Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әтнәнең Яңа Шашы авылы Сабан туенда: Мирзаяновлар, японча көрәш һәм матрешкалар ярышы

news_top_970_100
Әтнәнең Яңа Шашы авылы Сабан туенда: Мирзаяновлар, японча көрәш һәм матрешкалар ярышы
Гөлүзә Василова

Әтнә районының Яңа Шашы авылында Сабан туе елдан-ел колачлырак уза. Мәйданга халык үз авылы Сабан туен да калдырып килә, кайтучы кунаклар да күп, машинаның чуты юк…

 

Фото: © Гөлүзә Василова

Сабан туе иганәчеләренең киң күңеллеге күккә ашкан батутта балаларны бушлай сикертүдә дә күренә. Бәйрәмгә аерым алып баручы итеп Марсель Әхмәдуллинны һәм  җырчылар гаиләсе Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновларны да чакырганнар.

Сәхнә каршында оста биючеләрне дә бүләкләделәр. Пониларда, атларда балалар бик теләп утырып йөрде. Сәүдә рәтләре дә гөрләп торды.

Сабан туенда традицион милли уеннарда катнашучылар чиратка басты. Бу авылда уеннарда хатын-кызлар белән ирләр дә актив рәвештә кашыкка йомырка куеп йөгерә (йомырканы мулдан пешергәннәр), арбага ире хатынын утыртып йөгерә, кире кайтканда хатыны ирен утыртып кайта, аркан да тарталар, таяк тартышалар, чиләккә шакмак та җыялар һ.б.

Көянтә-чиләк белән дә гади генә итеп йөгерешмәделәр, ире-хатыны озын итәк киеп, сулы чиләкләр белән бии-бии финишка килде. 

Уенда катнашучылар көнкүреш кирәк-яракларының тулы җыелмасын алып кайтып китте. Иләге, чиләге, табагы, савыт-сабасы...

Милли уеннардан тыш, матрешкалар ярышы да булды. Матрешка киемен киеп йөгерү шактый гына катлаулы булып чыкты. Костюмны киеп куюга сузылып ятучылар да, егылып калучылар да, финишны бутап икенче якка китүчеләр дә булды. Читтән карап торганда матрешкаларның теркелдәве мәзәк күренде…

Шулай ук япон көрәше өчен костюмны кию дә мәшәкатьлерәк тоелды, ә аны киеп, әле көрәшергә дә кирәк иде. Көрәшчеләр кызып китеп, егылгач та бер-берсе өстеннән тормыйча ятты. Егетләргә бу ярыш кызык тоелды, чиратка тезелеп бастылар…

Машиналар бәйрәмгә ничек агылып торса, кайтырга чыгу юлында да машиналар шактый иде. «Кешесе дә ул кадәр күп түгел, машина гына китереп куйганнармы соң?» – дип шаярта социаль челтәрдә таралган видеода Сабан туеннан кайтып баручы.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100