Атналык күзәтү: журналистларга янау, Элвин Грей миллионнары, ИлГәрәйгә ясалган бозым
Бу атнада чыккан иң кызыклы, иң укылышлы язмаларга күзәтү.
«Ока» машинамны яндырдылар, «Сиңа бер пуля җитә» диделәр»
Татар журналистлары «Интертат»ка куркыту, янау очраклары турында сөйләде.
«Сираҗи сүзе» газетасы мөхәррире, язучы Искәндәр Сираҗи:
Журналистка янамыйлар, судка бирмиләр икән, ул әле журналист булып җитлекмәгән дигән сүз. Шуңа күрә ул әйберләр булып торырга тиеш. Берәрсе: «Фәләнеңне төгән итәм», - дип яный икән — тыныч йоклап була, дәшми икән — ул кешедән проблема көтәргә мөмкин. Чөнки өрми торган эт — тешләүчән…
Яшьрәк чакта куркытып карыйлар иде, ә хәзер мине нәрсә белән куркытып була?! Төрмә беләнме?.. Әле күптән түгел бер зур абзый бер танышыма: «Әйдә, сайлаулар беткәнче без аны утыртып торыйк», — дип әйткән. Ул үзе «утырта» торган кеше иде. Танышым салган баштан аны миңа үзе ычкындырды. Андый әйберләр дә бар. Мине шулай җиңел генә утыртып була микәнни?
Беренче тапкыр янаулар белән «Татарстан яшьләре”ндә эшләгәндә очраштым. Инвесторлар белән талашкан вакыт: «Татфондбанк», «Красный Восток», «Вамин» — барысы белән дә талашабыз, халык каршы чыккан авылларга инвесторны кертмәскә тырышабыз. Алар җыелышлар уздыралар, халыкны алтынга күмәргә вәгъдә бирәләр. Әгәр бөтен җир пайларын, пай милекләрен биреп бай абзыйга кушылмасалар, әҗәтләре өчен бөтен милекләрен алып чыгып китеп, эшсез калдыру белән яныйлар. Моңа хуҗалык рәисләре дә каршы, ләкин дәшә алмыйлар, әҗәтләрнең күпмелеген, малның никадәр икәнен алардан белешеп, инвестор һәм халык алдында чыгыш ясыйм. «Егетләр, фермада фәләнчә мең баш мөгезле эре терлек бар, яртысын итләтә сатканда да колхоз яшәп кала, каршы тавыш бирегез», — дим. Халыкка шул гына кирәк тә! Инвесторга каршы тавыш бирүләр китте, мин килеп йөргән бер авылны да ул чакта ала алмадылар. Ә бит инвесторлар беренче чиратта әҗәте аз, малы күп авылларны алып калырга ашыкты. Хәерче хуҗалыкларны аларга көчләп диярлек бирә иделәр…
Минем «Халыкны талыйсыз!» дип кычкырып йөрүләрем, язуларым әрәмгә китмәде — бервакыт телефонга шалтыраталар да, каты итеп сулыйлар. Куялар. Унбиш минут саен шулай. Телефонны кабызырлык түгел, эш телефонына да шалтыраталар… Мәрхүм Исмәгыйль Шәрәфиев баш мөхәррир иде. Янына кереп, шундый- шундый әйберләр, шалтыратулар бар дип аңлаттым, каршына шул хактагы язмамны салдым. «Син кешене яклап йөрисең, әле куркыталар дип гәҗиттә зарланасыңмы? Синең имиджга туры килми бит», — ди. Дөрес әйтүен дә аңлыйм, шул ук вакытта мин көрәшкән кешеләрнең кайберләренең үзләре тутырган кечкенә зиратлары барын да беләм. Ул вакытта мәкалә чыкмады. Баш мөхәррир: «Судка бирәчәкләр», — диде. Ә бу шалтыратулар озакламый бетте…
Ул вакытта беррәттән «Идел”дә дә эшли идем. «Кызыл Шәрык» турындагы язманы юристларга җибәрдем, ул үзләренә барып җиткән. Анда сүз судта җиңүебез, милек паен кайтарту турында иде. «Мәкаләне чыгарма. Материал чыкса, проблемаларыгыз булачак», — дип килделәр. Баш мөхәррир Нәбирә Гыйматдинова: «Без проблемалардан курыкмыйбыз», — ди. «Проблемаларыгыз булачак», — дип китеп бардылар. Минем дә ачу чыкты һәм «Идел”дә укучысы аз була дип, «Акчарлак»ка киттем. Рузилә белән Габделфәт Сафиннар язманы карадылар да: «Бер санга гына сыеп бетми, ике санга бүлеп бирәбез», — диделәр. Мин шул килүдән «Акчарлак”та эшләп калдым, «Татарстан яшьләре”ннән киттем: язмам чыкмагач, кирәк чакта үземне яклап сүз әйтер мөмкинлегем булмагач, анда эшләүнең мәгънәсен күрмәдем. Анда чыкмаган мәкалә «Акчарлак”та чыкты, күп тә үтмәде, минем «Ока» машинасы янып китте…
Җәяүлегә калдым. Берсендә дуслар машина белән кайтарып куйдылар да, өйгә таба барганда юл читендә торучы тонировкалы кап-кара «ундүртле» машина сызгырып өстемә килде. Читкә сикереп калдым, җиде-сигез катлы итеп нәрсә, кем икәнен әйттем инде… Икенче көнне дә шул ук машина, шулай ук эшләгәч кенә моның шактый үзенчәлекле янау икәнен аңладым…
Буада бер хуҗалыкны элекке глава Рафаэль Әбүзәров үз кулына төшерергә теләде, халык каршы. Глава белән очрашып сөйләштек. «Сиңа бер пуля җитә», — диде. Мин ул сүзләрне шул чакта ук яздым — «Пуля кемгә төбәлгән» дигән язма иде ул…
Лаеш районында проблемалар чишеп йөргән чак, бер дус килгән. «Синең дошманнар күбәйде, саклап йөрергә ике егет бирим әле», — ди. Ике боксер китереп куйды. Ике ел көннәр буе минем белән йөрделәр. Гел кеше озатып йөрүе авыр ул, хатын да туя башлады. «Кая барсак та, икенде күләгәсе кебек шулар килә», — ди… Аларның файдасы да тиде. Берсендә кайтып төштек — подъезд янында бер машина көтеп тора, бу мине акылга утыртырга килүчеләр… Аларны Гадел белән Раушан куып таратты, мине машинадан да чыгармадылар. Баксаң, ул вакытта берәүләрнең шәһәр янында гына авыл хуҗалыгы җирләре булган, ә алар аны төзелеш җирләренә күчерергә теләп главага килгәннәр икән. Ә тегесе миннән зарланган… Дус малай: «Сине монда саклап булмый, территориясе саклана торган йортта фатир алырга кирәк», — диде. «Акчам юк», — дим. Монысын саттык, ике миллион сумны әҗәткә шул дус табып биреп, мине зуррак һәм сак аша керә торган ишегаллы фатирга күчерделәр. Шул проблемалар булмаса, Глушко урамындагы фатирда яшәп яткан булыр идем әле…
Хәзер миңа янарга куркалар, чөнки мине бөтен даирәләрдә дә беләләр. Кайдан, кемнең шалтыратканын таба ала торган кешеләр белән дә аралашам… Минем дошманнар гади генә Котбетдин белән Сәйфетдиннәр түгел бит — минем мөмкинлекләрне генә чамалардай кешеләр. Хәзер иң куркынычы — аларның тәкъдимен кабул итү, ә кызыклы тәкъдимнәре күп була: акча, җир кишәрлекләре… Кайберләрен кабул итмәгәнгә үкенеп, төннәр буе йокламаган вакытлар да бар. Бүген журналист өчен янауга караганда «кызыклы тәкъдимнәр» хәтәррәк — беренчесен кабул итү белән кереп батасың.
Язманың тулы вариантын уку өчен сылтама буенча керегез.
Элвин Грей «Яңы моң» бәйгесендә җиңгән җырчыга тиешле 1 миллион сумны бирмәгән
2021 елда Башкортстанда «Яңы моң» дип аталган музыкаль проект тормышка ашырылды. Республика Башлыгы Радий Хәбиров 30 млн сум акча бирде. Ә конкурсның җиңүчесенә 1 млн сум акча вәгъдә иткәннәр иде. Матбугат чаралары язганча, җиңүчегә әлегә кадәр акча бирелмәгән.
2021 елның яз айларында Башкортстанда үткән «Яңа моң» (башкортча — «яңы моң») конкурсы тирәсендәге сүз әле һаман тынмый. Әлеге музыкаль проект Башкортстан башлыгының 30 млнлык грантына үткәрелгән идек. Төп җиңүчегә — 1 млн сум. «Яңа моң» конкурсында катнашкан Татарстан кызы Гөлназ Гарифҗанова белән әңгәмәне язган идек. Җырчы анда бәйгедәге гаделсезлекләр турында сөйләде.
Әлеге конкурска 58 җырчы сайлап алынган. Шуларның 17се финалга чыгу өчен көч сынашкан. 2021 елның 15 маенда тамашачылар «Яңы моң» музыкаль проект җиңүчесе итеп Искәндәр Сөләймановны сайлап алганнар.
Башкорт телендә башкару осталыгын популярлаштырып, талантлы яшьләрне ачыклап, аларны танытып, республикада шоу индустриясен үстерү максатларын алга сөргән «Яңа моң» конкурсының җиңүчесе әле дә үзенең бүләген ала алмаган, дип яза «Пруфы» сайты.
Элвин Грей (Радик Юлъякшин) үзенең инстаграм сәхифәсендә: «Проектны тормышка ашырганда әлеге акчалар (сүз 30 миллион турында бара) тулысынча тотылып бетте. Аларның минем кесәмә кереп утыруы турындагы сүзләр чираттагы гайбәт кенә», — ди. Алай гына да түгел, Радик бәйге өстемнән чыкты дип бара — «Яңы моң» проектында сопродюсер һәм иганәче булуын хәбәр итә.
«Проектның иганәчесе буларак, чыгымнарның бер өлешен үзем финансладым. Без алдан билгеләнгән чыгымнарга „сыешмадык“, шуңа күрә тагын 30 млн сум акча кирәк булды. Чыгымнар ягыннан безнең әле дә бурычларыбыз бар. Бүгенге көнгә (пост 24 гыйнварда язылган) проектта катнашкан бөтен кешегә дә акча түләнмәгән әле. Проектның инициаторы һәм иганәчесе буларак, мин үземнең гастроль эшчәнлегеннән килгән акчалар хисабына бурычларны ябам, акча түләп барам. Без беркемне дә түләүсез калдырмыйбыз», — дигән Элвин Грей.
«Пруфы» сайты ачыклаганча, Элвин Грей акчаны үз кулына керүен үзе расласа да, акча Башкорт Корылтае карамагындагы башкорт халкын үстерү өчен оештырылган «Возрождение» фондына күчерелгән булган. Алар акчаның дөрес тотылуын исбатларга тырышкан, әмма ни өчен җиңүчегә акча бирелмәде дигән сорауга җавап бирә алмаганнар.
«Яңы моң»да җиңгән кешегә 1 млн сум акча һәм Элвин Грей лейблы белән эшләү мөмкинлеге дә биреләчәк», — дип язган иде узган елның март аенда «Bash.News».
Бүләк мәсьәләсенә ачыклык кертү теләге белән Радикның администраторларына шалтыраттык. «Комментарий бирмим. Белмим. Мин концертлар өчен генә җавап бирәм. Үзеннән сорагыз», — диде берсе.
Икенче администратор Артем да: «Бу сорау миңа түгел», — дип саубуллашты.
Радик Юльякшинның үзе белән элемтәгә берничек тә керә алмадык.
25 гыйнварда «Яңы моң» проектының вконтакте төркемендә конкурсның икенче сезоны өчен онлайн-кастинг игълан ителгән.
