Атналык күзәтү: җеннәр холкы, Актаныш зиратында гауга, Балтачта чүпкә һәйкәл ясау
Бу атнада чыккан иң кызыклы, иң укылышлы, иң шәп язмалар.
Җырчыларны дәвалаучы Ринас Шиһапов: «Дога укый башласам, җеннәр ут тизлеге белән кача»
Ринас Шиһаповның өеннән кеше бер дә өзелми: кем бөтен табибларны йөреп, интегеп, дәвасын таба алмыйча ничарадан-бичара соңгы өметен аклап булмасмы дип килә, кем «чукрак» телефоннан ишетеп, борчыган проблемасы турында сөйләргә, киңәш алырга йөри. Дәвалау сәләтенә ия булган җырчы янына журналистыбыз Зилә Мөбәрәкшина барды.
— Ринас абый, энергия белән эш итәм, дидегез. Аңлатыгыз әле, ничек була ул?
— Кешеләрне энергетика белән дәвалыйм. Дәвалый башлаганчы, үземә сак (защита) куям — Коръән язмасын яңгыратам. Коръән укып тормаса, сак астында була алмыйм. Ярымтранс халәтенә керәм, кешеләрнең авыру органнарын күрәм һәм кулларым белән эш итәм.
Кеше кереп утыргач, аңлатам: кайсыгызның кулы, аягы калтырар, көлә башларсыз — курыкмагыз, бу нормаль әйбер, игътибар итмәскә кушам. Күзләрен ачмауларын сорыйм. Күзләрен ачсалар, өстән төшкән «әйберләр» күренә ала. Энергопотоклар өзелә, дим.
Шуннан кешенең «чакра”лары төзәлә, энергия күләме күтәрелә, организмның каршы торучанлыгы арта һәм организм чистара башлый.
Пычрак, тискәре энергетика чыгып китә. Гади тел белән әйткәндә, бозым, күз тию, «отворот-приворот”лар.
— Бозым теләсә кайсы кешегә эләгә аламы?
— Шайтан догасын укыганда билгеле бер кешенең исемен атыйлар, шул кешене күз алдына китерәләр. Ул дога шушы кешегә секунд эчендә барып җитә. Шайтан энергетикасы яктылык тизлеге белән йөри. Әгәр бозымны намаз укучы кешегә җибәрәләр икән, Аллаһы Тәгалә намаз, догалар аша кешенең өстенә энергетик гөмбәз куя, аны саклый. Пычрак энергетика шунда килеп бәрелә һәм көзгедә чагылган кебек кире бозым җибәрүчегә барып эләгә. Бу чын мәгънәсендә Аллаһы Тәгаләгә ышанган, инанган, укый торган кеше турында сүз бара.
Намаз укып та, ышануы аз булса, бозым ул кешегә бәреп керә ала.
— Сезнең кебек сәләтле кеше якын туганына ярдәм итә алмый, диләр. Хакмы бу?
— Ярдәм итеп булмый, чөнки кан структурасы, энергетика бер. Үз-үземә ярдәм итә алмаган кебек, балаларыма да ярдәм итә алмыйм. Кирәкле дарулар, үләннәр белән дәваланырга туры килә.
Үземне дәвалый алмагач, үземнең киләчәгемне дә күрә алмыйм. Әмма ниндидер авырлыклар булса, миңа өстән әйтәләр, кисәтәләр.
— Җеннәрне дә күрәсездер?
— Күрмәсәм, депрессиягә бирелмәс идем. Аннары өйрәнәсең инде. Параллель дөньяларга алып барып күрсәттеләр. Аларның кояшы ошамады миңа. Бездә кояш баткан вакытта кызыл булып тора бит әле — аларның көннең яктылыгы шундый. Шуннан да яктырак булмый, эңгер-меңгер.
Миңа ябышып караганнары бар. Бер-ике тапкыр «Ән-Нәс» белән «Әл-Фәләкъ”не укып җибәрүгә чаршаулар селкенеп китә, җеннәр бәрелеп-сугылып ут тизлеге белән кача. «Аятел Көрси» дә көчле. Гомумән, Коръәндәге догалар көчле. Тагын да көчлерәк җеннәр бар. Алар догалар белән көрәшмәкче була. Намаз укыган чакта янга килеп, намазны бутый, намаз укырга бирми.
Кеше җеннәрдән дога белән саклана ала. Кеше тугач, Аллаһы Тәгалә аңа сак куя. Өч яшь тулганда кешенең «өченче күзе» йомыла. Бала тугач та, тегендә-монда күрсәтә, карап тора, елый, чөнки йорт ияләрен күрә. Һәр бала да шулай.
Миллион кешенең берсендә шул «өченче күз» кала. Аны «биологик дефект» диләр. Андый кешеләрне күрәзәче, ведунья, ведьма, диләр.
— Сезнең сәләтегез балаларыгызга күчмәдеме?
— Баштагы мәлдә бу сорауга җавап бирергә ярамады. Хәзер төгәл җавап бирә алам. Улыма 25 яшь булганда энергия каналлары ачылды. Инде 3-4 ай мануаль терапия ясый. Массажны эшләгәндә кулыннан эссе килә. Энергетикасы көчле.
Ул 16 яшендә сәнгатькә тартылды — хореограф булырга укыды. 6-7 ел Фирдүс Тямаев төркемендә биеде. Шул ук вакытта мануаль терапия белгечлегенә — массажистка укыды. Диплом алды. Төркемдәге барлык егет-кызларны дәвалады. Фирдүс үзе дә минем дустым, пациентым. «Ринас абый, килим әле», — дип кенә тора. Йөгереп килеп җитә. Пандемия башлангач, улым Фирдүс командасыннан китте. Улым өйләнгән, ике баласы бар. Кызымның да бер улы бар. Беренче оныгыма җиде яшь тулды.
— Пациентларыгыз арасында кемнәр бар?
— Шыпырт кына, белгертмичә генә бик күп татар эстрадасы җырчылары дәваланды. Барысын да әйтә алмыйм, ошатмаска мөмкиннәр. Илсөя, Данир һ.б. килде. Зур кешеләрнең исемнәрен әйтеп тормыйм, күбесе Министрлар Кабинетында утыра. Кем интеккән, шулар эзләп килә. Аллага шөкер, дәваның файдасы зур.
Коръән тыңлап дәваланып китәләр. Шактый күп кеше Коръән тыңлап дәваланганнан соң ислам динен кабул итте. Бер көн үтми, рәхмәтләр укыйлар. Рәхмәт әйтмичә киткән кеше юк әле. Дүрт тапкыр килүдән соң анализ биреп карыйлар, соңыннан кояш кебек балкып киләләр. Носилка белән алып кергән кеше йөгереп йөри башлый. «Ә син үләргә җыенган идең», — дип әйтәм шул кешегә.
Зиратта гауга: Актанышта рус кешесе каберендәге хачны кискәннәр
27 сентябрьдә Актаныш зиратында Виктор Смирнов исемле православ динендәге кешене җирлиләр. Ул — Такталачык кияве, Чаллыда яшәсә дә, районны ярата, үзен шушы төбәктә җирләүне васыять итә. 9 октябрьдә зыярәт итәргә килгән туганнары аның каберендә киселгән хачка тап була.
Виктор Смирновның хатыны Римма Смирнова иренең үлеме һәм җирләнүе турында сөйләде. Алар Чаллыда бергә өч ел яшәгән. Виктор Смирнов Ставрополь краеннан кайткан була. Актанышта Римма апаның әти-әнисеннән калган йорты булган. Ире шунда пропискага керә.
Виктор Смирновның сәламәтлеге начар була, тыны кысып интегә. Коронавирус та өстәлә, үпкәсе 60 процентка зарарлану сәбәпле, вафат була.
«Актаныштагы зират каравылчысы Илдус абый белән сөйләштек, урын әзерләп куегыз дип сорадык. Дүшәмбе көнне төш вакытында мәетне моргтан алдык, без Актанышка кайтып җиткәнче сәгать икеләр тулды, караңгы төшкәнче җирләргә тырыштык. Килеп җиткәч үк әзерләп куйган урынга җирләдек. Җирләгәч, каравылчы: «Монда тәре тору кемгәдер ошамаска мөмкин», — дип искәртте.
Тәре (Римма ханым, күпчелек татар кешеләре кебек үк тәре дип сөйләшә, сүз икона — тәре турында түгел, крест — хач турында бара — Авт.) куймыйча да булмый, ул бит православие диненнән, аның туганнары да шунда иде әле. Без урын әзерләүне сорап шалтыраткач ук аның рус булуын әйттек. Бу зиратта минем әби-бабай җирләнгән, алар янында руслар да күмелгән, шуның өчен анда русларны җирләргә ярый дип белә идек, ул бабай да монда ярый диде, — дип сөйләде Римма Смирнова.
Виктор Смирновны 27 сентябрьдә җирләгәннәр. 9 октябрь көнне баргач, хачның киселгән булуын күрәләр.
«Мин апама шалтыраттым, полициягә гариза яздык. Аннан соң безне район хакимияте очрашуга чакырды. Без үзебезнең теләкне белдердек: хачны яңадан куюны, җинаять эше ачуны, халыкка аңлатуны сорадык, ул зиратка татарлар һәм руслар җирләнә ала бит. Шулай ук видеокүзәтү оештыруны һәм зиратны мөселманнар һәм православлар җирләнә торган зоналарга бүлүне сорадык. Нәтиҗәдә җинаять эше ачтылар, әмма 6 декабрь көнне ул туктатылды», — диде Римма Смирнова.
Римма Смирнованың апасы Ирина Грегоржевская:
«Мәрхүмне христиан дине йолалары буенча күмү өчен зират караучысы Илдус Хөсәеновтан рөхсәт алдык. Дөрес, табут кабергә күмелгәч, Илдус абый авыл кешеләре арасында тәрене алып атарлык радикал мөселманнар бар дип кисәтте», — ди.
Актаныш районы имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин сүзләренчә, зират каравылчысына Виктор Смирновның православ диненнән булуы турында баштан ук хәбәр ителмәгән.
«Беренчедән, ул киңәшләшмичә эшләнелгән. Үлгән ир-атның туганнары «Администрациягә, авыл башлыгына шалтыраттык — чыга алмадык», — диделәр. Район үзәгендә җирләргә кеше табу авыррак бит инде, бездә кечкенә кабер казый торган трактор бар, алар шул тракторчыга чыкканнар. Ул зиратта урын күрсәтүче абыйга эндәшкән. Пропискасы Актанышныкы, урын күрсәтсәгез, казый торыр идем», — дигән. Казыганнар, мәет кайтып төшкән — рус кешесе булган. Аның рус булуын алдан әйтмәгәннәр. Алдан белсә, ул безгә әйткән булыр иде. «Тәре куймасагыз, җирләгез», — дигән зиратны караучы абзый. Илдус абый күмеп бетергәнне көтеп тормаган. Алар тәрене куйган да, Чаллыга кайтып киткән.
Дөресен генә әйткәндә, миңа чыккан булсалар, ул көнне әле моргта калдырып торырга киңәш итәр идем, аннан соң администрация белән киңәшләшер идек. Җирләү урынын бергә билгеләр идек. Әле читтән кайткан татар кешесен җирләүне дә авыл башлыгы белән сөйләшергә кирәк. Ул зиратта почмакта рус кешеләре дә күмелгән, алар совет чорында җирләнгән, кайберсенең ташында бәләкәй тәре рәсеме бар», — дип сөйләде Руслан хәзрәт Мортазин.
Мәрхүмнең васыяте шундый булган очракта нишләргә соң?
«Без васыятькә карамыйбыз бит. Костюмнан күмегез диючеләр бар, кешенең гыйлеме булмаска мөмкин. Мөселман кешесен дөрес итеп җирләргә тырышабыз. Мәетнең туганнары баштан ук киңәшләшсен иде», — диде хәзрәт.
Журналист Зимфира Гыйльметдинова вафат: «Соңгы язышканда боек иде…»
Журналист, озак еллар «Сәхнә» журналында, филармониянең матбугат хезмәтендә эшләгән, хәзер Казан башкарма комитетының милли эшләр бүлеге җитәкчесе Зимфира Гыйльметдинова вафат. Соңгы айда аның коронавирус йоктырып, хастаханәдә ятуы билгеле. Тернәкләнеп чыккач, аны кире хастаханәгә салганнар һәм РЖД хастаханәсенең реанимациясенә күчергәннәр. 15 декабрь иртәсендә, тромб барлыкка килү сәбәпле, вафат булган. Зимфира Гыйльметдинованы соңгы юлга «Татмедиа»дан озаттык. Халык күп иде. Бөтенесе яшьле күзләренә кадәр маскага яшерергә тырышып башларын икән.
Шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин: «Кешенең үлемен ишеткәч, «И, Аллам» дисең инде, кызганыч дисең, ә бу юлы мин сүгендем. Көтелмәгән хәл иде… көтелмәгән дип… сырхаулаганын белә идем, әлбәттә. Ләкин җиңеп чыгар дип ышандым, үзен дә ышандырырга тырыштым. Без 9 декабрьдә язышкан булганбыз, аның хастаханәгә керүенең икенче көне иде. Сәгатьтән артык язышканбыз.
Бик яхшы һәм бик якты кеше иде, дәрте-дәрманы ташып тора иде. Югыйсә, бергә эшләмәдек тә, күрше редакцияләрдә идек. Ничектер якынаеп киткәнне дә аңлата алмыйм, мин аңа «Апам» дия идем, ул миңа «Наным», дип дәшә иде. Ул ихлас иде, кинә сакламый. Бик ярдәмчел иде. Соңгы язышканда скорый белән киттем диде, сатурация 70, диде. Боек иде. Авыртмаган бер җирем дә юк, дип язган… «Син мәңгелек оптимист», дим, «Бу бераз киметә икән», ди. Ләкин диалог оптимистлыкка якын рухта барды. «Ркаилның бер циклданмы икән, поэмаданмы юллары бар: „Һәркем белә чуаш бердәм халык, качканда да бердәм качалар“, шуның кебек синең чирләрең дә шулай бердәм рәвештә качачак синнән», дидем.
Мин гадәттә ватсапны чистартып барам, ә безнең сөйләшүләр калган икән, алар минем өчен кадерле ядкярь. Менә шуларның берсе — узган ел пластинкалар җыя башладым, бервакыт ватсапны ачсам, бик күп пластинка фотографияләре. Анда Илһам Шакиров, Рим Хәсәнов җырлары… «Мин аларны 35 ел сакладым, 35 ел сакларга вәгъдә итсәң, бүләк итәм», диде. Мин «До конца саклармын», дип язганмын. «Аларның миндә синең коллекцияң булып саклануын телим», дидем. Ул аларның барысын да имзалап бирде, алар миндә кадерле ядкяр булып саклана. Ул вакытта мондый хәлләр килеп чыгар дип башка да килмәгән.
Быел аның авыррак чоры булды, күңел халәте тынгысызрак иде, филармониядән китеп, кая бәрелергә белә алмыйча йөргәндә дә гел шалтыратышып тордык. «Татармульфильм”да эшләп алды — күңеле ятмады. Мэриягә килгәч, шулкадәр җиңел сулаган иде, үзенең кирәген тоеп, зур эшләр эшли алуын тоеп, командадан канәгать булып… язмаган… Бернинди шигем дә юк — аны күктә фәрештәләр „Ну Зимфира, без башка чыдый алмадык, безгә син шулкадәр кирәк идең, сабыр иттек-иттек тә, сине үз яныбызга алмыйча булдыра алмадык“, дип каршы алырлар кебек, изге кешеләр алар кайда да аз, кайда да артык түгел, шул исәптән күкләрдә дә…» — дип хатирәләре белән уртаклашты хушлашу мәрасимендә.
«Бала үлгәннән соң беренче өч көнне хәтерләмим дә…»
«Ярдәм» тернәкләндерү үзәге җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары, «Бер-беребезгә булышу» проектының авторы, шагыйрә Лилия Сәлахетдинова-Тимергалиева тормышында булган ачы вакыйгалардан соң безгә интервью бирергә килде. Ире Ришат белән аерылышкач ничек яши, улы үлеменнән соң күңел җәрәхәтләрен вакыт төзәтәме, киләчәккә нинди хыяллар белән карый — бу хакта «Интертат» язмасында.
Лилия, балага узуыгыз Аллаһы Тәгаләдән бер могҗиза булдымы ул? Әллә моны бөтенләй үк көтелмәгән хәл дип әйтеп булмыймы?
Мин өметләндем, иремне ир итәсем килде, аның әти булуы минем өчен зур шатлык булды.
Балага узганымны беренче көннән үк сиздем, 2,5 ай беркемгә дә әйтмәдем. Токсикоз да булды, иптәшем, «нәрсәгә косасың» дип тә сорый иде — «майлы ашадым бугай» дип җавап бирә идем. Табиблар янына барсам, алар төшерергә кушачак иде, шуңа мин мөмкин кадәр суздым. Беркөнне апада кунганда, «нишләптер үзгәргән син» ди. «Юк инде», дим. Нәкъ шул көнне УЗИга барырга язылган идек. УЗИда расланды, ул көнне беркемгә дә әйтмәдек, икенче көнне апага шалтыратып әйттем — «үзегез беләсездер инде» дип, шок хәлендә калды. «Лилия, нишләп бетәрсез, ничек күтәрерсең икән?» дигән сораулар булды инде.
Әтием бик авыр кичерде корсакка калуны, әти бик хисле кеше, минем өчен куркуыннан ничектер ябылды, баланы күмгәч тә әле аңышып җитмәде кебек. Әни кабул итте, әни андый баланы, ягъни мине үстергән бит инде ул. Бала исән калса да, ул әле сөенгән булыр иде.
Балага кагылырга, сыйпарга, кулга алырга рөхсәт иттеләрме?
Баламны күрдем, ләкин тотып торулар, күтәрүләр булмады. Ул кувезда ятты. Мин бала янына кереп йөрдем, аның белән ике атна булдым. Аннан соң мине кайтарып җибәрделәр, бала янына килеп йөри аласыз, хәбәрләрен әйтеп торырбыз, диделәр.
Иң авыры шул булды: Мәскәүдә операциядән соң, берничә көннән палатага чыгардылар. Палаталар тезелеп киткән, һәр әнигә балаларын алып килделәр, ә минекен алып килмиләр, бу бик авыр тойгы. Яңадан кан басымнарым күтәрелеп, тагын реанимациягә эләктем. Аннары аңладым: мин палатадан исән чыкмаячакмын. Баланы бирмәгәч, бирергә ярамаганын белсәм дә, нервыга бәрә бит. Мин табибтан: «Реанимациядән соң туры өйгә чыксам, мөмкинме?» — дип сорадым. «Алай чыгармыйлар инде, палатага чыгарга кирәк», — ди. «Зинһар өчен, мин беренче булыйм әле, палатага чыксам, сезгә яңадан керәм, мин моны беләм, миңа анда авыр», — дидем һәм туры чыгып киттем. Бу хастаханә кануннарына туры килми, бәлки, мине гаепләрләр дә, ләкин миңа алай уңайлырак булды.
Казанда ирем белән күрешкәннән соң, авылга кайтып киттем. Мунчалар кереп тынычлану кирәк иде. Күпме генә тормыш иптәшем янында калырга теләсәм дә, исәнлегем моны рөхсәт итмәде. Үз өеңдә үз көең дигән кебек, өйдә җиңелрәк кичерелә, туган нигездә бигрәк тә.
Баланың китүенә мин инде әзер идем. Бала 20 генә көн яшәп калды. Авылда берничә көн торгач, миңа шалтыраталар: «Я килеп җитәсез, я бала инде үлеп бара, күрми калырга мөмкинсез», диделәр. Без апам белән барырга булдык, билетлар белешә башладык. Ике көн дигәннәре ике генә сәгатькә калды: яңадан шалтыратып, «килеп алыгыз» диделәр. Аннары баланы алып кайтып, җирләү мәшәкатьләре…
Бала үлгәннән соң беренче өч көнне мин хәтерләмим дә, дөресен әйткәндә. Авыр булды. Барыбер нинди генә хәлдә булса да, яхшыга өметләнгән идем: Аллаһы Тәгалә биргән икән, мәгънәсе бардыр, калыр дип уйлаган идем, яшәр кебек тоелды.
Әлбәттә, табиблар алдан: «Сез артык хыялланмагыз, барысына да әзер торыгыз», — дип кисәткән иде. Кан басымым күтәрелде дә, операцияне ярты айга иртәрәк ясарга туры килде. Бала җитлегеп өлгерә алмады, баланың соңгы көннәрендә фотоларын җибәреп тордылар: мин күрәм, аңа авыр. Аллаһы Тәгаләдән сорадым: әгәр аңа китеп бару җиңелрәк, тормышы авыр була икән, нәрсәгә азапларга баланы? Мин риза, әгәр аласың икән, ал, дидем.
Аллаһы Тәгалә биргән икән — тырышып карарга кирәк дидем, һәм үкенмим, тырышып карадым. Әлхәмделлиләһ, 20 көн әни булып карадым.
Язмышка шулай язган булган инде. Аллаһы Тәгалә безне саклады, яклады дип әйтсәк тә була. Әгәр фатир бирсәләр, без бала алабыз, дип әйткән сүзебез бар иде. Шушы сүздән соң озак тормадык, балага уздым, шаккаттым мин аңа. Ләкин Аллаһы Тәгалә аңлатты: бала булу белән генә бетми әле, диде.
Бу вакыйгадан соң Ришат белән күпме бергә тордыгыз?
Ярты еллап яшәдек. Безнең аерылу сәбәбе балада да түгел, сәбәпләрен әйтмибез дип сөйләштек.
Балтачта чүпкә һәйкәл ясамакчылар
Татарстанның иң төньягында урнашкан Балтачтан тропик район ясарга уйлаганнар. Язга кадәр мәктәпләрнең шешәдән эшләнгән пальма агачлары булырга тиеш икән. Әмма кайбер укытучылар моны экологик тәрбия дип түгел, укытучыларны мыскыл итү дип бәяләгән.
Юкка гына укытучылар турында «Сез иң сабыр кеше икәнсез» дип җырламыйбыз инде. Балалар белән эшләү өчен бертөрле сабырлык кирәк булса, мәктәптәге башка эшләр өчен икенче төрле сабырлык кирәк. Асфальт та юалар, юл кырыйларын да чабалар, агач төпләрен дә агарталар, сәхнәгә дә менеп бииләр, сайлау белән җанисәпне дә үткәрәләр, бер генә җыелышны да калдырмый безнең мәгариф хезмәткәрләре. Шуңа өстәп, кәгазь өемендә күзләрен дә күтәрми эшләргә, балаларга белем дә бирергә, олимпиадаларда урын да алырга кирәк.
«Укытучыларга шешәләрдән пальма ясарга кушканнар. Башка эшләре әз. Идиотизмның чиге юк. Бу болай да мескен катламны мыскыл итүнең яңа ысулыдыр инде», — дигән эчтәлекле хат Балтач районыннан килеп төште. Аннан аңлашылганча, мәктәпләр пальмалар ясарга тиеш икән. «Мәктәп директорларына 2022 елның язына кадәр пластик шешәләрдән пальмалар ясауны йөкләргә», — дигән фәрманының фотокүчермәсе дә бар Балтач җитәкчелегенең.
Бу мәгълүматны социаль челтәрләргә дә урнаштырганнар.
«Аңлый алмыйм, нигә кирәк икән бу пальмалар? Балтачтан Бали ясарга җыеналармы әллә?», «Укытучының бүтән эше юк бит пальма корудан башка», «Укытучының дәрәҗәсен төшереп бетерделәр», — дип уфтана Балтач укытучылары.
Мәгариф бүлеге җитәкчесе Камил Мөхәрләмов пальмаларның экологик акция максатыннан паркта аллея ясау өчен кирәк булуын әйтте. Ясамаган мәктәпләргә штраф булмый, ди.
— Җәйгә шундый аллея ясау планлаштырыла. Мөмкинлеге булган мәктәпләр буш шешәләрдән пальмалар ясый ала. Мәҗбүри түгел, кем эшли ала. Бу экологик тәрбия максатларыннан эшләнелә. Без батарейкалар да җыябыз, пластик та бик күбәйде хәзер. Шуларны җыеп, бер аллея ясап куйсак, матур да булыр, балаларга экологик тәрбия дә булыр дигән идея бу әлегә. Пальмалар ясау Яңа ел, сыннар белән бәйле түгел, — диде бу хакта Камил Мөхәрләмов.
Филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты Миләүшә Хәбетдинова шешәдән пальмалар ясауны «безвкусица һәм антисанитария» дип атады.
— Экологик тәрбия бирәселәре килсә, «субботник», макулатура җыю акцияләре уздырсыннар. Пальма ясатып, без укытучының кол булуын күрсәтәбез. Без укытучыларны шәхес итеп тоймый башладык. Монда да укытучыны җигәргә кирәк түгел.
Экологик тәрбия — ул реаль мисал. «Менә пластик, без аны кулландык. Аның куллану срогы бетте һәм без аны тапшырдык. Шул утиль чүптән менә мондый әйбер безгә кире кайтты», — дип күрсәтергә кирәк балаларга. Безне дә: «Менә шуның кадәр килограмм макулатура җыеп, без күпме агачны саклап калдык», — дип тәрбияләделәр. Балаларга экологик тәрбия бирү өчен утильләштерү процессы да ел дәвамында эшләргә тиеш. Табигатьне синтетик пальма ясап сакламыйлар инде. Пальма — ул чүпкә һәйкәл. Бу — антисанитария. Әле пластик кояшта җылынып, ис чыгара, яна.
Укытучы буларак, миңа мондый эш кушсалар, Роспотребнадзорга шалтыратыр идем. Анда махсус кайнар элемтә эшли, «парк территорияләрен бизәү таләпләре» дигән документлары эленеп тора аларның. Хәзерге көндә паркларны шешәләрдән эшләнгән пальмалар белән бизәүне күз алдына китерә алмыйм!
Урманнар кырылып бетте, тирә-юнь чүлгә әйләнеп бара. Саба районындагы Лесхозында агач бетмәгән. Барып алсыннар да, агач утырту акциясе оештырсыннар. Синтетик пальма ясаганчы, миләш утыртсыннар, — дип сөйләде Миләүшә Хәбетдинова.
Пластик пальма ясау экологияне саклыймы-юкмы икәнен ачыклар өчен КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының гомуми экология кафедрасы доценты, билогия фәннәре кандидаты Галия Шәйхетдинова белән элемтәгә кердек.
— Минемчә, пластик пальмалардан аллея турындагы идея кирәксез һәм хәтта зарарлы. Пластик шешәләрне эшкәртеп, кабат файдаланырга кирәк. Аларны һәйкәл ясап, саклап калу аша түгел.
Өстәвенә, бу скульптуралар нык булмый. Алар җимерелергә дә мөмкин. Район үзәгендә пластик аунап яту — ул табигатне пычратуның чыганагы булмыймы? Аннары, укытучыларның башка шөгыльләре юкмы?
Ә аллеяны, әлбәттә, ясарга кирәк. Нинди дә булса матур агач, мәсәлән, карагай, пихта яки алмагач утырту да яхшы булачак. Утырту материалын табу кыен түгел — янәшәдә генә Саба районында селекция-орлыкчылык үзәге бар. Мондый аллеяның файдасы күбрәк тә булачак. Чөнки тере агачлар кислород җитештерәләр, углеродны киметәләр. Әле тирә-юньне дә матурлап, бизәп торалар, — дип сөйләде Галия Шәйхетдинова.
Һәр районның ниндидер символик урыны була бит. Бөтен килгән кеше шунда фотога төшә. Мамадышта — Эйфель манарасының кечерәйтелгән варианты, Актанышта — «Бабайда кунакта» паркы, мәсәлән.
Балтачта булганны пластик шешәдән эшләнгән пальмалар аллеясы янында төшеп исбатларга һәм «горурланырга» мөмкин булуы бар киләсе җәйгә.