news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Аттестатны югалтсаң, нишләргә?

news_top

Мәктәпне тәмамлаучы кеше аттестатын югалткан очракта, документның һәм аңа кушымтаның дубликатын алу өчен укыган мәктәбенә язма гариза белән мөрәҗәгать итә ала. Бу хакта «РИА Новости» Россия юристлар ассоциациясе әгъзасы Евгения Балдинага сылтама белән яза.

Аның сүзләренчә, аттестат һәм аңа кушымта дубликаты югалган документ урынына, шулай ук документны алганнан соң анда хаталар табылган очракта яки фамилиясен, исемен яисә атасының исемен үзгәрткән кешеләргә бирелә.

«Аттестат дубликаты чыгарылыш сыйныф укучысының яки аның әти-әнисенең язма гаризасы нигезендә бирелә. Гаризада документның ничек югалуын күрсәтергә һәм моны раслаучы документларны беркетергә кирәк», – дигән Балдина.

Ул шулай ук дубликат бирү яки бирүдән баш тарту турында карарны аттестатны биргән белем бирү оешмасы кабул итүен әйткән. Гариза тапшырылган көннән башлап бу мәсьәлә 30 календарь көн эчендә карала.

Әгәр мәктәп үзгәртеп оештырылган булса, гаризаны аның хокукый варисына тапшырырга кирәк.

Мәктәп бөтенләй ябылган очракта, гариза мәгариф белән идарә итү органына яки ябылган мәктәпнең гамәлгә куючысына юллана.

Гаризаны шәхсән тапшырырга да, шулай ук хат белән, эчтәлеге күрсәтелгән исемлек һәм тапшырылу турында хәбәрнамә кушып җибәрергә дә мөмкин, диелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар