Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Атналык күзәтү: Украинада һәлак булган егет, фатир бәяләренә фараз, «Челси»дагы Алсу

Бу атнада чыккан иң кызыклы, укылышлы язмаларга күзәтү.

news_top_970_100
Атналык күзәтү: Украинада һәлак булган егет, фатир бәяләренә фараз, «Челси»дагы Алсу

Түбән Кама егете Украинада махсус операциядә һәлак булды

Түбән Кама егете, 31 яшьлек Илнур Сибгатуллинның Украинадагы махсус операция вакытында һәлак булуы турында хәбәр килде.

«Илнур бик ачык, игелекле малай иде. Аны күрүгә үк күңел сөенә иде. Әти-әнисе бик яхшы кешеләр, балаларына яхшы тәрбия һәм белем бирү алар өчен ни дәрәҗәдә мөһим булуы күренә иде», — дип хатирәләре белән уртаклашты Илнурның беренче укытучысы Гөлчәчәк.

Гвардия сержанты Илнур Сибгатуллин 1991 елның 19 сентябрендә туган. 2008 елга кадәр ул Түбән Каманың 2 нче гимназиясендә укый. Аны тәмамлаганнан соң Казан югары артиллерия команда училищесына укырга керә. Әмма ике көннән соң егет үз теләге белән уку йортыннан китә. 2013 елның маенда Илнур контракт буенча хәрби хезмәткә алына, аннан соң аны Ульяновскига хәрби частькә җибәрәләр.

«Бала чакта аның хәрби хезмәткә эләгергә теләве бик күренмәде. Ул тыныч, тәрбияле, акыллы, игелекле карашлы малай иде. Моннан сигез ел элек мин аны мәктәп янында очраттым: ул шундый озын, матур булып үскән», — дип искә алды Гөлчәчәк.

Нәкъ менә шул вакытта Илнур хәрби хезмәткә керергә теләвен әйткән булган. 

«Ул вакытта миңа хәрби булырга теләвен, бу һөнәрне үзләштерергә хыяллануын әйтте. Хәрби форма аңа килешә иде», — дип сөйләде беренче укытучысы.

Илнур гаиләдә олы бала булган, энесе бар. Күптән түгел өйләнгән булган, балалары юк. 

Аны мөселман зиратындагы Геройлар Аллеясында җирләячәкләр.

Арчада яңа туган бала үлеме тикшерелә

Арча районы хастаханәсендә яңа туган бала үлеме буенча тикшерү бара. Дежур табиб урынында булмаган, шул сәбәпле тулгактан соң суы киткәч, Диана Тазова аны җиде сәгатьтән артык көткән.

Диана Тазова ире белән Биектауда яши. 2020 елның июнендә өйләнешкәннәр. Беренче балаларын көтеп, тиздән әти-әни булу хыялы белән яшәгәннәр. Балага узганчы инфекциягә анализлар биреп тә тикшеренгән, барысы да нормада булган.

Биектауда яшәсә дә, Арчада бәбиләргә уйлаган, тугыз ай буе Арча табибы күзәтүе астында булган. Анда хастаханәдә иренең апасы да эшләгәнлектән, шулай яхшырак булыр дип уйлаган.

25 февраль көнне көндез Диананың тулгаклары башлана. Ул көчәйгәннән-көчәя бара, тик аналык җиңсәсе җитәрлек ачылмый. Алты сәгатьтән, төнге унберенче яртылар тирәсендә Диананың суы киткән.

Табиб иртәнге якта гына хастаханәгә килгән, Дианага операция ясап, баланы коткарырга тырышып караганнар, ләкин инде соң булган.

— Тугыз ай буена минем йөклелек өзлегүсез узды, миндә дә, кызымда да бернинди патологияләр юк иде. Унберенче яртыда суым китте, су сарылы-яшелле, үтә күренмәле түгел иде. Аннары клизмага алып киттеләр, ләкин аналык тәки ачылмады. Бернинди дару да бирмәделәр, «авыртуны баса торган берәр укол ясарсыз, бәлки», дип сорадым. «Юк», диде. Мин акушеркага ышандым. Ул әйткән бөтен әйберне эшләп бардым. Дежур табиб бу вакытта хастаханәдә юк иде. Мин күз яшьләре белән «кесарев кисеме ясагыз, үзем таба алмаячакмын», дип елый-елый ялвардым. Ул миңа дорфа итеп: «Юк, әгәр мин караганны теләмисең икән, табибка шалтыратам, ул синең белән бүтәнчә сөйләшер», диде. Минем инде чыдарлыгым калмаган иде, ул минем тулгак вакытында аналыкны карамакчы иде. Мин хәтта аны да карата алмадым, идәндә аунадым, «тиз тор», дип кычкырды. Табиб иртәнге 8 яки 9да гына килә диде дә, юк булды.

Башта акушер төнге 2ләр тирәсендә килеп КТГ ясады, аннары иртәнге 5 нче яртыда килде. Кабат КТГ тоташтырды, баланың йөрәк тибешен эзләп, таба алмыйча, корсагымны дөбер-шатыр селкетә башлады. Аннары табибка шалтыратты. Мин инде экранда да йөрәк тибеше акрынаюын күргән идем, ул минутына 130-140 булырга тиеш, ә монда 95-96 ны гына күрдем. Табиб шул иртәнге алтынчы яртыларда килеп җиткәндер. Аппаратны үзгәртеп тә карадылар, барыбер йөрәк тибеше булмады. Аннары 15-20 минуттан табиб килеп, операциягә әзерләнергә кушты. Ниһаять дип, мин инде шатланып та куйган идем. Әнигә, иремә смс җибәрдем, мине кесарев кисеменә алып баралар, дидем. Җиделәр тирәсендә операция өстәленә яткырганнардыр.

Уннар тирәсендә палатада айнып киттем. Мин уянгач, табиблар барысы да яныма килде: дежур табиб та, мөдир дә, педиатр да, тагын кемдер бар иде. «Кулдан килгәннең барысын да эшләдек, коткара алмадык», диделәр, — дип искә алды Диана ул михнәт кичергән мизгелләрне.

Аларны иң гаҗәпкә калдырганы — шул ук көнне баланы, якыннарына әйтмичә дә, Казанга ярырга алып китүләре...

Язманың тулы вариантын сылтама буенча кереп укырга мөмкин.

Фатир бәяләре нык төшәргә мөмкин…

28 февральдә Россия Үзәк банкы ашыгыч рәвештә узган утырышында төп ставканы 9,5 проценттан 20 процентка кадәр күтәрү турында карар кабул итте. 20 процент — мондый күрсәткечнең 2000 еллардан бирле булганы юк иде. Үзәк Банк мондый карар икътисади санкцияләр шартларында финанс һәм бәяләрнең тотрыклылыгын, кешеләрдә булган акчаларның кыйммәтен саклау, гражданнарның акчаларын саклауга һәм инфляция йогынтысын киметүгә юнәлдерелгәнен әйтә.

Бу гасырда төп ставканың иң югары күрсәткече — 17 процент, ул 2014 елда кертелгән иде.

Россиядә ипотека турында закон 1998 елдан гамәлдә. Ул вакытта беренче кредитлар елына 40 процентлы ставка белән 5 елга бирелгән. Мондый мөмкинлектән кулланучылар бик аз булган.

Үзәк Банкның төп ставкасы арту кертемнәрнең һәм кредитларның процент ставкаларын арттыра дигән сүз. Икътисади күрсәткеч никадәр зуррак булган саен, банкка саклыкка салган акчаларның процентлары да арта. Ә ипотека, процентлары арту хисабына, кыйммәткәрәк төшәчәк.

РБК сайты язуынча, ипотека кредиты 24 процент тирәсе булуы ихтимал.

— Россиядә хәзер икенчел торак базары югары ипотека ставкалары басымы астында булачак һәм ел азагына кадәр бәяләр 25-30 процентка кимергә дә мөмкин, — ди «Этажи» компаниясе генераль директоры Илдар Хөсәенов.

Хөсәенов билгеләп үткәнчә, ипотеканың 14 процентлы еллык ставкасы күчемсез милек базарын шактый акрынайта, ә ставка 16дан арткач, бу базар өчен кискен шартлар дигән сүз.

«Әгәр килеп туган хәл, шул исәптән төп ставка белән дә шушы шартлар озакка сузылса, икенче һәм өченче кварталда ук күчемсез милеккә ихтыяҗ 50 процентка кимергә мөмкин. Икенчел торак базары өчен иң катлаулы вәзгыять, монда бәяләр вакытлыча 25-30 процентка төшәргә мөмкин. Бу төп ставканың артуына һәм яңа төзелешләр өчен ставкаларның аермасы фонында күзәтелергә мөмкин», — диде ул.

Эксперт сүзләренә караганда, хәзер үзләрендә булган күчемсез милекне сатып, бәясе төшкән вакытта уңайлырак торак алучылар отачак. «Яңа төзелешләр базарында хәзер барысы да хөкүмәтнең алга таба нинди чаралар күрүенә бәйле булачак. Бу базарга хәзер проект финанславына процент ставкаларын субсидияләү һәм яңа төзелешләргә ипотека кредитының ташламалы программаларын саклап калу кирәк. Бүтән очракта яңа проектлар туктаячак һәм базардан кече һәм урта төзүчеләрнең бер өлеше китәчәк, ә киләчәк төзелеш тармагы өчен бу җитди басым», — дип сөйләгән Илдар Хөсәенов РИА Новостига.

«Әдәбият ир-ат кулында булырга тиеш»

Вахит Имамов — 25ләп китап авторы, «Утлы дала» дигән тарихи романы өчен Тукай премиясе алган кеше, «Мәдәни җомга» газетасы редакторы. Аның кыю, үткен фикерләрен ишетеп, күптән интервью алырга кызыгып йөри идем. Җай чыкты — «Татмедиа”ның унынчы катына төшеп, Вахит абыйның бүлмәсендә өч сәгатькә якын сөйләшеп утырдык.

Журналистларның хезмәт хакы борчыймы сезне?

Нык борчый. Аны кычкырып әйтергә куркалар, ләкин журналистлар — бүгенге көндә иң аз хезмәт хакы алып эшләүче төркем. Совет хөкүмәте чорында гонорар әйбәт иде. Мин район газетасында эшләгәндә оклад 125 сум, шуңа өстәп 40-50 сум гонорар ала идем. Бүген андый гонорарлар юк. Без җыелышып, хөрмәтле президентыбызга хатлар да язып карадык, ләкин аны өстән аска төшерәләр дә, шуның белән вәссәлам. Бернишләтеп булмый… «Теләмәсә — эшләмәсен», — диләрдер инде. Яшь малайлар минеке кебек белемгә ия була алмый, мин 12 ел архивларда утырган кеше бит. Минем белән бүген тарихи темага фән докторлары гына бәхәсләшә ала.

Сезнең башка жанрда язып караганыгыз бармы?

Язганда иң беренче чиратта үзеңне әрнеткән тема бәреп чыга. Туктале, мин мәхәббәт турында языйм дип кенә язып булмый. Бервакыт бәхәс өчен мәхәббәт турында повесть яздым. Аны нибары биш тәүлектә язып чыктым! Дөрес, ул вакытта минем эш сәгатем 14-16 сәгать иде. Ләкин бу миңа кирәкми… Мин алай итеп бүген дә чүп-чар язып ата алам. Менә, бәхетсез кыз авырга калганын белмәде, хәзер нишләргә белми, дип кереп китеп, аны егете белән очраштыра алмыйча, тегесеннән гафу үтендермичә, күз яшьләре чыгарып, шуны 50 биткә сузып була. Ә миңа Мөхәммәт Мәһдиев сабакларны әйбәт бирде. «Беркайчан да укучы күзеннән яшь чыгарырга тырышма. Күрәм, кайчак махсус тырышасың. Әдәбият тормышның үзе кебек кырыс булырга тиеш, син шулай яз», — диде ул. Шулай акыл бирде.

Мин студент вакытта ук Мәһдиевка ике повесть укытып, аның үзәгенә үттем. Бер повестемда Мөхәммәт абый алдагы бүлекләргә ышандырып бетерү, геройның характерын ачу өчен полиция вәкиленең ришвәт алу күренешен өстәргә кушты, «матбугатта бастырып чыгаруын үз өстемә алам», дигән иде. Һәр нәрсәнең үз вакыты икән. Мин — әле 21 яшьлек малай, үзем язган әйберне үзем эшкәртергә өлгереп җитмәгән идем. Ул тәҗрибә белән, еллар үткәч кенә килә торган сыйфат икән. Шул вакытта гына син эшкәртә, кыскарта, жәлләмичә сызып ташлый башлыйсың. Мин шул вакытта, ачуым чыгып, ул повестемне мичкә яктым. Моны Мөхәммәт абый белгәч, миңа дүрт битле хат язды: «Ахмак син! Моның өчен гомерең буе үкенерсең. Ул чагыштыруларны, диалогларны мәңге яңадан яза алмаячаксың», — диде. Ул әсәр бер бәхетсез гаилә турында иде…

Үкенәсезме?

Аларның бөтенесен уйлый башласаң… Мөхәммәт абый белән бер повестьны алты сәгать тикшереп утырдык. Ул вакыт эчендә миңа өстәмә чагыштырулар куюны өйрәтеп, рус әдәбиятыннан мисаллар китереп аңлатты. Алар бөтенесе тәҗрибә, татар телен камил белү нәтиҗәсендә килә. Яшь кеше башта ук алай яза алмый. Ә Мәһдиевнең өйрәткәне дөрес. Шуңа күрә «сюсюкать» итеп, булмаган мәхәббәтне уйлап чыгарып, бармактан суырып, елап, әдәбиятны шуңа әйләндереп бетерергә ярамый. Хәзер болай да хатын-кыз әдәбиятына әйләнеп бетте безнең… Ул дөрес түгел. Әдәбият яңа буынны тәрбияләргә тиеш. Ә безгә нинди буын кирәк икәнен урам хәл итмәсен. Моны урам хатыннары хәл итәргә тиеш түгел.

Урам хатыннары дип кемне әйтәсез?

Өйдә Зифа Кадыйрованы укып, елап утырган хатыннарны әйтәм. Аны шулар хәл итәргә тырышканга бездә Шәмсетдинова, Газизова дигән хатыннар барлыкка килде, алар балаларын татарча укытуга каршы чыгып, хатлар язып ята… Алардан кем сораган? Ул бу милләт баласы икән — бетте, бу милләткә буйсынып яшәргә тиеш. Кадыйрова яшь агыза торган мәхәббәт кора, тегеләр шуны укып, уси-пуси килеп утыра.

Әдәбиятта ир-ат күбрәк булырга тиеш дисез инде?

Әдәбият ир-ат кулында булырга тиеш, бездә гомергә шулай булган. Безне элек-электән Гаяз Исхакыйлар тәрбияләгән!

Бестселлер «Гарри Поттер»ны хатын-кыз язган бит…

«Гарри Поттер» — әсәр түгел, ул брак! Ул безнең милләткә ярамый. Бөтен яктан җитеш, җидешәр мең доллар хезмәт хакы ала торган Америка, Франция, Даниягә ярыйдыр ул… Ә безнең тормышыбызны алар белән чагыштырырлык түгел. Алар машина җитештерә, без болт җитештерә алмыйбыз.

Интервьюның тулы вариантын сылтама буенча кереп укый аласыз.

Илдар Низамов белән бәхилләшү: «Ул тел сакчысы булды»

«Диванга кырын ятып, илһам килгәнен көтеп ятып булмый… Көнгә бер генә җөмлә булса да язарга кирәк…» Журналистика ветераны, тел галиме Илдар Низамовның шушы яратып әйтә торган сүзләрен шәкертләре алтын кагыйдә итеп, куен һәм күңел дәфтәренә теркәп куйган.

Коронавирус, булган чирләрен тагын да көчәйтеп, организмын таушалтып, Илдар абыйны 85 яшендә арабыздан алып китте. Матәм мәрасиме Республика судмедэкспертизасы бюросы янында узды. Илдар Низамов соңгы ике атнага якын вакыт хастаханәдә дәваланган.

Бәхилләшү чарасын КФУның милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире, профессор Васил Гарифуллин алып барды. Ул үзе дә Илдар Низамов шәкерте.

— Безне укытты, татар сөйләме фәне, стилистикадан белемнәр бирде. Бик әйбәт язучы да, публицист та, фән эшлеклесе, зур галим дә — бар яктан үрнәк булды. Диплом эшемне дә Илдар Маликович белән яздым, журналистиканың телен, стилен өйрәндем. Телнең асылын, байлыгын яхшы белгән журналистлар тәрбияләде ул, — дип искә алды Васил Гарифуллин.

Ул әле ярты айлап элек кенә сөйләшкәннәрен искәртте.

— Аңа шалтыраткач, ул гел «кирәгем чыкса, миңа йомышыгыз булса, шалтыратыгыз», дия иде. Үзенә эш кушканны көтеп тора, бик рәхәтләнеп безнең шул биремнәрне үти иде. 2013 елга кадәр кафедрада даими эшләде. Кинәт китмәде, башта ярты, аннары чирек ставкада эшләде. Соңгы ике елда эшләмәде, ләкин университет белән араны өзмәде, — диде ул.

Васил Гарифуллин Илдар аганың туган ягына да бик бирелгән кеше булганын ассызыклады.

— Туган ягында күп тапкырлар булырга туры килде. Әтнәдән бер дә аерылмады, гөмбә, файдалы үләннәр җыеп, балык тотып, җәен шунда үткәрде. Бакчасында әллә ничә төрле сорт җимешләр үстерде, җиде сортлы алмагачлары бар иде. Аны «Әтнәнең Мичурины» дип тә атыйлар иде. Туган ягына, табигатенә атап, бик күп нәсерләр язып, күп хикәяләре, тарихи повесть-романнары да танылу алды. Шуларның берсе өчен Хөсәен Ямашев премиясе лауреаты булды. Татар авазларына багышлап аерым китапчыклар чыгарырга теләгән иде, әле безгә дә дәвам итәргә туры килер аның эшен, — дип уртаклашты ул.

Илдар Низамов «Матбугат.ру» порталында махсус сәхифәсен алып барган.

— Илдар Низамов һөнәренә тугры, педант кеше, безне дә шулай эшләргә өйрәтте. Ул тел сагында торган шәхес. Соңгы язмасы бездә 10 февральдә чыккан, дәвамы бар дип куелган…тик дәвамы юк…» — ди «Матбугат.ру» порталы җитәкчесе Данил Сәфәров.

Илдар абыйның бертуган энесе Айдар абый белән яшь аермалары өч ел икән. Чыгыш ясау бик кыен булса да, абыйсы кебек үк педагог һөнәрен сайлаган Айдар абый берничә сүз әйтергә көч тапты.

— Гел аралашып яшәдек. Авылга гел кайтып йөрдек. Балыкка да бергә йөрдек. Без бит өч малай — Илдар, Айдар һәм Илгиз һәм ике кыз. Өч малай арасында иң өлкәне ул иде. Әтидән кала икенче кеше булды безгә. Хезмәт яратучан булды, көне-төне эшләде. Искиткеч намуслы иде. Туганнарының балаларын тәрбияләүдә дә аның йогынтысы зур булды. Зур рәхмәт аңа, — дип бәхилләште Айдар Низамов.

«Челси»дагы Алсу турында: «Аның трофейлары күп булачак әле»

Лондонның «Челси» командасы уенчысы Алсу Абдуллинаның әнисе: «Кызым футбол кырына дога укып чыга, мәчет төзергә тели», — дип сөйләде. Алсу — Татарстаннан Англиянең футбол командасына эләккән беренче һәм бердәнбер уенчы. Ул Азнакай районының Актүбә бистәсендә туып-үскән. Аңа 20 яшь. Алсу Англиянең «Челси» футбол командасына Россиянең җыелма командасы һәм Мәскәүнең «Локомотив»ыннан күчте.

Алсу үзе дә, аның туганнары да гади татар кызының дөньядагы иң данлыклы футбол командасына эләгүенә әле ышанып кына килә. Тиздән Алсуның Лондонда яши һәм эшли башлавына ике ай була.

Әтисе акча төрткәнгә күрә генә Алсу «Челси» командасына эләккән дигән сүзләр дә ишеттерделәр, — дип сөйли башлады Роза апа Абдуллина. — Без гап-гади гаилә. Кечкенә бистәдә яшибез, әби-бабайларыбыз да шушыннан. Иптәшем Себер якларында машинист булып эшли, мин үзем складта кладовщик. Алсу — гаиләбездә өченче бала. Ул вакытыннан алда, ике генә килограммлы булып туды. Әни кеше буларак, минем балам Лондонга ук барып җитәр, дөнья йолдызлары белән бергә уйнар дип күз алдына да китергәнем булмады.

Алсу кечкенәдән малайлар арасында булды. Алар белән футбол, хоккей уйнады, чаңгыга чыкты. «Команда җыйдым, әйдә уйнарга чык», — дип абыйсын урамда ук көтеп тора иде.

Мәктәптә укыганда да күбрәк егетләр белән аралаша иде. Урамга чыгарга кызлар керсә дә: «Ой, гайбәт сөйләшергә чыкмыйм», — дия иде.

Мәктәптә футбол секциясе бар иде, шуннан малайлар белән ярышларга йөри башладылар. Шул вакытта Алсуны күреп алдылар. Бу кыз яхшы уйный, кая да булса җибәрергә кирәк, Мәскәүдә Чертановодагы Олимпия резервы спорт мәктәбенә илтеп күрсәтегез дип киңәш иттеләр. Чертановода алдылар, ул анда укыды да, футбол белән дә шөгыльләнде. Интернатта кызлар белән яшәде.

Шулай итеп, аңа 7 сыйныфта — 14 яшендә Мәскәүгә күченергә туры килде. Ул вакытта да ирем белән сүзгә килгән булды. Кыз бала бит. Елаган чаклар да күп булды, сагыныша идек. Бервакыт тренеры да: «Елап ятсаң, чемоданыңны җый да кайт. Үзеңне дә, әти-әниеңне дә, безне дә борчыма», — дип каты әйткән. Үземә дә күз яшьләре аша: «Кайтсаң, бүтән футбол, дип авызыңны ачасы булма», — дип әйтергә туры килде. Шуннан соң барыбыз да тынычланып киттек. Алсу өчен футболның ничек кадерле булуын аңлый идем, шуңа күрә шулай әйтелде дә.

Алсуны «Челси» командасы вәкилләре бер ел дәвамында күзәткән һәм шуннан соң чакырып алганнар. Һәр футболчының агенты бар. Алсуның агенты бу хакта әйткәч, башта без дә, Алсу да ышанмадык, билгеле. «Челси»ны Алсу үзе сайлады, чөнки башка илләрдән дә чакырулар булды.

Англиядә команда да, тренер да баламны бик яхшы кабул итте. Кызым Лондонга «Ничек кабул итәрләр икән?» — дип куркып кына киткән иде. Аңа бит әле нибары 20 яшь, ул «Челси»да иң яшь уенчы.

Россиядә көнчелек бик көчле. Ә Лондонда футбол командасы кызлары кул чабып, елмаеп каршы алдылар, дип сөйләде кызым. Дөнья дәрәҗәсендәге спортчы йолдызлар булсалар да, үзләре бик гади кешеләр икән. Алсу Лондонга килгәч тә, баштарак русча, татарча сөйләшүче юк микән дип, игътибар белән тыңлап йөрүе турында сөйләгән иде. Хәзер ияләште. Алсу чит илдә уйнау, Европа дәрәҗәсендәге футбол турында һәрвакыт хыялланды. Аңа акчасы да кирәкми, ул чын футболга кызыга.

Ул футбол кырына чыкканда да догалар укый. Аның мәчет төзү хыялы да бар. Күктәкә авылы мәчетен төзекләндерү өчен акча да бирде. Һәр елны картлар йортына да ярдәм күрсәтә.

Кызым Лондонга быел гыйнвар башында күченде. Анда аңа яшәп тору өчен йорт бирделәр, аренда өчен команда түли. Анда тормыш бик кыйммәт. Алсу бер станциядән икенче станциягә хәтле транспортта йөрү өчен айлык билет алды, безнең акча белән ул 25 мең сумга чыга. Бу бер айга! Азык-төлек тә бик кыйммәт. Хәзер Алсуның үзе эшләгән акчасы үзенә җитә, безгә дә булышкалый.

— Алсу балачакта безнең командада бердәнбер кыз иде, — ди Алсуның дусты Роман Балаев. — Абыйсына ияреп йөргән шундый бәләкәй кыздан шундый уенчы үсәр дип күз алдына да китермәдек. Гадәттә, ул саклаучы урынында уйный иде. Алсу бик җитез һәм тупны да бездән тиз алып китә иде, шуңа тарткалышып та алгалый идек. Үсә төшкәч, Алсу үзе дә зуррак ярышларда уйный алуын аңлый башлады, футболда үзенең көчле булуын күрсәтте. Аның хыялы тормышка ашуга без барыбыз да шаккаттык һәм шатландык. Ул характерлы кыз, «Челси»дан да югарыракка китә ала әле ул. Аның трофейлары күп булачак әле.

Алсу Абдуллина үзе: «Минем агент «Челси“ның минем белән кызыксынун әйткәч, моны раслый торган документ килгәнче ышанмадым. Европада уйнау — максатым, зур хәрефтән язылган хыялым иде. Мондый команданың бер өлеше булуым, иң яхшылар арасында булуым һәм уйнавым белән бик горурланам. Бу тәҗрибә миңа киләчәктә дә футболда үсәргә мөмкинлек бирер. Командага мөмкин кадәр күбрәк җиңәргә ярдәм итәр өчен файдалы булырга тырышачакмын», — дип сөйләгән бер интервьюсында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100