Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Атналык күзәтү: Тукайның чәрдәкләнгән тәрәзәсе, уразага әзерлек, үлем турында сөйләшү

Бу атнада чыккан иң кызыклы язмаларга күзәтү.

news_top_970_100
Атналык күзәтү: Тукайның чәрдәкләнгән тәрәзәсе, уразага әзерлек, үлем турында сөйләшү

Винарис Ильегет: «Әнием белән тиешенчә бәхилләшә алмадым…»

Үлем түшәгендә яткан якын кешең янында үзеңне ничек тотарга? Ул соңгы көннәрендә үзен кирәкле һәм кадерле итеп хис итсен өчен нәрсәләр эшләргә?

Җырчы Винарис Ильегет ике ел элек иң якын кешесен — әнисен югалткан. Маһирә апа сигез ел дәвамында яман шеш белән көрәшкән

— Үземне көчле кеше дип саныйм. Шуңа да әни үзен авыру итеп тоймасын, исән чагында бәхетле яшәсен дип тырыштым. Борчылганымны күрсәтмәдем. Әни белән сәламәт кеше белән аралашкан кебек аралаштык. Ул үзе дә шулай яшәвебезне теләде. Авырган вакытында үзен кызгандырып, «минем хәлем авыр» дип әйткәнен хәтерләмим. Шулай да бик нык авыртынганын, аеруча соңгы көннәренең газаплы булганын яхшы тойдым… 

Әнием бөтен барлыгы белән яшәргә омтылды… Көрәште. Без дә кулыбыздан килгәннең барысын да эшләдек дип саныйм. Авыруы ачыклангач, табиблар аның нибары 2-3 ел гомере калган дип фаразлаган иде. Ә ул аннан соң да сигез ел яшәде әле. Әгәр дә шушы зәхмәт — коронавирусны йоктырмаган булса, әни бәлки бүген дә арабызда булыр иде. Ковид аркасында ул җиде көн эчендә сулды. Башта өйдә дәваланып карады, аннан хастаханәгә салырга туры килде.

Әни белән үләренә бер көн кала, аны реанимациягә күчергәч кенә элемтәгә керә алмадык. Аңа кадәр һәр көнне телефоннан шалтыратышып тордык. Үзе хастаханәгә килгән көнне үк: «Балам, мин моннан кире кайтмам инде. Бәхилләшик», — диде. Исән чыкмаячагын сизенгәндер. Ахырга таба үзе үлем темасын ачыктан-ачык күтәрергә дә курыкмады ул. Тиздән вафат булачак әнине мин юатасы урынга, киресенчә, шушы кайгы белән күзгә-күз очрашырга тиеш улына әни терәк булды. «Улым, мин үлгәч кайгырма, артык елама. Мине соңгы юлга тиешле итеп озат, туган ягыма алып кайтып җирлә. Каберемә ташны бер ел узгач, каберем утыргач кына куярсың», — диде. Үлемтекләренең кайда икәнлеген әйтте, ашларына таратасы хәерләренә кадәр әзерләп, язып калдырган булган. Барысын да үзе исән чакта аңлатып китә алды. 

Әни гомер буе минем иң якын киңәшчем иде. Соңгы көннәрендә дә тормышчан киңәшләрен кызганмады. Кайчан, нәрсә эшләргә, алда җибәргән ялгышларымны ничек төзәтергә икәнлегенә кадәр әйтеп калдырды. Чөнки әни ковид башланган гына вакытта вафат булды, аның җәсәден безгә ябык табут белән бирделәр. Шуңа күрә әни белән тиешенчә бәхилләшә алмавыбыз гына бик үкенечле», — дип сөйләде Винарис.

Ә инде якыннары үлем белән көрәшүче кешеләргә: «Авыру янәшәсендә үзегезне гадәттәгечә тотарга тырышыгыз. Авыруы турында сөйләмәгез. Бу аңа тагын аз булса да яшәр өчен көч бирәчәк», — дип киңәшләрен җиткерде җырчы. 

