Атналык күзәтү: Асылъяр «Евровидение» турында, Камилә феномены, Әфганстан истәлекләре
Бу атнада чыккан иң кызыклы, иң укылышлы, иң шәп язмаларга күзәтү.
Асылъяр: «Димәк, атказанган исемен сатучылар да бар…»
Алсу белән җылы әңгәмә узды. Ул иҗаты, ни сәбәпле сәхнәдән югалуы, «Яланаяклы кыз» сериалына ничек килеп эләгүе, атказанган исемнәрен алуга мөнәсәбәте хакында «Интертат»ка сөйләде.
─ Алсу, барысы да синең каядыр югалуың белән кызыксына.
─ Беренчедән, беркая да югалмадым. Кеше бит һәрчак нәрсә беләндер мәшгуль, менә шул мәшгульлекнең төре генә бераз алышынды кебек. Гаилә корганчы, үземне тулаем иҗатка гына багышлый идем, ә балалар барлыкка килү белән: тормышым да, үзем дә үзгәрдем. Мин аларны беренче планга куйдым.
Бәлки, мин артык «фанат-әни»дер… Ләкин балалар кечкенә булганда, мин һәрвакыт алар белән булырга тырыштым, аеруча өч яшькә кадәр. Бу вакытны алар әни кулында үткәрделәр. Бакча яше килеп җиткәч, мин яңадан эшкә чыктым. Ул чакны да җырларымны яздырдым, хәзер дә дәвам итәм. Алар, әлбәттә, күп түгел, чөнки өстенлекләр үзгәрде. Мин элек тә Мәдәният һәм сәнгать университетында (хәзерге мәдәният институты — авт.) эшләдем, әмма ул елларда дәресләр саны аз иде. Концертлар оештырырга вакыт булды. Хәзер инде мин тулысынча гаиләгә багышланган, ләкин, шулай да, институтта янып эшлим, чөнки проектларыбыз бик күп. Алар барысы да безнең халык иҗаты белән бәйле, шуңа күрә кызык та.
─ Дөресен әйтсәк, син бит Евровидениегә сайлау узгач югалдың?
─ Юк. Ялгышмасам, Евровидение сигезенче елда узды, ә мин соңгы сольный концертны Казанда уникенче елда бирдем. Кандидатлыкны якларга вакыт җиткәч, улым тугач, сәхнәдән югалдым.
─ Ә Евровидениедә катнашыр өчен нәрсә җитмәде?
─ Беренчедән, моңа кадәр Казаннан татар җыры белән Россия телеканалына чыккан кешене мин хәтерләмим. Үземне беренче юл салучы дип саныйм.
Ни өчен алга чыкмадык? Безгә мөнәсәбәт шундый иде. Безне анда күрергә күнекмәгәннәр. Татарларга билгеле бер караш булды. Бардык, күрдек, кайттык һәм шуның белән бетте. Башка максатларыбыз юк иде.
─ Бәлки, җыр да туры килмәгәндер, дип уйламыйсыңмы? (Асылъяр Евровидениенең сайлау турында «Карлыгачлар» җыры белән катнашты — авт.)
─ Әйтә алмыйм. Мин, гомумән, катнашу өчен хатны үзем җибәрмәдем, моны башка кеше эшләде. Евровидениегә барырга уйлаганым да юк иде. Хат җибәргәннәрен берничә атнадан соң гына белдем. Миңа аны Мәскәүдән шалтыратып әйттеләр.
Ул елларда мин инглиз телен өйрәнү буенча шәхси дәресләр ала идем. Бу дәресләрне миннән биш-алты яшькә олырак булган Ольга исемле кыз алып барды. Аралашкан чакта, ул минем җырчы булганымны белде һәм мин аңа үземнең дискны бүләк иттем. Вакыт узгач, бу онытылды.
Ләкин көннәрдән бер көнне миңа Мәскәүдән шалтыратып: «Сез үттегез», 一 дип әйттеләр. Мин аптырап калдым. Дөрес эләкмәгәннәрдер дип уйладым. Аннан соң, Ольга үзе шалтыраткач кына, аның диск җибәргәнен аңладым. «Бу ─ синең өчен сюрприз», 一дип әйтте. Мин бу «бүләкне» ничек кабул итәргә белмәдем.
Евровидениегә барыр өчен күп чыгымнар кирәк иде. Ул елларда мәдәният министры Зилә Рәхимҗановна иде. Аның тырышлыгы белән генә без катнаша алдык. Ул финанс яктан бик зур ярдәм күрсәтте.
─ Гади гаиләдә үсеп, унтугыз яшьтә Салаваттан да арттырып сыйфатлы концертлар кую — бик гаҗәеп күренеш… Барлык идеяләрне тормышка ашыру өчен, каян акча таптың? Бу ─ бит бик кыйммәт!
─ Акча мәсьәләсенә килгәндә, Казанда концертлар куйган чакта минуска да киткәнем бар иде. Аларны каплар өчен күп эшләргә, төрле чараларда катнашырга туры килде. Концертларны ясасам, аларны югары дәрәҗәдә үткәрергә тырыштым.
─ Бүгенге көндә танылган артистларның да Галиәсгар Камал театрында концертлар уздырырга мөмкинлекләре юк, ә синең унтугыз яшеңдә булды…
─ Элек Галиәсгар Камал театрында җырчылар концертларын еш куя иде. Соңгы елларда, театрның сәясәте үзгәргәч, эстрада концертларын кертми башладылар. Шулай да тотрыклы рәвештә акча керә торган бер чыганагың булмаса, концерт оештырып булмый.
─ Синең иганәчеләрең булдымы? Кем финанслады?
─ Юк, мине финансладылар дип әйтә алмыйм. Бары тик булышкан кешеләр генә булды.
─ Кайберәүләр артистларны атказанган исемен сатып алуда гаепли… Син моңа ничек карыйсың?
─ Акчалары җитә икән, сатып алсыннар. Димәк, сатучылары да бар.
Интервьюның тулы вариантын сылтама буенча кереп укый аласыз.
Камилә Вәлиева ялгыз шууда планетаны аякка бастырды
15 яшьлек фигуралы шуучының допинг-тестына бәйле җәнҗал бөтен дөньядагы мәгълүмат чыганакларының көн тәртибенә керде. Шушындый шартларда да Камилә Вәлиева Олимпия уеннарының кыска программасында җиңү яулады.
15 февраль көнне Камилә Вәлиева Пекинда уза торган Олимпия уеннарында хатын-кызлар арасындагы ялгыз шуу буенча кыска программада җиңүче булды. Вәлиевага ярыш аренасында утыручылар янә аягүрә басып кул чапты.
Бөтен дөньяны үзенә караткан татар кызы үз прокатыннан соң гына хисләренә ирек бирде. 15 яшьлек спортчының күз яшьләрен аңларга була: соңгы көннәрдә Вәлиеваның исеме дөньядагы барлык массакүләм мәгълүмат чараларының, сәясәтчеләр һәм белгечләрнең тел очында.
Хәтта Американың бер спортчысы халыкара спорт Арбитраж судын Камилә Вәлиеваны шәхси ярышларда чыгыш ясарга рөхсәт итә торган карар чыгарганы өчен расизмда гаепләде. «Тикшерү барган вакытта бер генә кара тәнле спортчыга да чыгыш ясарга ирек бирмәгән булырлар иде», — дип ризасызлыгын белдереде Америка йөгерешчесе Ша’Карри Ричардсон.
Камилә Вәлиевага кагылышлы җәнҗаллы тарих спортчы язмышына йогынты ясамый калмады. Игътибарлы тамашачы 15 яшьлек фигуралы шуучының бу ярышта Олимпия командасы турнирына караганда киеренкерәк халәттә шууын билгеләп үткәндер. Бу юлы чыгышы да чиста килеп чыкмады: Камилә гадәттә бик яхшы башкара торган өчле аксельне күрсәткәндә дә каушавы сизелде. Әмма Россия спортчысының әзерлек дәрәҗәсе югары булганлыктан, беренче урынны барыбер Вәлиева алды.
Ярышның бу төре буенча бозга чыккан Россия спортчылары арасында Вәлиева үзе генә түгел иде. Шәхси ярышта икенче урынны Анна Щербакова алды. Искәртеп үтәбез, ул, Александра Трусова кебек үк, команда турнирында чыгыш ясамады, димәк, спортчы өчен шәхси ярышлар — Пекин Олимпиадасы медальләрен алу өчен бердәнбер мөмкинлек.
Фигуралы шуу хәзерге вакытта Пекинда иң актуаль тема санала. Хатын-кызларның бозда ялгыз шуу ярышына болай да бөтен дөньяда зур игътибар бирелә. Ә Камилә Вәлиеваның допинг-тесты уңай нәтиҗә күрсәтү аркасында купкан җәнҗал фигуралы шууны Җир планетасында көн кадагындагы темаларның берсе итте.
«Мин Әфганстаннан кайтып кергәндә әнинең чәчләре агарган иде…»
Быел совет гаскәрләренең Әфганстан җиреннән чыгарылуына 33 ел тулды. Апас районы Шәмәк авылында туып үскән әтием — Айрат Рәхмәтуллин 18 яшендә армиягә китә һәм үзе дә белмәстән Әфганстан җирләренә эләгә. Авыр сугыш елларын искә алырга яратмаса да, альбом битләрен актарганда кайбер хәтирәләрен миңа да сөйләде ул.
Әти, Әфган җирләренә ничек барып эләгүең турында сөйлә әле.
1984 елның 23 октябрендә хәрби комиссариатка чакырып, повестка бирделәр. Бер көнне без авылдан өч егет бергә хезмәт итәргә киттек. Бер авылдашым белән бергә эләктек. Бөтен авыл җыелып, матур итеп озатып калды.
Казаннан Урта Азия җирләренә киткәндә чик сакчылары гаскәрләрендә хезмәт итәчәксез диделәр, төгәл генә кайсы шәһәргә барганыбызны белмәдек, әлбәттә. Барып җиткәч, өйдәгеләргә исән-сау булуымны белдереп, Таҗикстаннан телеграмма җибәрдем. Башта Дүшәнбедә укыттылар, соңрак өч айга якын чик сакладым. Ярты ел хезмәт иттем дигәндә, вертолетларга төяп Әфганстанга керттеләр. Безне инде бронижилет, каскалар тотып каршы алдылар, киенергә алып кереп киттеләр, кулга корал тоттырдылар. Шуннан соң ашаганда да, йоклаганда да автомат кулыбыздан төшмәде.
Сугышка кергәнеңне өйдәгеләр ничек кабул итте?
Башта мин ул турыда беркемгә дә белгертмәдем. Тора-бара сеңелләремә генә хат яздым. Алар әнигә белгертмәскә тырышып, миннән килгән хәбәрләрне качып укыган. Ана күңеле барыбер сизенгән. Әни үзе дә көненә унар тапкыр елый идем дип сөйли иде.
Үлем белән күзгә-күз очрашырга туры килдеме?
Ап-актан киенгән «дух»лар (ак киемнән киенгәнгә шулай дип атаганнар) куркуга калдыра иде. Таулы җирләрдә сугышкач, аларның каян килеп чыгасын да чамалап бетереп булмый. Әле беренче операцияләр булганда без яшь солдатлар шүрләдек, ә олыраклар шул кешеләр белән конфликтлар булса да сөйләшә, хәтта дуслашып та бетә. Алар да бит безнең кебек үк гади кешеләр.
Бер операция вакытында без итальян минасы куелган җиргә кереп шартладык. Иптәш малайның боты яраланды, мин һәм тагын бер егет контузия алдык. Аңсыз килеш ятканбыз, безне вертолетлар төяп, Дүшәнбе госпиталенә алып киткәннәр. Анда бераз ятып дәвалангач, янәдән хезмәт итүебезне дәвам иттердек.
Бервакыт шулай 30лап солдат төялгән МИ-8 вертолеты очып төште. Әле бәхетебезгә, шартламады. Ул көнне һава торышы начар, бик җилле иде. Күтәрелеп китә алмагач, ике метр кала вертолеттан сикерттеләр һәм без кыр уртасында башка вертолетны көтеп калдык.
Кешенең гомерен өздем дип уйламыйсыңмы?
Юк, без бит нибары боерык үтәүче солдатлар. Нәрсә кушкан, шуны башкарырга тиеш. Син атмасаң, сиңа аталар.
Хезмәт итүеңне тәмамлап өйгә кайтып кергән мизгелне хәтерлисеңме?
Поезддан төшкәч, бер шофер каршы алды. Ул әтинең күрше Урта Балтай авылында паркта эшләвен әйтте. Шундук әти янына төшеп киттем. Кыш ае. Яшел фуражка, шинельләрдән остаханәгә килеп кердем. Әти мине күрүгә эшеннән туктады, битлеген салып тондырды да кочаклап алды. «О, бүгенгә минем эш бетте», — дип әйткәне дә күңелгә кереп калган. Шуннан бергә җәяү өйгә кайтып киттек. Кайтып керсәм, әнинең чәчләре агарган. Аны тизрәк кысып кочакладым...
«Илһам Шакировның Казан үзәгендәге фатирында биш ел тордым»
Тукай районы Яңа Бүләк авылы — халкыбызны дөньяга таныткан моңлы сандугачыбыз Илһам Шакировның туган ягы буларак билгеле. «Татар-информ» хәбәрчесе Илһам Шакировның балачак эзләре буйлап аның туган авылында авылдашлары һәм туганнары белән сөйләшеп кайтты.
Флүр Шакиров белән без Илһам абыйның туган авылына кайтып йөрүләре, Илһам абый белән гастрольләргә чыгуы турында сөйләштек.
— Беренче классны укып бетергәч, Илһам абый мине ияртеп гастрольгә Мәскәүгә алып китте. Анда бер ай чамасы булдык. Русчам әллә ни түгел иде, «такылы-токылы» гына. «Будапешт» дигән кунакханәдә тордык. Илһам абый: «Русчаң юк, кесәңә исем-фамилияң, адрес язылган кәгазь тыгам», — диде.
Ул чакта Илһам абыйның өч баянчысы бар иде: мәрхүм Ирек Галимов, Алмаз Имаев һәм Хәйдәр абый. Концертларын нәфис сүз остасы Фәйзи Йосыпов алып бара иде. Сәхнә артында басып торып, Фәйзи абыйның бөтен шигырьләрен ятлап бетердем.
Берзаман Фәйзи абый белән ГУМ кибетенә кердек. Фәйзи абый якташлары белән сөйләшкән арада мин халык арасына буталып кереп киткәнмен. Аннан соң милиция хезмәткәрләре мине шул кунакханәгә озатып куйды.
Инде бөтенебез Фәйзи абыйның кайтканын көтәбез. Бу мескен юк та юк. Ул милиция белән бергәләп мине эзләп йөри икән. «Илһам нәрсә эшләтәсең — эшләт, баланы югалттым», — дип коелып кайтып керде. Илһам абый: «Тиз бул әйдә, ул монда инде», — дип концертка чакырды. Шуннан соң Фәйзи абый: «Утта янмас, суда батмас, әллә кем баласы», — дип шигырь чыгарды.
Мәктәпне тәмамлагач, 1975-1980 елларда Казан авыл хуҗалыгы институтында укыдым. Казанда абый белән биш ел аның үзәктә урнашкан фатирында (Габдулла Тукай һәйкәле каршында) бергә тордык.
Ул елларда Илһам абый Казанда бер ай торыр иде микән — кайта-китә гастрольләрдә йөрде. Мин аэропорттан каршы алырга бара идем. Бу елларда Илһам абый иҗатының чәчәк аткан чагы. «Идел» ансамбле белән бөтен союз буйлап гөрләтеп концерт куеп йөрделәр. Үзбәкстаннан кайта да, 1-2 көн ял итә, аннары Казахстанга китәләр. Графиклары алдан ук төзелгән була иде.
Ул вакытта үз группалары белән йөрүче җырчылар санаулы гына, — дип искә алды Флүр абый.
Истәлекләрнең тулы вариантын уку өчен сылтама буенча керегез.
Шри-Ланкада бер ай яшәп кайттым…
Журналист Гөлфия Гобәйдуллина Шри-Ланкада бер ай яшәп кайтуым турында түкми-чәчми язды.
Ноябрьдә Шри-Ланка кабат чикләрен ачып җибәрде. Беренчеләрдән булып Шри-Ланкага килүчеләр арасында булмасак та, безне бик җылы кабул иттеләр…
Утрауда күбесе цунами турында сөйли. 2004 елның 26 декабрендә булган 9,1 баллык җир тетрәве, шуның нәтиҗәсендә барлыкка килгән цунами турында сүз бара. Ул вакытта Шри-Ланкада 35 меңләп кеше үлә, 23 мең кеше яралана, миллионлап кеше зыян күрә.
Галле Фортында йөри торгач, бер автобус йөртүче очрады. Кайдан икәнемне сорады, Татарстаннан, дим. Бу мине Дагыстан дип ишеткән. «Дагыстан безгә цунамидан соң нык ярдәм итте», — ди. «Мин кызымны югалттым, ә хатыным аяксыз калды», — дип сөйләде. Цунамида күп кенә ланкийның тормышы өзелгән. Тук-тукчыларның берсе безгә хәтта протез аягына сугып күрсәтте. «Цунами мине аяксыз калдырды», — диде ул.
Узган вакыйгаларны сурәтләүче күп кенә музейлар бар утрауда. «Цунами музее» да берничә. Биредә цунамидан соң төшерелгән фотолар урын алган. Мин шуларның берсенә барып та кайттым. Фотолары тетрәндергеч. Чыгу юлына таба карый башлагач, музейда эшләүче ханым миңа пәрдә артында калган фотоларны күрсәтергә теләде. Элегрәк күргән фотолар күпкә яхшырак булган икән. Йөзләрендә коточкыч курку сеңеп калган, куллары як-ягына җәелгән үле гәүдәләр төшерелгән фотолары миңа нык тәэсир итте. Уйларым чуалды…