Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Атом-төш шартлавыннан саклану чарасы: радиациядән препаратларны Татарстанда табу җиңелме?

Бүгенге көндә дөньяда геосәяси вазгыять тотрыксыз. Атом-төш коралын куллану турында сөйләшүләр ешрак ишетелә башлады. Шушы фонда халык иң куркыныч көн – «төймәгә басу» очрагында радиациягә каршы чараларны актив рәвештә туплый башлаган. Махсуслаштырылган медицина аптечкалары ни дәрәҗәдә актуаль һәм Татарстанда кирәкле препаратларны табып буламы?

news_top_970_100
Атом-төш шартлавыннан саклану чарасы: радиациядән препаратларны Татарстанда табу җиңелме?
Фото: ТАСС, KazanFirst

Радиациядән саклау чараларын ике зур төркемгә бүлеп була. Беренчесенә кискен нурланышка каршы тора торган медицина препаратлары керә. Икенче категорияне радионуклидларның йогынтысын туктата торган һәм аларны организмнан чыгара торган дарулар тәшкил итә. Беренче төрдәге медикаментларны, атом-төш катастрофасы була калса, бер сәгать алдан һәм 40 минуттан соң эчәргә кирәк, ә икенче төркемгә кергән даруларны зарарланган территориядә кулланалар.

Беренче төркем препаратлары: АИ-2 һәм АИ-4 аптечкалары

Цистамин – иң беренче саклану чарасы, мәҗбүри компонент һәм барлык «исән калганнарның иң яраткан» даруы. АИ-2 аптечкасында бар. Рәсми мәгълүматларга караганда, препарат нурланыш эффектын бер ярым тапкыр киметә. Аны катастрофа вакытында яки афәт фаразланган вакыт алдыннан бер сәгать алдан эчәргә мөмкин – берьюлы 6 таблетка. 5 сәгатьтән соң кабат кабул итәргә.

Әмма чынлыкта исә, Цистаминның файдасы бик күп түгел, ләкин ул нурланышның үлемгә китерә торган дозасын алганнан соң берничә сәгатькә исән калырга һәм, куркыныч территориядән китеп, табибларга барып җитәрлек мөмкинлек бирәчәк.

Индралин (Б-190) шулай ук беренче төркемгә керә, әмма алдагы препараттан аермалы буларак, ул күпкә нәтиҗәлерәк. Эксперименталь рәвештә ачыкланганча, Индралинны вакытында кабул иткәннән соң, сынауда катнашкан 90 процент артык организм исән калган, бу организмнарда радиациянең үлемгә китерә торган дозасы булган. Даруны афәт булыр дип фаразланган вакыт алдыннан бер сәагть алдан өч таблетка кабул итәргә кирәк.

Радиациянең минималь дозасы да куркыныч дип санала, чөнки киләчәктә ул кискен нурланыш авыруы үсешенә ярдәм итәчәк. Гомумән алганда, АИ-4 аптечкасы составына кергән Б-190ны вакытында кабул итсәң, 1 Зивертка кадәр энергия кичерергә мөмкин. Бу аптечка – яңа, заманча махсуслаштырылган дарулардан тора.

Аңлатып үтү зарур, Индралин Цистаминны алыштырмый – алар организмга төрлечә тәэсир итә. Беренчесе – бер йогынты төре буенча адреналинга тиң. Ул кан тамырлары стеналарының тонусын арттыра, аларның үткәрүчәнлеген киметә, гипотензиягә китерә, бу радиоизотопларның каннан сизгер органнарга күчерелүен киметә. Шулай итеп, беренче чиратта препарат изотоплар организмның эченә кергән вакытта, шулай ук аерым органнар локаль нурланыш алганнан соң файдалы.