Үлем түшәгендә яткан кеше белән дөрес сөйләшү турында үзенең киңәшләрен психолог Гөлүсә Ахунова бирде. 

— Минем үз тәҗрибәмнән чыгып hәм психолог буларак берничә киңәш биреп үтәсем килә. Бу тема миңа бик якын. Чөнки февраль аенда 42 яшьлек бик якын иптәш кызым вафат булды. Ул озак авырды, без аның үләчәген белеп яшәдек. Мин аның белән менә шушы кагыйдәләргә таянып аралаштым. 

Беренчедән, кеше белән аның авыруы һәм авыруының нидән килеп чыкканлыгы турында сөйләшүдән курыкмаска кирәк. Ләкин сүз гел авыру турында гына да барырга тиеш түгел. Әлбәттә, үзенең диагнозын төгәл белгән, тиздән якты дөньядан китәсен аңлаган кешегә «син әле бик озак гомер кичерәчәксең» дип мотивация биреп булмый. Ләкин нинди генә очрак булса да, кешенең күңелендә өмет орлыгы калдырырга кирәк. Күп очракта кешеләр яшәүгә өметләрен югалтмыйча, намазга баса. Якын кешең белән шушы дини темаларга сөйләшүләр дә аның күңелен, җанын тынычландыра.

Шуны да өстәп әйтергә кирәк, кешенең авыру икәнен белгәч тә, аңа килеп булышырга, идәннәрен юарга, ашарына пешерергә теләүчеләр күбәеп китә. Бу һич кенә дә дөрес гамәл түгел. Әгәр авыру үз аягында йөрсә, болай итеп артык кайгыртучанлык күрсәтү аны депрессиягә генә куып кертәчәк. Ул үзен эшкә яраксыз итеп тоя башлаячак. 

Үлем түшәгендәге кеше үзенең соңгы көннәрен кичерүче, телдән язган хаста булырга да мөмкин. Сиңа җавап кайтарырлык хәлдә булмаса да, аның белән сөйләшергә кирәк дип саныйм. Чөнки барыбер «подсознание» дигән әйбер бар һәм авыру күп очракта безне аңлый да, ишетә дә, — диде Гөлүсә Ахунова.

Якыннары үлем түшәгендә булган кешеләрнең Аллаһы Тәгалә һәм авыру каршында нинди бурычлары һәм вазифалары бар? Бу турыда сөйләвен үтенеп, Арча районы Урта Курса авылы имамы Ислам хәзрәт Абдуллинга мөрәҗәгать иттек. 

— Үләр алдыннан кешегә «Лә иләһә илләллаһ» дигән иман кәлимәсен аңлатырга һәм өйрәтергә кирәк. Әлеге иман кәлимәсе: «Аллаһы Тәгаләдән башка иләһ юк, ул безләрне бар итүче, безләрне алып китүче, безләргә шушы дөньяны бүләк итүче», — дип аңлатыла. Үләр алдыннан кемнең ахыргы сүзе «Лә иләһә илләллаһ» булса, ул аның Аллаһ каршында тәүбә итүе булыр дигән Аллаһы Тәгаләбез. Туганнарыбызның җәннәттә булуын теләсәк, без аларга шушы иман кәлимәсен әйттерергә тырышсак иде, — диде Ислам хәзрәт.

Урын өстендәге кешегә авыруының җитди булуын яшерү, дөресен әйтмәү гөнаһ булып саналамы? 

Бу очракта кешенең үз-үзен тотышын карарга кирәк. Әгәр дә үлем түшәгендә яткан кеше үзенең хәлен аңларлык дәрәҗәдә икән, без аның холык-сыйфатын, бу хәбәрне кабул итә алачагын беләбез икән — әйтергә була. Әмма якыннары авыруның хәленә кереп, әйтмичә калу яхшырак дип санаган очракта, бу адым гөнаһ булып саналмый. 

Үлем түшәгендәге кешенең хәлен нинди сүрәләр җиңеләйтә ала?

Бөтен сүрәләр дә Аллаһы Тәгаләдән. Шуңа күрә нинди сүрә укысак та, савап була. «Ясин» сүрәсен уку үлем газабын җиңеләйтә. Авыру кеше янында «Мүлек» сүрәсен уку да хәерле санала. Алда әйткәнемчә, кешенең үзенә «Лә иләһә илләллаһ» дигән иман кәлимәсен өйрәтергә тиешбез. 

Аннан, әлбәттә, ике кулыбызны күтәреп, ана телебездә дога кылсак, Аллаһы Тәгаләдән гафу сорасак, хәерле була. Доганы үзебез аңлаган телдә укысак, без аны күңелебез аша чыгарып укыйбыз һәм ул кабул булачак.

Инстаграм урынына… Росграм килә 

Роскомнадзор Россиядә иң популяр социаль челтәрләрнең берсе булган Инстаграмга керүне чикләде. Бу яңалык әлеге сәхифәне кулланучыларны шок халәтендә калдырды. Махсус кушымталар куеп Инстаграмын яшәтергә тырышкан кешеләр бар әле барын. Әмма алар аша да, бу платформаның элекке кебек тулы көченә эшләмәвендә һәрберебез инанды. Караучылар күпкә азайды, бу лайклар, комментарийлар саны азаюда да күренә.

Инстаграм Россиядә ныклап 2013 елдан эшли башлады. Алмашы табылмас кебек тоелган ВКонтакте челтәрендәге яшьләрне, соңрак өлкән буын кулланучыларын да кычкыртып тартып алды ул Инстаграм. Үз вакытында бөтен танышу сайтларын алыштырган, видео-музыка тыңлау, шәхси бизнесны үстерү мөмкинлекләре биргән ВКонтакте челтәре беркөнне әби-бабайлар өчен аралашу урынына әверелеп калды. Онытылган аккаунтлар һәм төркемнәр еллар буе боегып хуҗаларын көтте.

Ә бу вакытта Инстаграм көннән-көн популярлык җыйды, кулланучыларын үзенең яңа трендлары, мөмкинлекләре белән гаҗәпләндерде. Россиядәге кулланучылары саны буенча дөньякүләм популяр Фейсбук челтәрен дә сызгыртып узып китте. 

Интернет-маркетолог Антон Трусов сүзләренчә, Россиядәге иң популяр челтәр — Инстаграм европалылар тарафыннан җиңелчә флирт, яшь кызларга фотоларын күрсәтү өчен ясалган социаль челтәр буларак кына кабул ителә.

— Әгәр дә инде синең чын социаль челтәрдә теркәләсең килә икән, киң экосистемалы Фейсбукка рәхим ит. Акыллы кешеләр белән фикер алышасың килсә, Твиттер менә дигән. Дөнья күләмендә менә шушы бүленешне күзәтергә мөмкин иде. Шуңа да Фейсбук Россиядә үзе белән кызыксынучылар аз булуын күреп аптырашта калды, аны Россиядә күтәреп алучы булмады. Үземнең дә Фейсбукта теркәлгәннәр соң: «Вертолет кабинасы бит бу. Мондагы төймә, кайсы нәрсә өчен икән?» — дип уйлаганым исемдә.

Инстаграмның интерфейсы гади, функцияләре аңлаешлы. Ә Россия халкы гадилекне ярата. Беркемнең дә катлаулы Фейсбук белән вакытын уздырып торасы килмәде. Инстаграм функцияләре артык гадиләрдән булмаган ВКонтакте кулланучыларын да тиз генә үзенә җәлеп итте, шул рәвешле соңгы җиде елда безнең илдәге иң популяр челтәрләрнең берсенә әйләнде, — ди Антон.

