9-11 сыйныф укучыларының имтиханнары башланырга бер айдан азрак вакыт калып бара. Мәктәп укучылары белән беррәттән репетиторларның да урак өсте – шәхси укытучы белән дәресләр елдан-ел популярлаша, чөнки чыгарылыш укучылары һәм аларның әти-әниләре мәктәптә генә алынган белем сыйфатына ышанмый. «Республика Татарстан» газетасы Бердәм дәүләт имтиханына һәм Төп дәүләт имтиханына репетиторлар белән әзерләнүнең ничә сумга төшүен ачыклаган.
Мәктәпкә өметләнмиләр
Югары уку йортына керү өчен әзерлекнең чыгымлы эш булуы күптән билгеле инде. Мәктәп укытучыларыннан аермалы буларак, бала белән шәхси шөгыльләнүче репетиторлар өлкән сыйныф укучылары тормышына берничә дистә ел элек ныклап керде. Интернет үсеше аркасында БДИга һәм ОГЭга әзерләнү буенча онлайн-курслар да яңгырдан соң чыккан гөмбәләр кебек артты һәм алар репетиторларга да шактый көндәшлек тудыра. Әмма шәхси укытучыларга элекке кебек үк ихтыяҗ бик зур.
SuperJob сервисы аналитиклары ачыклаганча, Казанда 7-8 сыйныф укучыларының өчтән бере, 9 сыйныф укучыларының яртысы һәм өлкән сыйныфларның 55 проценты репетиторлар яллый. Бер атнага әти-әниләр репетиторолар хезмәтенә кимендә 4 мең сум тота. Ешрак математика, рус теле, әдәбият, физика, информатика, инглиз теле һәм химия укытучыларын яллыйлар.
«Улыбыз юридик яки икътисад факультетына керер дип уйлаган идек, тик быел гуманитар юнәлешләргә бюджет урыннары бик аз, ә түләүлегә мөмкинлегебез җитми. Физика һәм математиканы чарлау өчен Яңа елдан соң репетиторлар ялладык, техник вузларда урын күп бит. Атнасына 10 мең сум, ә кайвакыт аннан да күбрәк китә», – дип авыр сулый Казан мәктәпләренең берсендәге 11 сыйныф укучысының әнисе.
«Сайланма фән буенча кызым әдәбият һәм инглиз теле тапшырачак, күптән инде тәрҗемәче булырга карар кылды, 10 сыйныфтан башлап онлайн-курсларда әзерләнә, бу шактый арзан, әмма үз-үзеңне шөгыльләнергә мәҗбүр итәргә кирәк. Безгә уңыш елмайды: кызым бу фәннәрне ярата, бу аның өчен газап түгел, ә рәхәт кенә. Тик бөтенләй дә репетиторларсыз булмады. Соңгы айларда математиканы шомартабыз, билгенең гомуми нәтиҗәләрне бозуын теләмибез, чөнки база математикасы буенча БДИ – мәҗбүри фән», – дип сөйләде Казандагы чыгарылыш укучысының әнисе Тәнзилә.
Студентлар арзанрак ала
Профильле фәннәр буенча дипломлы репетитор (шәхси дәресләрне педагогик уку йортлары чыгарылыш укучылары гына түгел, ә физфак, химфакныкылар да бирә) белән бер дәрес 1,5 меңнән 3 мең сумга кадәр тора. Кайберләре берничә дәрескә абонементлар системасын да тәкъдим итә, бу очракта бер дәрес бәясе бераз гына арзанрак була.
Әле күптән түгел генә үзләре дә БДИ тапшырган студентлар белән дәресләр очсызрак – 700 сумнан 1000 сумга төшә.
Репетиторлар дәресләрне башлыча онлайн уздыра. Укучылары белән шәхсән очрашканнары да бар.
Хәзер, уку елы төгәлләнеп килгәндә, ирекле укытучы табу – авыр бурыч. Андый укытучы табылса да, аның имтиханнарга бер ай кала баладагы проблемаларны хәл итәргә алынуы икеле.
«Бераз шомартырга була, барысы да укучының база әзерлегенә һәм омтылышларына бәйле. Тик кызганыч, минем буш урыннарым юк инде», – дип сөйли бер дәрескә 1,5 мең алучы математика репетиторы Арслан.
«Әгәр хәзер атнасына ике-өч тапкыр шөгыльләнсәң, 70 балл хәтта аннан да югарырак дәрәҗәгә чыгып була. Хәзер үзем индивидуаль дәресләргә укучылар җыймыйм, тик үзебезнең белем бирү үзәгеннән көчле укытучы тәкъдим итә алам, ул бушлай сынау дәресе уздыра ала», – диде физика укытучысы Алинә.
КФУның математика факультетын тәмамлаган 25 яшьлек Анна Паймерова математика буенча репетитор булып эшли. Ул күпчелек укучыларның һәм әти-әниләрнең БДИ һәм ОГЭ турында язын, имтихан алдыннан гына исләренә төшерүенә аптырый.
«Март аенда имтиханнарга әзерләнү өчен стабиль рәвештә берничә мөрәҗәгать була. Имтиханга өч ай вакыт калган, балалар нульдән диярлек килә, әти-әниләр һәм балалар үзләре имтиханнар барлыгын һәм аларга әзерләнергә кирәклеген белми микәнни соң? Ни өчен ел саен шушы хәл кабатлана?» – дип сорау биргән Анна үзенең социаль челтәрендә.
Аның сүзләренчә, 9 сыйныфта ОГЭга сыйфатлы әзерләнү өчен бер ел кирәк. Профильле математика буенча БДИда укучы югары балларга – 90 һәм аннан да зуррак күрсәткечкә өметләнә икән, әзерлекне ике ел алдан башлау яхшырак.
«Профильле имтиханда гадәти гомуми белем бирү мәктәпләрендә үтми торган биремнәр шактый. Мин үзем дә ел саен математикадан БДИ тапшырам, укучыларымның минем яхшы балларга язганымны белүләре мөһим (узган ел 90 балл җыйдым, аннан да күбрәк булганы бар иде). БДИ биремнәре чыннан да, елдан-ел катлаулана бара. Мин 11 сыйныфта тапшырган имтихан һәм хәзерге имтиханнар – җир белән күк аермасы», – дип сөйли репетитор.
Анна имтиханнарга алдан ук әзерләнә башлау яклы булса да, соңгы бер-ике айда имтиханнарга әзерләнә алу шансы бар, дип саный.
«Барысы да укучыдан, аның беренчел белемнәреннән тора. Имтиханга өч ай кала килеп, яхшы балларга әзерләнгән укучыларым да, сынау имтиханнары белән чагыштырганда, нәтиҗәне берничә баллга гына яхшырта алган укучыларым да булды», – дип сөйләде репетитор.
Хәзерге репетиторларның балалар белән онлайн шөгыльләнүендә Анна Паймерова уңай яклар гына күрә – бу укучыларга да, укытучыларга да уңайлы.
«Хәзер чыгарылыш укучыларының вакыты юк, алар өчен вакыт – кыйммәтле ресурс һәм онлайн-дәресләр вакытны янга калдыра. Хәзер буыны да шундый, алар бөтенесе гаджетларда, шуңа күрә онлайн-дәресләр алар өчен – комфорт. Ә минем өчен моның шунысы уңайлы – мин төрле шәһәрләрдән – Сахалиннан башлап Калининградка кадәр укучылар ала алам», – диде ул.
Казаннан математика буенча икенче репетитор Таһир Исмәгыйлев тә имтиханга бер ай кала түгел, ә бер-ике ел алдан әзерләнә башларга кирәк, дип саный.
«Баланың өлгереше яхшы һәм материал әзме-күпме үзләштерелгән булса ОГЭ тапшыруга кыска вакыт эчендә әзерләп була. Ә математика буенча БДИ – катлаулы имтихан, аңа бер-ике ай эчендә генә тулысынча әзерләнеп бетеп булмый. Миңа чыгарылыш укучылары язын мөрәҗәгать итә, әлбәттә. Әгәр бу бер-ике темада пробел булса, мин алынам һәм нәтиҗә өчен җавап тотам. Әгәр әти-әни һәм бала берничә ел буе укымаганны 1-2 айда өйрәнүне көтә икән, мин моның мөмкин хәл булмавын кисәтеп, алына алам», – дип сөйләде ул.
Таһир Исмәгыйлев сүзләренчә, репетиторларга ихтыяҗ да, репетиторлар үзләре дә, елдан-ел арта.
«Бу безнең мәктәпләрдә белем бирү системасының идеаль булмавына бәйле, дип уйлыйм. Шулай ук мәктәпләрдә укытучыларның хезмәт хакы да, алар шәхси укытучылык белән шөгыльләнүдән эшләгән акча белән ярыша алмый», – дип аңлатты репетитор бу тенденцияне.
Чыганак: «Республика Татарстан», Дарья Субботина