«Вакытында кабул итү шарт»

Калий йоды – радиациядән саклану чарасы, ул икенче төркемгә керә, ягъни ул организмнан «пычрак атом коралы»ның (»грязная бомба») һәм Йод-131 (I-131) дип исемләнгән төрле типтагы реакторларда аварияләрдә таралган даими радионуклидларны чыгара. Бу иң гади профилактика, ул әкренләп организмнан радиоактив йодны чыгара яки аны үзләштерергә мөмкинлек бирми. Йод белән башка дарулар кебек тиз арада эш итәргә, куркыныч зонада беренче көнне үк 125 мг калий йоды таблеткасын кабул итәргә кирәк. Артык куллануның (передозировка) зыяны турында да онытырга ярамый.

Ферроцин исә башка киң таралган һәм тагын да куркынычрак матдәләргә – Цезий-137гә (Cs-137) каршы эшли. Бу препарат бик гади санала. Ул «сайланып тормый» – цезий, рубидий һәм таллий кебек берничә ионны «рәттән тарта». Шунысын аңларга кирәк, алар барысы да организмга тыштан, ягъни сулаган һава, су, ризык яки тән тиресе аша керә ала. Алар кеше организмында нурланыш нәтиҗәсе буларак барлыкка килмиләр, чөнки алар уранның таркалган продуктлары. Радиациягә каршы чараны зарарланган территориядә көнгә өч тапкыр 2шәр төймә эчәргә кирәк.

Киләсе препарат – Пентацин. Ул плутоний, радиоактив иттрий, цезий, цинк, кургаш, уран бүленеше продуктлары катнашмалары белән кискен һәм хроник агулану вакытында кабул ителә. Дәвалау ионнар янында тотрыклы хелат комплекслар барлыкка китерү хисабына бара. Бер доза-0,25 г (5% эремә 5 мл), кискен очракларда – 1,5 граммга кадәр (5% эремә 30 мл). Бер-ике көннән соң бирелә һәм дәвалау курсы 10-20 укол тәшкил итә. Бу медикамент бик киң профильле һәм нурланыштан кулланыла торган даруларның икенче төркеменә керә. Әгәр дә зарарланган территориягә эләккән очракта Пентацин кабул ителсә, куркыныч юк диярлек.

Эре шәһәрләрдә югарыда аталган барлык исемлекне җыеп карарга була, әмма уңайлыклар өчен «Аптечка АП» тибындагы махсус әзер җыелмалар бар. Алар атом энергетикасы предприятиеләре эшчеләренә һәм якын-тирә территорияләрнең халкына радиация авариясе вакытында беренче ашыгыч ярдәм күрсәтү һәм профилактикалау өчен җыелган.

«Йодтан тыш нәрсә дә булса булырмы?»

2022 елның сентябрь азагында ук Россия Федераль медицина-биология агентлыгының 5 миллион сумга радиациядән таблеткалар – калий йодидын сатып алачагы билгеле булган иде. Мәгълүматлар сатып алулар өлкәсендә бердәм мәгълүмат системасы порталында урнаштырылды. Шул ук вакытта Озон һәм Wildberries маркетплейслары 2022 елның апреленнән мартына кадәр радиациядән саклаучы препаратларны сату 103 процентка артуын белдергән. Мондый төр даруларны Россиядә генә түгел, Франция, Польша, Чехия һәм Болгария халкы да запаска туплый. Бу илләрдә аларга ихтыяҗ 2021 ел күрсәткечләреннән артып киткән. АКШта да калий йодидына кытлык булган.

Интернетта «Купить препараты от радиации в Казани» дигән сүзләр белән эзләү буенча күп мәгълүмат чыкмады. Беренче булып Мәскәүнең «Будь готов» дип исемләнгән һәм походка чыгу җиһазлары сата торган кибет тора. Сайтта саклану чараларының алты төре бар, аларның яртысы инде сатуда юк. Операторга шалтыратып, товарларга ихтыяҗ зур булу сәбәпле, сайтның яңартылып өлгермәвен ачыкладык. Шуңа күрә аптечкаларның булуын яки булмавын шәхсән элемтәгә кереп белешергә була.