Бүген Инстаграм һәм ТикТокка охшашрак берничә социаль челтәр бар. «Ярус», «Лайки» һәм «Росграм».

Yarus Россия программистлары 2020 елда ясады, анда хәзер 2 млн кеше теркәлгән. Аны Фейсбук, Tik Tok һәм YouTube функционалларын берләштергән, бушлай аудио тыңлау һәм яңалыклары уку мөмкинлеге булган социаль челтәр дип тәкъдим итәләр. Соңгы араларда күпсанлы хакерлар һөҗүменә дучар булды, шул сәбәпле зур проблемалар да кичерә.

Likee күпмедер дәрәҗәдә Инстаграм һәм ТикТокны хәтерләтә — кыска видеоларны эшкәртеп кую мөмкинлеге бар. Анда 200 млн кулланучы бар.

Rossgram Россиядә 28 мартта эшли башлаячагы хакында игълан итте. Ул Вконтакте һәм Телеграмны ясаган Павел Дуровның классташы Александр Зубов ясаган дип рекламалана. Ул Инстаграмның Россиядәге аналогы булыр дип планлаштырыла. Аның дизайны да Инстаграмны хәтерләтәчәк. Анда инде ун меңләгән кеше теркәлергә теләгән, оештыручылар бер айда бер миллионнан артык кулланучы булыр дип көтә.

Интернет-маркетолог Антон Трусов бу челтәрләргә дә бәя бирде.

— Сингапурда гамәлгә куелган «Лайки» — 8 яшьтән теркәлү рөхсәт ителгән бердәнбер социаль челтәр. Балалар аудиториясе белән булса да, анда миллион язылучы җыюның бернинди проблемасы да юк. Контентны үзгәртеп, аңа игътибар итәргә була. 

Росграм турында әлегә төгәл генә берни дә әйтеп булмый. Мин анда теркәләчәкмен, әмма эшем шушы өлкә белән бәйле булган өчен генә. Ул Инстаграмның башка кулланучыларын үзенә карата алырмы, әлегә моны беркем дә белми, — диде Антон. 

«Башына типкән, аягыннан тотып идәнгә бәргән…»

Казанда яшәүче Алена Епанешникованы яшь ярымлык кызын кыйнаган өчен ирегеннән мәхрүм иттеләр. Казанның Совет районы суды шаккаткыч хәлгә шундый нокта куйды.

Узган елның декабрь башында социаль челтәрләрдә чыккан видео күпләрне тетрәндерде. Видеоязмада ана үз баласын мәсхәрәли. Башта хатын-кыз сабыйны бөтен көченә этеп җибәрә, бала шәрә килеш салкын идәнгә барып төшә. Аннары анасы баласын типкәли башлый, һәр тибүдән сабый ераккарак оча. Хатын-кызны баланың авыртудан һәм куркудан акырып елавы да туктамый. Бу хәлләрне ул үзе видеога төшергән.

«Әтиең сине тәҗрибәләр үткәрә торган куян дип уйлыймы? Әниеңне типкәләгән шикелле сиңа да тибәргә ярыймы? Синең белән берни дә булмый. Ә ул хәзер бүтән хатыннар янына барачак», — ди кызның анасы видеода. Хатын-кызның тавышыннан аның исерек булуы аңлашыла.

Епанешникова шул рәвешле иреннән үч алырга теләгән. Сабыйны мәсхәрәләгән вакытта яздырган видеосын ул иренә җибәргән. Ә ир-ат язманы ялгыш үзенең анасына җибәргән. Килененең үз-үзен тотышынан шок хәлендә калган кайнана шунда ук полициягә мөрәҗәгать итә. Баланы анадан аералар, кыз берничә айга хастаханәгә озатыла.

Хатын-кызны тоткарлыйлар һәм тикшерү изоляторына җибәрәләр. Гаепләнүчеләр эскәмиясенә ул февраль башында утырды. Аңа карата «Газаплау» һәм «Балигъ булмаганнарны тәрбияләү буенча вазифаларны үтәмәү» маддәләре буенча гаеп белдерелде.

Видео кеше арасында таралгач, гаиләне учетка бастырганнар. Күршеләренең сүзләренә караганда, ир белән хатын еш кына талашып яшәгән, хәмер кулланганнар. Кайвакыт полиция хезмәткәрләрен чакыртырга туры килгән вакытлар да булгалаган.

«Алар, гомумән, еш ызгыша иде. Бер кушылалар, бер аерылалар. Кайвакыт бөтенләй алар өйдә булмаган шикелле. Кайчагында ул ирен өйдән куып чыгара да кертми. Миңа калса, бу юлы да шундый хәл булган. Бәлки, ул әнисе янына киткәндер, ә баласын хатыны алып калгандыр», — дип сөйләде гаиләнең күршесе.

26 ноябрь көнне гаиләдә янә җәнҗал чыга. Бу турыда киленен гаепләп полициягә гариза язган каенана Лола Хәмзаева сөйләде. Аның сүзләренчә, Епанешникова ул көнне иренең телефонында чит кызлар белән язышулар тапкан. Җәнҗал чыккан, ир хатынын кыйнап чыгып киткән. Ирен кайтару өчен Епанешникова кызын ничек кыйнавын видеога төшереп җибәргән. Әмма ирдән бернинди дә җавап килмәгән.

«Аның йөзе, башы кара көйгән иде. Улым аны кыйнаган һәм Чистайга балык тотарга киткән. Һәрхәлдә, ул миңа шулай диде. Ничек шулай эшләргә була? Кеше кыйнарга һәм тынычлап балык тотарга китәргә, бигрәк тә шундый видео күргәннән соң», — дип сөйләде Лола Хәмзаева.

Хәзерге вакытта кызның әтисе ата-ана хокукларында чикләнгән, ә ана хокукларыннан мәхрүм ителгән.

Иректән шартлы рәвештә мәхрүм итү турында сүз алып барылмавы хөкемдарның беренче сүзләреннән үк аңлашылды. Сабыйның тәненә һәм башына күп санлы сугулар, этеп җибәрү, балага әйтелгән сүгенү сүзләре — кызның ничек кыйналуы турында ишеткәннән соң залда утыручыларның йөзе үзгәрде. Кызның анасы бөтенләй дә бернинди хис күрсәтмәде.

«Епанешникова кызны балконга чыгарып җибәргән һәм шунда ябып куйган. Аннары ул бала янына кире килә һәм сигез тапкыр сабыйга суга. Шуннан соң ул кызны этеп җибәрә, бала егыла һәм башын идәнгә бәрә. Епанешникова баланың башына, гәүдәсенә һәм аяклары арасына тибә. Аннары ул кызны аягыннан тотып күтәрә һәм идәнгә бәрә», — дип укыды хөкемдар карар игълан иткән вакытта.

Суд карары буенча Епанешникова дүрт елга гомуми режимлы колониягә озатылды. Суд аны «Газаплау» маддәсе буенча гына гаепле дип тапкан. Хәзер бала әбисе Лола Хәмзаева тәрбиясендә. Ул кызның үзен яхшы хис итүе, балалар бакчасына йөрүе, сөйләшә башлавы турында сөйләде. Әмма кыз белән һаман да психологлар эшли.  

Тукайның чәрдәкләнгән тәрәзәсе

Бөек шагыйребез туган көне алдыннан бер күңелсез хәбәр. Тукай яшәгән «Болгар» номерлары урынында салынган бинада Тукай экспозициясе юкка чыккан. «Татар-информ»ның мәдәният күзәтүчесе Рузилә Мөхәммәтова моның сәбәпләрен ачыклады.

Элеккеге «Болгар» кунакханәсе урынында салынган бинада Тукай яшәгән кырыгынчы бүлмәне сурәтләгән «Безнең өчен мәңге изге йорт…» дип аталган витрина-экспозиция эшләми башлаган. Чөнки витрина-экспозициянең тәрәзәсе чәрдәкләнеп ватылган. Тәрәзәгә беркетелгән игъланда «техник сәбәпләр аркасында» «Безнең өчен мәңге изге йорт…» дип аталган экспозициянең вакытлыча эшләмәве хәбәр ителгән.

Татарстан урамы, 14/59 йорт адресы белән урнашкан бинадагы әлеге экспозициянең гомере дүрт елга гына җитте. Иң аянычы — аның эшләми башлавы турында беленми дә калган. Безнең хәбәрчебез әлеге чәрдәкләнгән тәрәзәне очраклы гына күреп ТР Милли музеена запрос юллады.

«Бүлмәне эчке яктан караганда ике катлы пыяла пакетның эчке ягында күп чатнаган урыннар булуы ачыкланды. Бу бинаның утыруы белән бәйле дип фаразлана. Тәрәзә алыштырылгач һәм музей предметларының сакланышын тәэмин итү өчен бүлмә тулысынча тикшерелгәннән соң экспозиция яңартылачак», — дип җавап килде ТР Милли музееннан.

Рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, Яңа елга кадәр әлеге тәрәзәне алыштыру өчен 65-80 мең сумлап акча кирәк булган. Ләкин ниндидер сәбәпләр аркасында эш сузыла килгән. Музейның тәрәзә төзекләндерергә акча таба/җиткерә алмавы кызганыч. Югыйсә, ул вакытта әле финанс мәсьәләләре белән эш җиңелрәк тора иде. Акча табалмаган икән, ни өчен музей акча булмавы турында чаң сукмаган? Ни өчен музей акт төзү белән чикләнгән? Аларга бүлмәне тәртипкә китерергә нәрсә комачаулаган?

Әгәр бина утырып тәрәзә ватылган икән, бу проект кимчелекләре булуын аңлатмыймы? Музей проект ясаучы һәм бинаны төзүче компанияләр белән элемтәгә кергәнме? Сүз уңаеннан, бинаны МФК «Ершовский» төзегәнлеге билгеле. Бу оешманы гамәлгә куючыларның берсе булып «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыяте санала.

Әлеге экспозициягә бәйле сорауларны редакция Мәдәният министрлыгына юллады. Чөнки музейдан килгән хатта экспозиция яңартылу вакыты турында ачык мәгълүмат юк иде. Ә Тукайның туган көненә вакыт аз калып бара — бер ай да ике көн!

ТР Мәдәният министрлыгы әлеге ватык тәрәзә һәм җыеп алынган экспозиция турында бөтенләй белмәгән булып чыкты!

ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин да, министрлыкның музейлар белән эшләүче бүлеге дә, министрлыкның массакүләм матбугат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек итү бүлеге дә бу хакта редакция хәбәр иткәч кенә ишетте. Мәдәният министрлыгы бу мәсьәләне үз контрольлегенә алачак. Димәк, Тукай туган көнгә кадәр аны төзәтеп, экспозиция торгызылырга мөмкин.

«Татар-информ» әлеге экспозиция төзекләндерү мәсьәләсен белешеп торачак.

Сүз уңаеннан, бездәге мәгълүматлар буенча, бина хуҗасы белән музей арасындагы килешүләр буенча махсус истәлек тактасы да куелырга тиеш булган. Ләкин рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, музей аны куя да алмый, чөнки бинаның конструкциясе андый мөмкинлек бирми. Бәлки бу мәсьәләгә җәмәгатьчелекнең, бигрәк тә, ТР Язучылар берлегенең дә игътибары кирәктер. ТР Мәдәният министрлыгы истәлек тактасы темасын да күз уңында тотачак.

Уразага ничек әзерләнергә?

Мөселманнарның ел буена сагынып көткән ае — Рамазан ае башланырга санаулы көннәр калып бара. Быел ул 2 апрельдә башланачак. Рамазан ае — Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен өмет итеп, хәрәм әйберләрдән читләшү, хәтта хәләл булган әйберләрдән дә, мәсәлән, су һәм ризыктан тыелу ае.

Рухи яктан әзерлек. Безгә ихластан тәү­бәгә килергә, истигъфар кылырга кирәк. Аллаһы Тәгаләдән гөнаһларыбызны ярлыкауны сорыйк. Ягъни, узган елларда кылган гамәлләргә карап, үзебезгә-үзебез анализ ясыйбыз. Кешеләрне рәнҗетмәдекме, нинди кимчелекләр булган, тотмый калган уразаларыбыз юк микән?

Дога кылу. Аллаһы Тәгаләдән Рамазанны сау-сәламәт, аек акыл һәм ныклы иман белән каршы алуны, изге эшләр башкаруда, Аңа гыйбадәттә булуда ярдәм итүен ялварып сорыйк. Сәхабәләребез дә Раббыбыздан шулай сорап ялварганнар.

Рамазан ае якынлашканга сөенү. Озак күрмәгән туганыңа сөенгән шикелле: «Рамазан килеп җитә», — дип куану шулай ук безнең калебтә булырга тиеш. Чөнки бу айда Аллаһы Тәгалә мөэмин-мөселманнарга шулкадәр күп саваплар бирә, ул савапларның микъдарын, никадәр күп булуын Аллаһы Тәгаләнең Үзеннән башка берсе дә белә алмый. Рамазан ае мөселман халкы өчен рәхмәт аедыр. Бу айда Коръән иңгән.

Эшләрне төгәлләү. Иң беренчесе — узган елны төшереп калдырган ураза көннәрен Рамазан җиткәнче тотып бетерү. Әгәр дә узган елны ниндидер сәбәп аркасында Рамазан аенда ураза тотмаган көннәрегез калган икән, аларны башка көннәрне тотып бетерергә кирәк. Шулай ук Рамазан аенда гыйбадәт кылырга комачаулый торган барлык эшләрне дә изге ай башланганчы тәмамлап куярга тырышырга кирәк. Бу безгә Рамазан аена тиешенчә игътибар биреп, файдалы һәм изге гамәлләрне вакытында башкарырга, барысына да өлгерергә ярдәм итәчәк.

Гыйлем туплау. Рамазан ае турында бе­лем­нәрне арттырыйк. Бу безгә бөтен гый­бадәтләрне дә дөрес итеп башкарып чыгарга ярдәм итәр. Гыйлемнәребезне яңартыйк, дини китаплар күбрәк укыйк, имамнарга үзебезне борчыган сорауларны биреп һәм аларга җаваплар алып, тынычланып, изге айга килеп керик. Өйдәгеләргә ураза тотуның фазыйләтләре турында аңлатыйк. Бу балаларыбызны кечкенәдән иманлы итеп үстерергә ярдәм итәчәк. Раббыбыз ирләрне гаиләдә баш итеп куйды. Шуңа күрә, Рамазанга үзе генә түгел, ә бөтен гаиләсен әзерләү ир-атлар өстендә. Хатынына, аңлый алу яшендә булган балаларына вәгазьләр сөйләү, дәресләр бирү — һәр мөселманның вазифасы.

Шәгъбан аенда ураза тоту сөннәт. Пәй­гамбәребез (с.г.в.с.)нән: «Рәсүлебез, син башка айларда шәгъбан аендагы кебек ураза тотканыңны күргән юк», — дип сорагач, ул: «Шәгъбан ае шундый ай — ул рәҗәб белән Рамазан арасында килә. Кешеләр аны игътибарсыз калдыралар. Ләкин бу шундый ай, бу айда безнең кылган гамәлләр Аллаһы Тәгалә хозурына күтәрелә. Ураза тоткан хәлдә гамәлләремнең Раббым каршысына күтәрелүенә мин сөенәм», — диде.

Рәсүлебез мөмкинлеге булган һәр кешегә шәгъбан аенда ураза тотуны сөннәт итә. Нәфел уразалар белән мавыгып, фарыз уразаны тота алмаслык хәлгә җитәргә тиеш түгелбез.

Коръән уку. Галимнәребез: «Шәгъбан ае — Коръән уку ае», — дип әйткәннәр. Мө­селманнар Рамазан аенда өстәмә намазларда уку өчен алдан ук Коръән сүрәләрен өйрәнәләр, кабатлыйлар.

Ниятләп кую. Ниятең нинди — әҗере шундый. Төп ният — Аллаһы ризалыгы өчен фарыз гамәлне үтәү — ураза тоту. «Тотып булырмы, кыен булырмы», — дип шикләнмик. Көн озын була дип тә борчылырга кирәкми. Аллаһы Тәгалә җиңеләйтүче ул. Ул үзе ярдәм итә.

Рамазан — ул форсат. Бик күпләр шушы Рамазан аена ирешергә, уразасын тотарга, Коръән укырга, намазларын укырга, сәдакаларын бирергә, изгелекләрен арттырырга теләр иде, әмма күз алдыгызга китерегез: ничәмә-ничә кардәшебез узган Рамазаннан соң бакыйлыкка күчте.

Рамазан гыйбадәтләрен калдырмыйк. Аның нигъмәтләрен әрәм итмик. Рамазанны исән-сау килеш каршы алып, аны ураза тотып, гыйбадәтләр кылып үткәреп, гаеттә очрашу насыйп булсын. Рамазанда кылган изгелекләребезне ел дәвамында туктатмыйча, бөтен тормышыбызны күркәм бер гыйбадәт итә алсак иде. Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны кабул итсен.

Гөлназ Асаева операциядән соң: «Үләрмен дип курыккан идем»

Җырчы Гөлназ Асаеваның җитди операция кичерүе турында язган идек. Операциядән соң хис-кичерешләре белән җырчы телеграм каналында уртаклашкан. Бу турыда «На земле Салавата» газетасы яза.

«Хастаханәгә барам, бик нык куркам. Ниндидер җитди әйбер булуын тоям. Бәлки, мин артыгын борчыламдыр, әмма шулай да… Интуициям мине беркайчан да алдамады», — дип сөйләгән Гөлназ виртуаль дусларына.

Гөлназның борчылулары юкка булмаган. Җырчыга «нежелательное новообразование» (шеш) диагнозы куйганнар, операция ясаганнар. Җырчы операциянең уңышлы узуын сөйләгән.

«Барысы да әйбәт узды. Хәзерге вакытта наркоздан чыгам. Үләрмен дип курыккан идем», — дип язган җырчы.

Аңа кадәр Гөлназ үзен начар хис итүгә зарланган булган. Тикшеренүләрдән соң җырчының йөрәге белән проблемалар булу ачыкланган, анемия диагнозы да куйганнар, дип хәбәр итә газета.

Рассада нечкә булып озынлыкка үсеп утырмасын өчен нишләргә?

Рассада озын булып үсмәсен, сабагы калынайсын өчен нишләргә? Бу хакта киңәшләр сайтында яздылар. Юан һәм кыска рассада яхшы уңыш китерә.

Яшь рассада юан булсын өчен, орлыклар шытып чыккач, бер атнадан аларга бал белән ашлама сибәргә кирәк.

Балда витаминнар күп була. Аны үсемлекләр бик яхшы үзләштерә. Бал составындагы фруктоза һәм глюкоза энергия чыганагы була.

1 литр җылы суда 1 бал кашыгы балны эретегез. Бу ашламаны рассадага өйдә үскәндә 3-4 тапкыр сибәргә була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100