Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Атналык күзәтү: аракы эчеп агуланучы яшьләр, Разил Вәлиевнең ачылуы, метеорит төшү

«Интертат»та бу атнада чыккан иң укылышлы, иң кызыклы язмаларга күзәтү.

news_top_970_100
Атналык күзәтү: аракы эчеп агуланучы яшьләр, Разил Вәлиевнең ачылуы, метеорит төшү

«Башларына бер-икене бәрәсе дә кадыйсы…»

 «Роснефть» вице-президенты, Россия журналисты һәм телевидение алып баручысы Михаил Леонтьев коронавирустан прививка ясатмаганнарны сарыклар белән чагыштырган. Видеоязма социаль челтәрләрдә таралган.

Бу сүзләр «Вести FM» эфирында әйтелгән. Михаил Леонтьев коронавирустан вакцинация темасына тукталган.

«Сез сарыкларны көтүдә мөстәкыйль йөрергә инандырырга телисез, ләкин көтүчесез көтеп тә булмый аларны. Безнең закон нигезендә сайлап куелган дәүләт хакимияте бар һәм алар шул сарыкларның сәламәтлеген кайгыртырга бурычлы.

«Тотарга да кадарга иде, башка бер-икене бәрәсе дә кадыйсы. Шуның белән шул. Әллә нинди мәгънәсез локдауннар… Локдаун түгел, даун гына инде бу. Нәкъ даун! Сарыклар бит инде! Нәрсә көтәргә инде алардан! 70 проценты вакцинацияләнмәгән. Телим икән, мәсхәрәлим», — дигән ул.

«Роснефть» вице-президентының әлеге сүзләре халыкта ризасызлык тудырды, соөиаль челтәрләрдә аңа бер юньле сүз язмадылар

 «Әнине бер минутка кайтарып торыгыз. Саубуллашырга…»

«Гадел әңгәмә» проектына «Китап» радиосы башкарма продюсеры, радио алып баручысы Лилия Кадырова кунакка килгән иде. Интервью вакытында Лилия әнисен югалту ачысы турында күңелгә үтәрлек итеп сөйләгән. Менә әңгәмәнең бер өлеше.

Быел син иң якын кешең — әниеңне югалттың… Бу авыр хәбәрне кем әйтте?

Моргтан шалтыраттылар. Йөрәге туктаган. Соңгы арада без аның белән сөйләшкән идек. Ул шалтыратып: «Авырып торам», — дип кенә әйткән иде. Ләкин бик җитди түгел иде авыруы.

Шул вакытта әниеңә әйткән соңгы сүзләреңне хәтерлисеңме?

Юк, хәтерләмим… Озак кына сөйләштек. «Хәлем авыррак әле, авырып торам, — диде дә… Бетте… Истә түгел шул. «Пока-пока», — шулай булгандыр инде.

Моргтан сиңа шалтыратып әйткәч, ниләр кичердең?

Белмим, бу нормаль күренешме икән инде… Акылдан шашмас, үзеңне югалтмас өчен, мондый борылышларга әзер булырга кирәк дип әйтәм. Әлбәттә, көтеп яшәргә түгел. Ләкин һәрберебезнең шунда китәсен белеп, әз генә булса да кайчакта уйланып, әзер булырга кирәктер.

Шалтыраттылар… Башта аңламыйсың, бер секунд аңламыйсың. Шул бер-ике секунд үткәч, бөтен әйберне дә аңлыйсың. Шок хәле түгел иде миндә. Баш мием белән нәрсә булганын аңлый идем мин. Все, бетте… Минем өчен дөнья туктады…

Мин эштә идем ул вакытта. Акырып елап җибәрдем. Әтигә, абыйга, апаларга шалтыраттым. Аннары кайтып киттем.

Метродан өйгә кадәр ике тукталыш барасы. Мин шунда өч тапкыр чүгәләп утырып еладым. Утырырга урындыклар юк, ә мин бара алмыйм. Чүгәлим дә елыйм, чүгәлим дә елыйм…

Шул вакытта үзеңнең дә яшисең килмәгән чакларың булдымы?

Юк, андый уйлар юк иде. Анда: «Әнине бер минутка кайтарып торыгыз. Саубуллашырга…» — дигән бер генә теләк иде. Кайттым да, Чаллыга кайтырга дип әйберләрне җыям. Чаллыда яшәде бит инде әни. Абыйлар килеп алырга тиеш иде. Мин шунда утырам, ә башымда бер генә сорау: «Ни өчен мин һәм минем әни?» Аллаһы Тәгаләдән сорадым. Җавап булмады, кызганыч…

Ләкин мин моны хәзер аңлыйм. Шулай булырга тиештер инде. Димәк, шулай әнисез яшәргә тиеш кешедер инде мин…

Синең: «Телевизордан да әнинең яраткан җырлары кинәт кенә уйнап китә», — дип әйткәнең булды.

Әйе. Мин өч көн үтүгә эшкә чыктым. Чөнки өйдә утырсам, бетәчәгемне белдем. Ләкин эштән кайтып, бер ай тирәсе көн дә идәнгә ятып елый идем. Аннан соң үземә: «Булды, үзеңне бетерергә ярамый болай», — дип елаудан туктадым. Әлбәттә, син ул вакытта бераз онытыла башлыйсың, эшкә кереп китәсең, тегене-моны эшлисең. Шул вакытта каяндыр һич көтмәгәндә әни белән бәйле әйберләр килеп чыга иде. «Онытма, исеңдә тот», — дигәнне аңлатамы икән инде ул?.. Бәлки, дога укырга кирәк булгандыр.

Иртән торып елый идем дә, мәчеткә бара идем. Аннан кеше булып, аңыма килеп чыга идем. Иң зур терәк дин булды. Башкача булмыйдыр ул.

Казанда яшьләр метил спирты эчеп агуланды

Казанда 18-22 яшьлек яшьләр метил спирты белән агуланган. Биш литрлы савытта сатылган агу — ароматизаторлы яшел төстәге сыеклыкны бер егетнең туган көненә сатып алганнар. Өч кыз реанимациядә ята. Агуланган яшьләр турындагы хәбәр 16 ноябрь көнне таралды. Казанның 7нче санлы шәһәр хастаханәсенә бер-бер артлы унбер кеше эләккән, соңрак тагын ике студентны китергәннәр.

 «Метил спирты организмга эләксә, үлемгә китерә алырдай синтез башлана. Пациент, хәтта исән калса да, сукырлык буенча инвалид булып калырга мөмкин. Бу вакытта күзнең күрүе кире беркайчан да кайтмаска мөмкин. Шулай ук бөергә зур зыян килә. Гомерлек бөер чире дә инвалидлыкка китерә ала. Шулай ук яшьли авыр дәрәҗәдә агулану баш мие кан әйләнешенең бозылуына — инсультларга да китереп җиткерергә мөмкин», — дип сөйләде ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы Алия Насыйбуллина.

Хастаханәгә эләккән унөч кешенең унбере Башкортстанда туып-үскән, хәзерге вакытта алар Казанның төрле югары уку йортларында белем ала. Алар барысы да бер егетнең туган көненә җыелган. 15 ноябрьдә туган көне булган егетнең исеме Александр булырга тиеш. Аның социаль челтәрдәге сәхифәсендә күренгәнчә, ул хәзер Казанда яши. Стәрлетамак шәһәрендә туган.

Зыян күрүчеләр табибларга туган көндә 19 кеше булуын сөйләгән. Алар Салмачыда арендага алынган коттеджда бәйрәм иткән.

«Ирис тәме килә торган яшел төстәге аракы эчтек. Биш литрлы баллонны кеше кулыннан алдык», — дип сөйләгәннәр яшьләр.

Хәзерге вакытта егет-кызлар бәйрәм иткән коттеджда тикшерү бара, урында хокук саклау органнары хезмәткәрләре эшли. Социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда балаларга суррогат алкогольне кем сата алуы турында беренчел мәгълүмат пәйда булды инде. Аның исеме Ринат, аңа 22 яшь. Бүгенге кичкә кадәр аның социаль челтәрдә сәхифәсе бар иде, хәзер ул бетерелгән. Әлеге фаҗигагә катнашы бармы-юкмы икәнен якын арада хокук саклау органнары хезмәткәрләре ачыклар.

Медиклар мәгълүматларына караганда, реанимациядәге өч кызның күзләре начар күрә башлаган. Аларны күз табиблары караган, күрү нервы шешә башлаган. Калганнар хәлсезлек, күңел болгану, косу, эч авыртудан зарлана. Болар барысы да метил спирты белән агулану билгеләре.

«Иң беренче булып килгән кызларның берсе бик авыр хәлдә, аның буенча фаразлар ясау бик авыр. Беренче иң авыр вакыт — 48-72 сәгать: әгәр хәле тотрыклыланса, без уңай нәтиҗә турында сөйли алачакбыз. Реанимациядә булган тагын ике кыз авыр хәлдә, әмма хәлләре тотрыклы. Алар белән, мөгаен, бар да яхшы булыр», — диде Алия Насыйбуллина.

Бу хәлнең сәбәпләре турында «Татар-информ» агентлыгына Федераль һәм төбәк алкоголь базарларын тикшерү үзәге директоры Вадим Дробиз сөйләде.

 «Бөтен Европа өч евро чикләрендә шәраб эчә. Бу гадәти арзанлы виноград шәрабы. Әгәр бездә виноград шәрабының шешәсе 25 сумга сатылса, беркем дә агу эчмәс иде», — дип шәрехләде Вадим Дробиз. Аның сүзләренә караганда, легаль булмаган хәмергә бәйле вәзгыятьне контрольдә тоту файдасыз. Соңгы елларда Россиядә эчкече булмаган, эшкә яраклы күп гражданнар агуланып үлә, ди ул.

P.S. Язманы әзерләгән вакытта агуланучыларның берсе — Анастасия Прокудина вафат булуы турында хәбәр иттеләр. Настя Башкортстанда педиатр булырга укыган, Казанга дустының туган көнен бәйрәм итәргә килгән.

Татарстанда метеорит күргәннәр

17 ноябрь кичендә Татарстанның, Чувашия, Марий Эл, Удмуртиянең кайбер районнарында яшәүчеләр күктә «шартлау» күрә. Караңгы күктә кисәк кенә якты шар барлыкка килә, ул очып үткәч, күк кабат караңгы булып кала.

«НЛО» дип шаяртып язалар социаль челтәрләрдә. Кайберәүләр шартлау тавышын да ишеттек ди.

Җир шары 30 ноябрьгә кадәр Леонида метеор агымына кергән, 17 ноябрьдә бу агымның уртасына туры килә. Шуңа ул вакытта метеоритлар, татарча әйтсәк, йолдыз атылу күренергә мөмкин.

Йолдыз атылганны язучы Зиннур Тимергали дә күргән. «Арча белән Мари Республикасы чигендә метеорит шартлады. Борчылмагыз, минем башка төшмәде», — дип шаяртып яза ул.

«Нинди метеорит?! Сезгә күк капусы ачылган бит!!! Белми калгансыз!» — дип җавап биргән Нәзифә Кәримова.

«Марсианнар безнең бай һәм изге Татарстанны яулап алырга телиләр! Безнең пенсияне һәм минималканы кесәләренә салырга уйлаганнар! Ләкин безнең баш командующий дошманнарга юл бирмәгән!!!» — дип киная белән язып куйган Рамай Юлдашев.

«Бизнес-онлайн» мәшһүр башкортлар исемлегенә ник татарларны керткән?

«Интертат» электрон газетасы Башкортстанның төрле район-шәһәрләрендә дөньяга килгән танылган татарларның исемлеген тәкъдим итте. Әлеге исемлеккә мәдәният, әдәбият, фән, спорт өлкәсендә дан казанган, шулай ук сугышчан батырлыклары белән легендага әверелгән шәхесләрнең исемнәре кертелде.

«Интертат» принцибы — бу шәхесләрнең татар булуы яки инде чыгышы белән татар булуы (Әйтик, үзен башкорт халык әдибе дип таныткан Мостай Кәрим татар авылыннан, үзен соңрак башкорт дип атаган Шәехзадә Бабич татар авылында туа, «татар телем» дип шигырьләр яза, Миңнегали Шәйморатов документларда үзен татар дип күрсәткән, Әхмәтзәки Вәлиди үзенең милләтен революциягә кадәр «Татар-башкорт» дип күрсәткән һ.б.

«Интертат» әзерләгән бу исемлек шактый дәгъвалар тудырды. Татар шәхесләре исемлеккә кертелгәннәр арасында мәшһүр татарларның барысы да юк дисә (чыннан да, бу исемлеккә бөтен кешене дә кертеп бетереп булмый), башкорт милләте вәкилләре исә кайбер шәхесләрнең татар булуына шик белдерде.

Халык фикере һәм фәнни чыганакларга нигезләнеп, әлеге исемлек алга таба да тулыландырылачак. 

«Бизнес-онлайн» электрон газетасының атаклы башкортлар исемлеге җанисәпнең соңгы көннәрендә чыкты һәм кайбер татар җәмәгатьчелеге вәкилләрен гаҗәпкә калдырды.

«Бизнес-онлайн» сайтында «Сугышчылар, фетнәче-шагыйрьләр һәм артистлар: башкорт дөньясының топ-50 герое» дигән мәкалә дөнья күрде. Сүз дә юк, тугандаш халкыбызның легендасына әверелгән, аның милли-мәдәни үзаңын үстерүдә алдынгы рәтләрдә торган шәхесләр исемлеген тәкъдим итү, безнең карашыбызча, мактауга лаек гамәл. Әмма газета милләте бәхәсле кешеләрне тулысынча башкортлар дип атаган, алай гына да түгел, мәшһүр башкорт шәхесләре исемлегенә үзләрен чеп-чи татар дип санаучы кешеләрне дә керткән.

Топ-50 башкорт арасында Гази Заһитов, Батырша, Айдар Галимов, Тәлгать Таҗетдин, Земфира Рамазанова, Мәҗит Гафури кебек шәхесләр бар. Айдар Галимов, Тәлгать Таҗетдин, Земфира Рамазанованың беркайчан да үзләрен башкорт дип әйткәне юк, башкорт җәмәгатьчелеге дә аларны татарлар дип белә. Гази Заһитовның да авылы татар авылы буларак билгеле, ул авылда әле дә татарлар яши.

«Бизнес-онлайн» бу исемлекне чыгарганнан соң, газетаны социаль челтәрләрдә ачыктан-ачык провокациядә гаепләүчеләр дә булды.

 «Бизнес-онлайн» газетасындагы 18 октябрь көнне чыккан тагын бер язма безне шактый аптырашта калдырды.

Халык санын алу турындагы фикерләрен тәкъдим иткәндә, язма авторлары татар халкы турында ниндидер бер җансыз әйбер турында сөйләгән кебек яза.

 «Казан белән Уфага төньяк-көнбатыштагы шартлы 100 мең кеше өчен көрәшергә кирәкме икән? Бәлки, киресенчә, Татарстанга „туганнарына“ терәк булырга һәм саннарын арттырырга ярдәм итәргәдер? 100 меңгә арту яки кимү, татарлар өчен картинаны артык үзгәртмәячәк. Аның каравы, бу күршеләр белән килешү өчен чираттагы адым булып тора алыр иде. Милли күзлектән караганда, татар һәм башкортларның максатлары учпочмак һәм өчпочмак формасы кебек үк охшаш», — дип анализлаган язманың авторлары. 

Алар фикеренчә, башкорт халкына 100 мең татарны «бирү» безгә берни тормый икән. Үзләреннән сорамыйча, милләтен сайлау хокукы бирмичә, халыкны башка халыкка «бүләк итеп» буламы? Әйдәгез, өләшик соң, алайса. Бәлки башка халыкларга да баш санын арттырырга ярдәм кирәктер? Тагын кемнәрнең саны аз әле анда, диясе килә.

Без халык санын алуның максималь рәвештә гадел үтүенә, нәтиҗәләренең дөрес булуына омтылырга тиештер бит. Халык санын алуның иң кызган чорында мондый рухтагы язмалар ачыктан-ачык провокация була түгелме?

Әлеге сорауларны без «Бизнес-онлайн» газетасының гамәлгә куючысы Рәшит Галләмовка бирдек. 

Иң беренче чиратта, Рәшит Замирович безгә газетада басылган башкорт шәхесләре исемлеген әзерләүдә катнашы булмавын һәм язмага кагылышлы сорауларны аның авторларына юллавын хәбәр итте.  

Рәшит Замирович сүзләренчә, аның җанисәп, татар-башкорт мөнәсәбәтләренә карата шәхси позициясе тулысынча «Бизнес-онлайн» позициясе белән туры килә. Аның фикеренчә, язмаларның асылы түбәндәгедән гыйбарәт: 

«Татарлар һәм башкортлар — ике тугандаш халык (асылда бер халык). Ике туганга, халыкны көлдереп, кеше алдында җәнҗал чыгарып ятарга кирәкми. Бөтен мәсьәләләрне гаилә эчендәге кебек бер-береңә мәхәббәт белән, стратегик мөнәсәбәтләргә зыян салмыйча гына хәл итәргә кирәк».

«Бизнес-онлайн» редакциясенең җавабы да озак көттермәде. Әйтергә кирәк, әлеге сораулар җибәрелгәннән соң, электрон газета тәкъдим иткән исемлек «Топ — 50 башкорт» дигәннән «Башкорт халкы горурланучы топ — 50 шәхес» дип үзгәртелде.

«Язмада сүз башкорт этносы турында түгел, ә киңрәк күзаллауда — башкорт дөньясы турында бара. Язма да шулай дип атала, инфографикада җибәрелгән төгәлсезлек төзәтелде», — диелгән иде редакциянең «Интертат”ка җибәрелгән җавабында

Разил Вәлиев: «Акланасым да, аңлатасым да килми…»

Журналист Рузилә Мөхәммәтова язучы Разил Вәлиевтан интервью алды. Менә әңгәмәдән бер өзек.

Разил абый, бу сорауны бирмәсәм дөрес булмас. Тел вазгыяте калкып чыкканда депутат идегез һәм сезне әлеге сессиядә туган телебезне якламауда гаепләүчеләр, яисә шулай күрергә теләүчеләр булды. Татар тарихында шулай калмаммы дигән борчу юкмы? Акланасызмы, аңлатасызмы?

Акланасым да, мине өнәмәүчеләргә аңлатып торасым да килми. Дөрес, алар күп түгел, әмма бар һәм булачак. Гафу итегез, мәсәлән, сезгә дә бөтен кеше гел елмаеп тормыйдыр. Язмаларыгыз шактый усал, төртмә телле бит… Туфан ага андыйларны «пеләш баштан бет эзләүчеләр» дип атый иде.

Чөнки депутат булып эшләү дәверемдә Дәүләт Советында туган телебез өчен ничек көрәшкәнемне һәм аның өчен башыма ничәмә-ничә мәртәбә тукмак төшкәнен үзем һәм якын дусларым, фикердәшләрем генә белә. Теләгән кешеләр бу хакта Туфан Миңнуллин һәм Фәндәс Сафиуллин, Миркасыйм Госманов һәм Индус Таһиров язмаларына, чыгышларына мөрәҗәгать итә ала. Кем ничектер, ә мин үзем аларга ныграк ышанам.

Тел вазгыяте ул сессиядә генә калкып чыкмады. Туган телебез язмышы турында минем аңа кадәр дә парламент мөнбәреннән әллә ничә мәртәбә чыгышлар ясаганым булды. Бу мәсьәлә мине борчымыйча кала алмый иде. Сибгат ага Хәкимнең бер сүзе бар: «Белгәннәр тик тора, белмәгәннәр сөйли», — дигән иде ул. Бездә күбрәк белмәгәннәр сөйли.

Минем депутат буларак ниләр эшләвем турында берни белмәгән кешеләр бер детальне ала да, шуны сөйли дә сөйли. Ул деталь тискәре һәм кешене рәнҗетә икән — анысына инде бигрәк тә игътибар итәләр.

2017 елда булган вакыйгага килгәндә, тел мәсьәләсендәге сессия бер көн генә булмады, берничә көн дәвам итте. Беренче көндә мин чыгыш ясадым — тыңлаган булсалар, бу фикерләрне әйтмәгән булырлар иде. Әйе, беренче көнне бик кызу, бик бәхәсле сессия булды. Без ул сессияне япмадык, дәвам итәргә карар кылдык, чөнки әле Мәскәүдән документлар килеп төшмәгән иде.

Икенче көнне документлар килеп төшкән, ләкин аларны депутатларга күрсәтмәделәр — беребез дә аның нәрсә турында икәнен белми. Сессия башланды. Прокурор сөйләде — ул документны белә. Иртәгә сессия буласы дигән көнне алтымы-җидеме депутат чыгыш ясарга теләвебез турында сессия секретариатына язган идек, шуңа прокурордан соң сүз сорадык.

Әмма Парламент рәисе чыгышлар булмаячагын әйтте — беребез дә чыгыш ясый алмадык. Рәис: «Беркемгә дә сүз бирелми», — дип кырт кисеп куйды. Мин инде аптырап калдым. Шунда ук тавышка куйдылар. Анда «Принять к сведению» дип язылган иде. Ягъни, без күрмәгән документны «Принять к сведению» дип тәкъдим иттеләр. Мин сүз бирмәгәнгә рәнҗеп, тавыш бирүдә катнашмадым. Мин бу хәлләрне беренче мәртәбә сөйлим, моңа кадәр сөйләгәнем булмады.

Сез мандатыгызны ташлап чыгып китә ала идегез.

Әйе. Теләсә кайсы депутат шулай итә ала иде. Ләкин аннан бернәрсә дә үзгәрмәгән булыр иде…

Әлбәттә, үзгәрмәс иде, ләкин, бәлки, башкачарак мөнәсәбәт булыр иде. Исемегез…

Мин исемем өчен борчылмыйм. Исемемне депутат буларак калдырырга беркайчан да омтылмадым. Мин бер анкетада да үземне депутат дип күрсәтмәдем, шагыйрь дип яздым. Минем ярты гасырлык иҗат биографиям бар, яңа гына җиде томлыгым чыкты. Халык җырлый торган 200гә якын җырым бар. Кайбер шигырьләремне дә халык белә торгандыр. 

Кешегә ике төрле бәя биреп була: җәмгыятьнең бер өлеше биргән бәя һәм гомумҗәмгыять фикере. Синең иҗат кичәңдә залда басып торырга да урын юк икән, димәк, син күпмедер дәрәҗәдә җәмгыять игътибарына лаек. Ә тормышта үзенә урын таба алмыйча бәргәләнгән берничә «таш атучы»ның һәм бер-ике журналистның сүз куертуы… Ул бит мине тәнкыйтьләү йөзеннән түгел, беренче чиратта үзләрен күрсәтү өчен эшләнә. Ул кешеләр кемнедер сүгүдән тыш милләт өчен нәрсә эшләгән соң әле? Сүгүдән дә җиңел нәрсә юк. Ә син эшләп күрсәт!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100