Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Атналык афиша: Камалда Яхин, Тинчуринда Сәйдәшев көйләре, кинотеатрларда нәрсә?

Киләсе ике атнаның иң көтелгән вакыйгалары бүгенге күзәтүдә. 

news_top_970_100
Атналык афиша: Камалда Яхин, Тинчуринда Сәйдәшев көйләре, кинотеатрларда нәрсә?
Театрларның рәсми сайтыннан

«Өч аршын җир» 16+

25 ноябрь (пәнҗешәмбе)

18:30

Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры (Горький урамы, 13 йорт)

Билет бәясе: 300-1000 ₽

Еллар узган саен, һәр кеше артына борылып карый. Кырык ел адашып йөргәннән соң Мирвәли үзенең үткәненә — туган җиренә, Карачур авылына кайтырга мәҗбүр була. Әмма аны авылдашлары ничек каршы алыр? Яшьлегендә ул зур хата ясаган — авылдашлары белән гаделсез рәвештә аерылышкан һәм төнлә авылдан чыгып киткән. Аны гафу итәрләрме? Аның хатыны Шәмсегаян өчен соңгы теләген үтәү өчен өч аршын җир табылырмы?

Өч аршын җир… Бу азмы, күпме?!

Атаклы язучы А. Гыйләҗевның үлемсез әсәре буенча куелган спектакль, кешенең бәхетенә, шулай ук тормышның мәгънәсенә кагылышлы күп кенә фәлсәфи сорауларга җавап эзли. 

Спектакль дәвамында танылган татар композиторы Эльмир Низамовның махсус язылган музыкасы уйнаячак. Ашыгыгыз, билетлар аз!

«Ак барс» vs «СКА» (Санкт-Петербург) 12+

25 ноябрь (пәнҗешәмбе)

19:30

«Татнефть арена» (Чистай урамы, 42 йорт)

Билет бәясе: 400-1900 ₽

«Ак барс» яңа сезонга үзгәреп керде. Легендар Зинәтула Биләлетдинов тренер булган вакытта уйнаган хоккейчыларның бөтенесе диярлек бүтән командаларга күчте. 

Бу сезон «Ак барс» өчен әлегә авыр барса да, аларга көчле командалар белән уйнау җайлы бирелә. Илебезнең төньягыннан киләчәк кунаклар исә ахыргы уеннарын бик начар үткәрә. Ноябрь аенда аларның инде 5 җиңелү. Алкалар аермасы 5:14. Бу, әлбәттә, «Ак барс» белән уйнаганда аларга бөтен көчләрен күрсәтергә сәбәп. Уен бик ялкынлы булачак! «Ак барс» өчен җан атарга килегез!  

«Зәңгәр шәл» 12+ 

25 ноябрь (пәнҗешәмбе)

19:00

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры (Татарстан урамы, 1 йорт)

Билет бәясе: 230-640 ₽

«Зәңгәр шәл» спектакле турында сөйләргә кирәк тә түгел. Халыкның аңында ул легендар спектакль булып саклана.

«Казан кирмәне буйлап театральләштерелгән сәяхәт» (экскурсия) 0+

26, 28, 30 ноябрь 

19:00

Очрашу урыны: «Черек күл»

Билет бәясе: 950-1900 ₽

Дәвамы: 70 минут.

Маршрут: 1,5 км.

Farolero фонарьчысы шәһәрне биш бармагы кебек белә. Шәһәр һәм аның халкы турында мавыктыргыч вакыйгалар сөйли.

Сезгә аудиогид һәм наушниклар (аларда сез аудиоспектакль ишетәчәксез) һәм җилдән саклый торган плащ биреләчәк. 

Бу сәяхәттән соң сез менә бу сорауларга җавап беләчәксез:

— Нинди язучы Шаляпинны җырлау таланты буенча узган?

— Кайсы казанда утсыз су кайный?

— Кол Шәриф мәчете алдында нинди билге бар?

Сезнең юлыгызда: Абдулла Алиш, Сөембикә, Явыз Иван һәм башка бик күп гаҗәеп шәхесләр очраячак.

Шәһәрнең төнге утлары, актёрлар, көтелмәгән тавышлар, сәер табылдыклар һәм сюрпризлар сезгә шәһәрне яңа төстә ачачак. 

«Shurale: яңа фантазия» 12+

26 ноябрь (җомга)

19:00

«Әкият» курчак театры (Петербург урамы, 57)

Билет бәясе: 270-520 ₽

Режиссер Илгиз Зәйниев курчак-балет премьерасын куя. «Shurale: яңа фантазия» — «Әкият» курчак театры һәм La Primavera Казан камера оркестры тарафыннан куела. Бу чын мәгънәсендә эксперименталь спектакль! 

«Шүрәле» — татарның беренче милли балеты. Илгиз Зәйниев версиясендә шулай ук Фәрит Яруллин музыкасы уйнаячак, безгә таныш Шүрәле булачак, ләкин шул ук вакытта спектакльдә курчак, балет һәм драма театры бер дулкынга кушыла. Биредә «Әкият» театрының ике труппасы, татар һәм рус артистлары гына түгел, Камал театрының чакырылган артистлары да катнаша.

6. «Әлиф» 16+

26 ноябрь (җомга)

19:00

MOÑ (Пушкин урамы, 86)

Билет бәясе: 500-1500 ₽

Татар халкы үз язмышында төрле җәфалар чиккән. 1927 елда милләт мәдәниятендә таркалу башлана. Гарәп каллиграфиясенә нигезләнгән татар алфавиты латинга, ә соңыннан кириллицага күчерелә. Бу хәлләр алфавиттагы җиде хәрефне бетерүгә китерә. Тел үзенең көен, тирәнлеген өлешчә югалта башлый. X гасырдан бирле формалашкан халыкның үзенчәлеге, язу тарихы өлешчә югала.

«Әлиф» спектаклен иҗат итүчеләр (Туфан Имаметдинов, Марсель Нуриев) тән теле һәм татар җыры аша халык тарафыннан онытылган мәдәни катламга үтеп кереп, мәдәнияткә кагылырга тырышалар.

Спектакльдә бердәнбер биюче Нурбәк Батулла бер сәгатькә якын тәннең рухи көче, хәрәкәте аша, онытылган гарәп хәрефләрен сызып, онытылган язу күрсәтәчәк.

«Исәнмесез?» 16+

26 ноябрь (җомга)

19:00

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры (Татарстан урамы, 1 йорт)

Билет бәясе: 230-1150 ₽ 

«Исәнмесез?» фильмы узган атнада зур уңыш белән «Мир» кинотеатры экраннарында күрсәтелде. Бу атнада ул шулай ук дәвам итә, ләкин билетлар ажиотаж аркасында сатуда юк. Пьеса киносценарий буларак язылса да, аның театр өчен яраклаштырылган варианты бар. Камал театры сезне фильмның нәкъ менә сәхнә өчен адаптацияләнгән вариантын карарга чакыра.

Әсәрнең нигезендә гади татар гаиләсенең тормыш тарихы — еллар үтү белән бердәмлек хисләрен югалткан биш бертуган арасындагы мөнәсәбәт ята. Геройлар бер өзелгән туганлык җепләрен яңадан ялгый алырмы соң? Әлбәттә, әлеге бер гаилә тарихында җәмгыятьнең, милләтнең бүгенге халәте дә чагылыш таба.  

«Сер тотмас үрдәк» 3+ (Балалар өчен)

27 ноябрь (шимбә)

12:00

«Әкият» курчак театры (Петербург урамы, 57)

Билет бәясе: 330-410 ₽

Бу мавыктыргыч, кызыклы әкиятнең геройлары хайваннар, җәнлекләр, кош-кортлар. Бүре Урманчы хуҗалыгына кереп, сарык бәрәнен урламакчы була. Урманчы үзенең эте Актырнак белән Бүрене эзләргә урманга китә. Ишек алдында калган Сарык, Әтәч, Үрдәк, Тавык хуҗаның китүен күреп кайгыралар. Аның кайтканын көтмичә үзләре арасында, иң батыр булган Үрдәкне урманга хуҗаны эзләргә җибәрәләр һәм йортта берүзләре генә калулары турында беркемгә дә сөйләмәвен сорыйлар. Ләкин Үрдәк бер дә серне саклый белми торган булып чыга: урманда очраган һәрбер җәнлеккә үзләренең ялгыз калулары турында сөйли. Аю, Бүре, Төлке бер-бер артлы урманчы хуҗалыгына зыян салу уе белән авылга юнәләләр. Вакытында кайткан Урманчы гына йорт хайваннарын, кош-кортларны урман җәнлекләреннән коткарып кала.

Бу әкият серне саклый белергә, дусларыңны куркыныч астына куймаска өйрәтә.

«Хәрәкәттә бәрәкәт» 6+

27 ноябрь (шимбә)

18:00

Габдулла Тукай исемендәге филармония (Павлюхин урамы, 73 йорт)

Билет бәясе: 400-800 ₽

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты А.Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле концерты. 

Программада: дәртле халык биюләре, моңлы татар җырлары, инструменталь әсәрләр.

«Рубин» vs «Динамо» (Мәскәү)

28 ноябрь (якшәмбе)

16:30

«Ак барс» арена (Хөсәен Ямашев проспекты, 115 А)

Билет бәясе: 300-4000 ₽

Казанга кыш килде, ләкин чын җан атучы өчен бу комачау итә алмый. 

«Рубин» әлегә 9 урында. Яңа сезон Леонид Слуцкий футболистлары өчен бик уңышлы башланса да, хәзер команда үзенең идеальгә якын уеныннан бик ерак. Бу вакытта командага безнең ярдәм кирәк! 

«Сөясеңме, сөймисеңме» 16+

28 ноябрь (якшәмбе)

18:00

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры (Татарстан урамы, 1 йорт)

Билет бәясе: 230-1150 ₽

Флорит Бүләков әсәре буенча куела торган спектакль, Камал театры сәхнәсендә инде сигез ел дәвамында бара. Җирдә һәр кеше тормышының ахыры була. «Дөньяда ахыргы көннәр» иртәнме соңмы һәр кеше янына килә. Әҗәл килгәнче без үлем турында уйланмыйбыз, тормышның нәрсә икәнен аңларга тырышмыйбыз. Үлем, мәхәббәт, тормыш, яшьлек хатирәләре — бу спектакль тормышның иң рәхәт һәм иң авыр мизгелләре турында. Татар театрының алтын артистлары — Равил Шәрәфиев һәм Дания Нуруллина сезгә тормыш, чын мәхәббәт һәм сайлауның авырлыгы турында тирән монологлар аша җиткерәчәк. 

«Театр & Музыка. Яхин» концерт

1 декабрь (чәршәмбе)

19:00

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры (Татарстан урамы, 1 йорт)

Билет бәясе: 230-1150 ₽

Рөстәм Яхин - татар көендә тирән эз калдыручы композиторларының берсе. Аның тууына 100 ел тулу уңаеннан Камал театры артистлары сезне аның иҗаты, тормышы белән таныштырачак. Аның тормышы ул — иҗат. Тормыш һәм иҗат дуэтын сәхнәдән сезгә: Рәйхан Габдуллина, Айгөл Шәкүрова, Ришат Әхмәдуллин, театрның җырчы артистлары: Ләйсән Рәхимова, Раил Шәмсуаров тапшырырга тырышачак. 

Режиссер — Айдар Җаббаров. Театр оркестрының баш дирижеры һәм сәнгать җитәкчесе — Данияр Соколов.

«Сәфәр» 12+

2 декабрь (пәнҗешәмбе)

19:00

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры (Татарстан урамы, 1 йорт)

Билет бәясе: 230-1380 ₽

Әле күптән түгел үткән премьерада соң «Сәфәр» спектакле яңадан сәхнәдә. 

А. Шакиров пьесасы буенча куелган спектакльдә — җитмеш яшьлек Сәфәргали картның Черкиле авылыннан Уфага сәяхәте һәм шуның белән бергә пьесаның барлык геройлары уза торган тормыш, үз үзеңне аңлау, тәүбә итү һәм «чын» үзеңә кайту юлы күрсәтелә.

Спектакльнең режиссеры — Рамил Гәрәев, сәнгать җитәкчесе — Фәрит Бикчәнтәев. Төп рольләрдә Илдус Әхмәтҗанов һәм Әзһәр Шакиров. 

«Адәмнәр» 16+

2 декабрь (пәнҗешәмбе)

19:00

«Әкият» курчак театры (Петербург урамы, 57)

Билет бәясе: 270-520 ₽

«Адәмнәр» повесте — 1921-1922 елларда Идел буенда һәм Уралда коточкыч ачлык турында. Ул вакытта ачлык авылларны бер-бер артлы кырган. Урамнарда һәм өйләрдә ятучы үле гәүдәләр — коточкыч күренеш булган.

Бу әсәрдә ачлык күренеш буларак кына түгел, персонаж зурлыгына кадәр әверелә. Галимҗан Ибраһимов бер гаилә мисалында ачлыктан газап чигүче кешеләрнең адым саен атлый-атлый әхлакый ориентирларын, намусларын югалтуын, рухи үлемен күрсәтә.   

«Адәмнәр» повесте курчак театры сәхнәсендә үзенчәлекле символлыкка ия. Үз рухи асылын югалткан кеше асылда җансыз курчак булып кала. Ә курчак терелсен өчен, аның артында һәрвакыт тере кеше булырга тиеш.

Gone.Fludd 

3 декабрь (җомга) 

19:00 

WERK арт-киңлеге (Г.Тукай урамы 115 йорт)

Бәясе: 1500-2300 ₽

Яшьләр яраткан җырчыларның концертлары соңгы арада сирәк үтә. Шуңа күрә бу концерт аларны күңел ачарга чакыра.

2021 елның 3 декабрендә Казан шәһәренең WERK арт-киңлегендә, яшь рэп-башкаручы GONE.Fludd тамашачыларга үзенең яңа мини-альбомын тәкъдим итәчәк.

Турның исеме: «DIGITAL EMOTIONS»

Рэп башкаручы һәр яңа альбомында музыкада моңарчы билгеле булмаган локацияләрне ача, рэп һәм хип-хоп музыка тирәсен үзенчә яңарта. Бу альбом да искәрмә рәтендә тормый, яшь рэп башкаручы тыңлаучыларның йөрәкләренә үзенең ультра-яңа материалы белән бәреп керергә әзер.

«Анна Каренина» 18+ 

3 декабрь (җомга)

18:30

Демидов йорты (Муса Җәлил урамы, 7 йорт)

Билет бәясе: 3500 ₽, vip билет: 15000₽

Лев Толстой романы буенча дөньяда беренче иммерсив спектакль. Монда һәр деталь — киңлек, декорация, ис, аваз тамашачы белән үзара бәйләнешкә керә. Шуңа күрә тамашачы спектакльнең тулы хокуклы катнашучысы була алачак.

Сезгә тамашачы урыны бирелми, романның эченә кереп, анда барлык геройлар белән йөзгә-йөз очрашырга һәм аларның тормышы белән танышырга тәкъдим ителә. Сәүдәгәр Демидов йортының төрле җирендә барган хәлләрне күзәтә алу мөмкин булачак.

Барырга теләгән кешеләр өчен романны уку сорала.  

«Татар классик музыкасы җәүһәрләре» 6+

5 декабрь (якшәмбе)

12:00

Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры (Горький урамы, 13 йорт)

Билет бәясе: 400 ₽

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш дирижеры Ильяс Камал җитәкчелегендәге камера оркестры концертлар циклын дәвам итә. Әлеге тематик концертларның төп юнәлеше — татар профессиональ музыкасына нигез салучы Салих Сәйдәшев әсәрләрен торгызу һәм популярлаштыру. Тыңлап калырга ашыгыгыз!

Кинотеатрларда популяр: «Вечные», «Последняя дуэль», «Король Ричард» фильмнары дәвам итә.

22.11-05.12.2021

10:00-00:00

Казан шәһәренең барлык кинотеатрларында

Билет бәясе: 140-600 ₽ 

Кинотеатрларда фантастика, комикслар, тарихи һәм документаль фильмнар яратучылар өчен сеанслар белән таныштырабыз. 

«Вечные» 18+  — җирдә яшерен яшәүче, генетик яктан яхшыртылган суперкешеләр расасы вәкилләре. Алар экспериментлар нәтиҗәсендә 5 миллион ел элек дөньяга килгән. Гаҗәп суперсәләтләргә ия булсалар да, алар меңнәрчә еллар дәвамында кеше цивилизациясеннән качып, аларны төрле куркынычлыктан саклаганнар. Ләкин Таносның соңгы гамәлләре аларны дөньяга чыгарырга мәҗбүр итте. 

«Последняя дуэль» 18+ — Норманд рыцаре Жан де Карруж сугыштан кайткач, аның көндәше Жак Ле Гри:аның хатынын Маргаритны көчләгәнен белә. Ле Гриның көчле союздашлары табыла, шуңа күрә хатын-кыз сүзләренә берәү дә ышанмый. Карруж шәхсән Франция короле Карл VI кә мөрәҗәгать итә. Король, барлык дәлилләрне тыңлап, низаг гадел көрәштә хәл ителергә тиеш, дигән карарга килә. Дуэль нәтиҗәсеннән Ле Гри белән Карружның гына түгел, соңгысының хатыны язмышы да тора. Ире җиңелгән очракта, аны ялган гаепләүләр өчен учакта яндырырга тиешләр. 

«Король Ричард» 12+  — Ричард - теннисчылар Серена һәм Винус Уильямсларның әтисе. Ул үзе беркайчан да теннис уйнамаган, тренер да булмаган, ләкин кызларыннан дөньяда иң танылган теннисчыларны үстергән. Бу фильм чын әтинең кызларында үзе буласы килгән кешене күрергә омтылуы турында. Бу омтылу чынга ашачакмы?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100