Иң арзанлысы – «КИМГЗ РД» комплекты. Ул нибары 240 сум тора. Ул тыныч тормышта һәм сугыш вакытында радиацион нурланыш йогынтысын профилактикалау, кисәтү яки киметү өчен кулланыла. Ул медицина хезмәткәрләре кушуы буенча да, мөстәкыйль куллану өчен билгеләнгән. Аптечка составына калий йодиды (2 таблетка 40 мг), Ферроцин (1 таблетка 500 мг), шулай ук Латран (1 таблетка 4 мг) – косуны туктата торган һәм тынычландыра торган дару керә.

Иң кыйммәтлесе – атом энергетикасы предприятиеләре хезмәткәрләре өчен җыелган «КИМГЗ АПС». Анда Б-190 препараты (6 таблетка 150 мг), югарыда телгә алынган Латран (4 таблетка 4 мг), шулай ук бер таблетка калий йодиды һәм 2 таблетка Ферроцин бар. Боларның барысын да 4 мең сумга сатып алып була, Татарстанга китерү өчен дә түләргә туры киләчәк.

Сервисны кулланучыларның берсе АИ-4 аптечкасының чын составы интернет-кибет сайтында язылганга туры килмәве, җитештерүченең башка булуын язып калдырган. Факт буенча АИ-4 аптечкасы исеме белән АИ-2 сатыла, дигән. Алган товарны икенчесенә алыштырмыйлар.

Кызганычка, без аптечкалар эчендә нәрсә булуын инанып әйтә алмыйбыз, чөнки алар җитештерүчедән ябык рәвештә килә. Әлеге шикаять – беренчесе, АИ-4 аптечкасын сату белән шөгыльләнә башлаганнан бирле. Аптечка составын җитештерүче гомумиләштергән, һәм безнең сайтта бәя нәкъ менә клиент алган комплектациягә туры килә. Ул сатып алырга теләгән составның бәясе 4 тапкырга югарырак һәм безнең кибеттә сатылмый, – дип җавап бирде сатучы.

Татарстанның берничә даруханә челтәренә шалтыраттык. Шулай ук интернеттан шушы даруларны эзләдек. Ачыклавыбызча, безнең республикада халык өчен бары тик калий йодиды гына тәкъдим ителгән. Бәясе – 86 сумнан башлап берничә меңгә кадәр.

Дару таблеткаларда гына, Казанның барлык даруханәләрендә дә бар. Кызганычка, бездә махсус аптечкалар юк, - дип аңлатты «Апрель» даруханәләренең белешмә хезмәте операторы Алена.

Калий йодидын афәт булыр алдыннан кабул итү генә уңай нәтиҗә бирә ала. Атом-төш коралы кулланылганнан соң аны эчүнең йогынтысы күпкә кими. Радиоактив болыт үткәннән соң берничә сәгать узуга әлеге чара файдасызга әверелә. Шуңа күрә таблеткаларның һәрвакыт кул астында булуы мөһим, дип искәртә Россиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы.

Надежда Мещерякова, KAZANFIRST

Алёна Низамова тәрҗемәсе

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 31 октябрь 2022
    Исемсез
    Бу , аптечкадагы дарулар белән генә исән калу мөмкин түгел шул . Нурланыш кайчан буласын бер кемдә белмәячәк , белгән очрактада ул дарулар инде кирәк булмаячактыр . Иң әйбәте , мәетең җир өстендә аунап ятмасын өчен , бер баз ише җиргә кереп ятаргада , тыныч кына үлемеңне көтәргә . Шуннан да яхшы чара булмастыр .
  • 31 октябрь 2022
    Исемсез
    Нәрсәгә кирәк инде бу информация, хәзер дару запаслый башларга мы инде. Ике сәгатьтән атабыз, таблеткалар эчеп куегыз дип хәбәр итәрләр дип уйлыйсызмы?
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100