргә генә торасыз?"
"Ошатмагач, утыр өеңдә. Баргансың икән, гаеп эзләп утырма", - дип язганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100