«Яңы моң» музыкаль проекты җиңүчесе Искәндәр Сөләймановка социаль челтәрләрдә язган хатларыбыз җавапсыз калды. Күрәсең, яшь башкаручының конфликтка керәсе килми. 18 яшьлек Искәндәр 1 миллион сумны ничек тотачагы хакында сөйләгән иде инде. Ул музыка белән фатирда шөгыльләнүен, күршеләренең батарея кагуларыннан зарланган булган. Шул сәбәпле, Искәндәр тавыш яздыра торган студия ачачагы хакында сөйләгән. Әмма премия акчасы түләнмәгәч, «Яңы моң»ның иң шәп җырчысы киләчәктә дә күршеләрен батарея кагарга мәҗбүр итәр, мөгаен.
Яман шештән вафат булган Айгөл Фазыйлованың улы Әмир турында: «Елап интектермәде»
Дүрт елдан артык яман шеш белән көрәшкән Айгөл Фазыйлованың фаҗигале тарихы бөтен Россиягә билгеле. Дүртенче стадия рак белән авыручы ана, сөекле улы Әмирне җылы кулларга тапшырасы килеп, телевидениегә чыкты. 2019 елда Айгөл Фазыйлова Андрей Малахов тапшыруында халыкка мөрәҗәгать итте: ул озакламый үләчәк, баласына ана эзли. Бу тапшыруда ул 2014 елдан бирле яман шеш белән авыруын сөйләде. Биш ел элек рактан әнисе вафат булганын да әйтте. 2015 елда Айгөл сөт бизләрен алдыра. Соңыннан 21 курс химиотерапия һәм нурланыш терапиясе ала. 2019 елда аның үпкәләренә, бавырына, баш миенә һәм сөякләренә метастазалар китә.
Айгөлнең сәламәтлеген бөтен ил күзәтеп торды. Могҗизага өметләнделәр. Кызганыч, ул 2019 елның 15 ноябрендә җомга көнне иртә белән мәңгелеккә китеп барды. Ул вакытта улы Әмиргә нибары 7 яшь була...
Айгөл үлгәннән соң өч ел узды. «Интертат» хәбәрчесе Зилә Мөбәрәкшина Әмир янына кунакка — Тукай районы Теләнче-Тамак авылына барып кайтты.
Айгөл ире белән никахын рәсмиләштермичә генә яшәгән. Ир аңа аборт ясатырга куша, Айгөл баш тарткач, Әмир туганчы ук аларны ташлап киткән. Уллары Әмир хәзер Раушания һәм Тәлгать Фасыйховларда тәрбияләнә. Тәлгать абый — Айгөлнең әнисе Гүзәлия апаның бертуган абыйсы.
— Яман шештән туганнарыбыз да авырды: Айгөлнең әнисе дә, Тәлгатьнең бертуган апасы да шул чир белән китеп барды. Нәселләрендә бар. Тәкъдирдә язылган, күрәсең. Ике ел гомер хастаханә-хоспис арасында йөреп, мәет җирләү белән үтте. Кырылдылар гына… Бер яктан өметләнсәк, икенче яктан, шикләнеп, нәрсә булыр икән дип, азагын көттек, - ди Раушания апа.
— Айгөл апа Андрей Малахов тапшыруында да катнашты. Тапшырудан соң аның диагнозы турында бөтен ил белеп алды. Баланы кемдә калдырасы билгеле идеме?
— Айгөл хосписка урнашканнан соң, Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил: «Әмирне кемгә калдырасың?» — дип, үзеннән сораган булган. Айгөл баланы безгә бирәм дип язган. Шуны безгә әйткәч, атна саен Чаллыга тәрбиягә алган ата-аналар мәктәбенә йөрдек, шуннан соң таныклык бирделәр. Таныклык булмыйча, безгә баланы бирмәсләр иде. Шулай акрынлап әзерләнә тордык.
«Үзем исән чакта улыма торыр урын әзерләп калдырыйм», — дип тырышты. Фатир алып калдыра алмам микән дип уйланды. Үзенең дә торыр урыны юк иде, туганнарда да, фатир арендалап та торды.
«Россия-1» каналына волонтерлар ярдәме белән барып эләкте. Тапшыру чыкканнан соң хәйрия фондлары Айгөлгә ярдәм итте, Татарстан Президенты да күреп, ярдәм кулын сузды.
Дөресен әйткәндә, тапшыруга чыгуның максаты башкачарак иде, дәваланырга бераз ярдәм булмасмы дип өметләнде ул. Бөтен Россия, хәтта чит илдән ярдәм иттеләр. Шактый гына акча калды, без аны Әмиргә мирас итеп рәсмиләштереп куйдык.
Тапшыру чыкканнан соң Айгөлгә кыйммәтле яхшы уколлар кададылар. Без инде рәхәтләнеп китмәсме, исән калмасмы, дип өметләндек. Үзен барып күргәч, и, Аллага шөкер, рәтләнә икән Айгөл дип сөендек. Кәефе әйбәт иде, яшисе килде аның.
Андрей Малахов белән алар гел хәбәрләшеп, телефоннан сөйләшеп торды. Без баштагы мәлдә үзебезне өлкән кешеләр дип хис иттек, баланы карый алырбызмы, булдыра алырбызмы дип уйладык. Үзебезнең балаларны үстердек, укыттык, өйләндердек. Дүрт оныгыбыз бар. Шулай да, эчтән генә Әмир безгә калыр инде дип уйладык.
— Әмир сезгә ничек ияләште?
— Бала белән бабайның мөнәсәбәте бала белән ата-ананың мөнәсәбәте кебек үк түгел инде. Балаларыбыз да Әмирне карашырга булыша, олы малай белән килен бу авылда тора, берәр җиргә барсак, Әмирне аларга калдырып торабыз.
Балалар белән күнегеп китәр өчен күпмедер вакыт кирәк булды. Хәзер инде ияләштеләр, бергә-бергә уйныйлар.
Узган ел җәен авырып торганда Казандагы туганнарга илттек. Баштан китмим дип елады. Бер атна Казанда торганнан соң килеп алыгыз, дип сорады. Авылда рәхәт инде, шәһәрдә контроль кирәк. Монда ул иптәш малайлары белән уйный, урамга чыга, спорт-залга йөри, мәктәпкә баралар. Җәен — сәпиттә, кышын шугалакта.
Каникулда көне буе өйдә берүзе була, күбрәк ялгызлыкны ярата ул. Курыкмый да, шикләнми дә. Кич булса да курыкмый — утны, телевизорны кабызып куя. Әнисе авырган вакытта тынычлыкта берүзе калырга өйрәнгәндер дип уйлыйбыз. Әнисе белән хастаханәләрдә, хосписта күп йөрде, күпне күрде инде ул.
— Әмир әнисенең авырганын күреп үсте, шулай бит.
— Әйе. Хосписта булганда әнисе соңгы тапкыр күтәрелеп караганнан соң, юл буе Әмир елап кайтты, дип сөйләделәр. Шуннан соң ул әнисе янына барырга да сорамаган.
— Әмиргә Айгөл апаның үлеме турында кайчан әйттегез?
— Үзе дә сорамады, без дә әйтмәдек. Әмирне барып алганнан соң ул хакта сүз кузгатмадык. Ләкин ул үзе чамалый иде ахры. Хосписта булганда ук Әмиргә әнисе турында психологлар: «Авырганын күрәсең бит, андый диагноз белән озак яшәмиләр, күккә китәчәк», — дип әзерләделәр.
Әмир бездә бераз торганнан соң әнисенең үлгәне турында язылган хәбәрне интернетта күреп, шуны укып, минем янга телефонын тотып чыкты. Әмир белән икәү елаштык. Елап, тынычланганнан соң, Әмиргә: «Син шулай буласын белә идең бит», — дидем. «Әйе», — диде Әмир. «Шуңа күрә сорамадыңмы?» — дим. «Әйе», — ди.
Тыныч кына уздырып җибәрде, елап интектермәде, «китәм» дип тә әйтмәде. Нишләп кайттым мин дигән сүз булмады. Песи баласын өйгә алып кайткач, бөтен җирне йөреп чыга да, кайда җылы — шунда барып йоклый бит, Әмир дә шул песи баласы сыман булды. Үзенә бер бүлмә бар, өйдә тыныч, кайчан тели — шунда урамга чыга.
…Хоспис Айгөлне җирләргә алып кайтырга машина бирде, мәетне шунда ук юдылар, хәзрәт дога укыды. Айгөлне әнисе янына — Иске Камка авылы зиратында җирләделәр.
Әмир белән әнисенең һәм дәү әнисенең каберләре янына барып, күреп кайттык. Алла бирса, быел җәен тагын бер барып карап кайтачакбыз.
Язманың тулы вариантын сылтама буенча кереп укырга мөмкин.
ИлГәрәй: «Бозым белән очраштым, сәхнә костюмнарыма энә кадап киткәннәре булды»
Илназ, бозым-зәхмәт ише нәрсәләргә ышанасыңмы?
Ышанам, әлбәттә. Бозым белән үземнең дә очрашканым бар. Сәхнә костюмнарыма энә кадап киткәннәре булды. Бик зур гөнаһ икәнен белсәм дә, җанымны кая куярга белмәгәч, чарасызлыктан күрәзәчеләргә барырга туры килде. Алар ярдәме белән генә ул энәләрне табып алдык. Хәзер аның ише әйберләрдән саклану өчен үз-үземне өшкерәм. Чын күңелдән, елый-елый үз-үзеңне өшкерү бик зур савап һәм ул әйтеп бетермәслек көч бирә. Нинди начар энергияң бар, бөтенесе сыпырып алгандай өстеңнән төшеп китә. Сәхнәгә чыгар алдыннан төркемемне җыям да, һәрберсен үзем белгән догаларымны укып, өшкереп чыгам. Шуннан соң тыныч күңел белән концертны башлыйбыз. Концерттан соң да безгә күз тиеп бетә. Була шундый вакытлар, сәхнәгә чыгасың — җырның сүзләре онытыла, концерт бармый.
Туй алдыннан хатыным бүләк иткән бер алтын йөзегем бар иде. Аны алты ел буе салмыйча кидем. Шул йөзек бөтен тискәре энергияне үзенә җыйган булып чыкты. Ышанасызмы, шуның уртасы тишелеп, як-яктагы ташлары чәчелеп бетте. Кулымдагы цепочкаларым да бик еш өзелә. Шуңа сәхнәгә һәрвакыт әзерләнеп чыгам, костюмнарыма миләш агачлары, ялтыравыклы әйберләр куярга тырышам. Әле хәзер сакал үстерә башладым. Күбесе мине картаерга, бабай булырга ашыкма дип әрли. Мин болай ямьсездер, бәлки, әмма күңел халәтем шулай эшләргә куша.
Соңгы тапкыр кайчан еладың?
2020 елда Казандагы концертымда әти белән бергә әзерләгән «Сабыр булыйк, дуслар» дигән җырымны елый-елый җырлаган идем. Мин әле дә ватсапта әтинең аудиохәбәрләрен саклыйм. Җырга шуларны да керттек. Сәхнәдә әтинең тавышын ишеткәч, күңелем тулды, кычкырыплар елыйсым килгән иде. Ләкин сәхнәдә халык күп булгач, әни дә шунда утыргач, тыелып калдым. Сәхнә артына кергәч тә, өйгә кайткач та үксеп еладым.
Бер-бер артлы әби белән әтине югалттык. Кабат концертыма берничә көн кала пандемия башланды. Иртәгә нәрсә буласын белмибез, банкетлар өзелде, финанслар бетә башлады, бөтен планнар тар-мар килеп бетте. Күпме көч түккән концертны сентбярь аена күчерергә туры килде. Менә шулар барысы да бәреп, ургылып чыккан иде ул көнне.
«Интервьюларны сирәк бирәм», - дигәнсең бер әңгәмәңдә. Журналистларга үпкәң бармы әллә?
Фирдүс Тямаев белән Элвин Грей арасында моннан ике ел элек бер аңлашылмаучанлык чыккан иде. Шул турыда бер журналист минем фикеремне сорады. Мин икесен дә мактадым. Чыннан да, Элвин Грей - бик тырыш егет. Ул бит 12-13 яшьтән Уфа якларында зур сәхнәләрдә йөргән кеше. Үзен үстерүгә бик күп көч куйган ул.
Тиз генә күтәрелгән кеше ул тиз генә аска да тәгәри. Фирдүс тә иҗат юлын үз вакытында 15-30 кешегә концерт куеп башлады. Хәзерге популярлыгы аның зур тырышлыгы нәтиҗәсе, ул моңа бик лаек. Мин журналистка менә шул турыда сөйләгән идем, «ИлГәрәй Тямаев белән Элвин Грейдан көнләшә», -дип язып чыгардылар. Бездә бит халык язманың баш исемен укыгач, эчтәлегенә кереп тормаска да мөмкин. Фирдүс алдында да, Радик алдында да уңайсыз булды миңа бу хәлдән соң. Шуңа күрә әңгәмәләр бирергә бик яратмый идем. Әмма бүген ачылып сөйләдем.
«Бер караштан кешенең авыруын әйтеп бирәм»
Танышым Галия апа (исеме үзгәртелде) кешеләрнең авырулары булуны бик тиз генә күзаллый ала. Аның шундый искиткеч тоемлау сәләте бар. Үзенә 43 яшь. Бу сәләт нәселдән күчкән, эше күп еллар медицина белән бәйле булганга да тәҗрибә туплаган.
Кешенең авырткан урыннарын аңлау һәм тоемлау өчен кешенең үзе янында утыру кирәк икән. Шулай да, Галия апа кайбер артистларның фотоларына карап та фаразлар ясады. (Фаразларның никадәр дөрес икәнен ышандыра алмыйбыз, аларны бу шәхесләр кимсетү дип түгел, кисәтү итеп кабул итсеннәр иде дигән теләктә калабыз. Галия апа ялгыш әйткән булса, без шат кына булыр идек - редакциядән)
«Менә Салават Фәтхетдинов, мәсәлән. Аны бөтен кеше күрәдер инде. Ул шешенгәнрәк, күз төпләре шешенеп тора. Мин аның бөерләре белән проблемалар бардыр дип уйлыйм.
Данир Сабировның күңеле тыныч түгел, борчыла. Ул нәрсәдән булырга мөмкин: кеше үзеннән күпне көтә, әмма көткән нәтиҗәгә ирешә алмый. Шуның аркасында кешенең рухи чирләре килеп чыга — стресс, депрессия. Ул артык зур максат кую белән бәйле.
Ризат Рамазановның аягы авыртуы билгеле булганчы ук, мин аны уйлап йөргән идем. Аяклары белән ниндидер проблема бар кебек тоелды. Аннан соң үзе сөйләде миңа, бала чагында ук зур проблема булган икән.
Зәйнәп Фәрхетдинованың калкансыман биз белән проблемалары булырга мөмкин.
Корсагы зур кешеләргә игътибар итәм. Алар үзләре юан да түгел, ә корсаклары чыгып тора. Ул артистларда да бар. Бу кеше гел стресс халәтендә яши дигән сүз. Стресс вакытында картизол гормоны бүленеп чыга, нәтиҗәсе корсакта күренә.
Кеше усал икән, аның, гадәттә, үт куыгы белән проблема була. Үт әче бит, ул организмда җыелып тора һәм кешене «агулы» итә. Андый кеше кешеләрне яратмый, көнче була. Үт куыгы әйбәт эшли башласа, кешенең характеры да үзгәрә. Безнең якта бик күп кешеләрнең үт куыгы белән проблемалары бар.
Россия эстрадасына да күз салып алсак, анда авыруларын әйтүе авыр инде, әмма чиктән ашу да бер чир кебек. Шул ук Киркоровларны алыйк, безнең өчен алар бәхетле кебек тоелса да, аларны дөньядагы иң бәхетсез кешеләр дип саныйм. Аларны берни белән дә канәгатьләндереп булмый, шатлыклары юк. Шуның өчен барлык чикләрдән чыгалар, сәхнәгә киемсез дә чыгалар бит инде», — дип шаккаттырды Галия апа.
Язманың тулы вариантын сылтама буенча кереп укый аласыз.