news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Аттестат ала алмаган 21 яшьлек егет училищеда 8 кешене пычак кадап үтергән

news_top
Аттестат ала алмаган 21 яшьлек егет училищеда 8 кешене пычак кадап үтергән

Кытайның «Синьхуа» агентлыгы хәбәр итүенчә, Цзянсу провинциясендәге Уси шәһәрендәге сәнгать һәм технология училищесын тәмамлаган Сюй исемле 21 яшьлек егет уку йортына пычак белән һөҗүм иткән. 8 кеше һәлак булган, 17 кеше яраланган.

Мөгаллимнәр алмашу программасы буенча, училищеда Американың Корнелл колледжы укытучылары эшләгән. Егет бу уку йортында укый, әмма, имтиханнарны тапшыра алмау сәбәпле, аттестатсыз кала. Стажировка вакытында аның хезмәт хакы түбән була. Ачуын басар өчен, ул пычак белән уку йортына килә һәм укытучыларга, студентларга һөҗүм итә. Яраланучылар арасында 4 американлы мөгаллим дә бар, дип хәбәр итә «Комсомольская правда».

Сюй фаҗига булган урында кулга алынган, гаебен таныган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар