news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Атна уртасында Татарстанда буран һәм көчле җил көтелә

news_top
Атна уртасында Татарстанда буран һәм көчле җил көтелә
Фото: © «Татар-информ»

Татарстанда бүген көчле җил һәм буран көтелә, җил тизлеге урыны белән секундына 17 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Синоптиклар юлларда кар көртләре барлыкка килү һәм күз күреме начарлану ихтималы турында кисәтә. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Юлга чыгар алдыннан машинагызның техник торышын җентекләп тикшерергә, ягулык бакларын тулыландырырга, үзегез белән телефон өчен зарядка җайланмасы, җылы кием, су һәм азык запасы алырга кирәк. Маршрутыгызны һәм кайту вакытын туганнарыгызга хәбәр итү хәерле.

Буран вакытында тизлек режимын катгый саклау, кискен маневрлардан һәм бигрәк тә каршы як хәрәкәт юлына чыгуны булдырмау бик мөһим. Иминият каешларын эләктерергә онытмагыз, балаларны бары тик автокреслоларда гына йөртегез.

Белгечләр кирәкмәгән очракларда торак пунктлардан чыкмаска һәм, мөмкин булса, шәхси транспортта йөрүдән баш тартырга киңәш итә.

Җәяүлеләргә дә аеруча сак булу сорала. Юлны бары тик махсус билгеләнгән урыннардан гына, үз куркынычсызлыгыгызга инанганнан соң гына чыгыгыз. Киемегездә яктылык кайтаручы элементлар булу мәҗбүри.

Игътибарлы булыгыз һәм кирәкмәгән сәфәрләрдән тыелып торыгыз, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар