Төньяк Осетиядә 22 ноябрьдә коточкыч юл һәлакәтендә 4 ир-ат үлгән. Владикавказ шәһәре янында авариядә юстиция министры урынбасары булып эшләгән ир-ат гаепле, дип фаразлыйлар. Ул атны урап узмакчы булган, дип яза «Комсомольская правда».
Түбән Бирагзанг бистәсе янында авария турында Республика прокуратурасы хәбәр итә. Ведомство тикшерү барышын контрольгә алган.
Якынча белешмә буенча, «Мерседес Бенц» машинасы Владикавказ-Алагир трассасында атка бәрелә. Аннары машина каршы як полосага чыга, биредә ул «Лада Гранта» машинасына бәрелә. «Лада Гранта» салонындагы йөртүче һәм 3 пассажир һәлак була. Алар – 48-78 яшьлек ир-атлар.
«Мерседес Бенц» машинасын йөртүчене хастаханәгә алып киткәннәр. Аның хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә.
«Хәзер тикшерү эшләре бара. Шаһитлар сүзләренчә, «Мерседес» йөртүчесе атка бәрелә, шуннан соң каршы як полосага чыга», – дигәннәр ведомствода.
Коткаручылар машинага ток килүне туктатып, янгын чыгуны булдырмый калган.
Коткару хезмәтенең матбугат хезмәте белешмәсе буенча, «Мерседес» йөртүчесенә 75 яшь. Аның исеме сер булып саклана. Шулай да кайсыбер матбугат чаралары язганча, ул – элеккеге министр урынбасары һәм судья. Аны хастаханәдән өенә җибәрүләре билгеле, диелә хәбәрдә.