2026 елда мәктәп аттестаты алу өчен чыгарылыш сыйныф укучылары рус теленнән кимендә 24 балл җыярга һәм база дәрәҗәсендәге математикадан кимендә «өчле» билгесе алырга тиеш. Бу хакта «РИА Новости» агентлыгына сенатор Айрат Гыйбатдинов хәбәр иткән.
«БДИның минималь баллары ике дәрәҗәгә бүленә: мәктәп аттестаты алу өчен һәм югары уку йортларына керү өчен. Аттестат өчен рус теленнән 24 балл һәм база дәрәҗәсендә математикадан 7 балл (яки «өчле» билгесе) җитә. Ә вузларга керү өчен таләпләр күпкә югарырак», — дигән ул.
Сенатор мәктәп программасын үзләштерүне раслау өчен башка фәннәр буенча да минималь чикләрне атаган. Профильле математикадан — 27 балл, физика, химия һәм биологиядән — 36шарбалл, информатикадан — 40, тарих һәм әдәбияттан — 32шәр, географиядән — 37, җәмгыять белеменнән — 42, чит телләрдән — 22 балл җыярга кирәк.
Шулай ук Гыйбатдинов минималь чикне узу хәтта түләүле бүлеккә дә вузга керүне гарантияләми, чөнки югары уку йортлары үз конкурс сайлап алуын үткәрә, дип ассызыклаган.
«Абитуриентларга өстәмә баллар системасына игътибар итәргә кирәк: бүген вузлар шәхси казанышлар өчен 15кә кадәр өстәмә балл бирә ала», — дип билгеләгән парламентарий.
Аның сүзләренә караганда, өстәмә балларны кызыл аттестат, ГТО билгесе, волонтерлык эшчәнлеге һәм олимпиадаларда җиңүләр өчен бирергә мөмкин.
«Югары конкурс шартларында нәкъ менә шул өстәмә баллар бюджет урынына кергәндә хәлиткеч роль уйный», — ди сенатор.