news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Атна уртасында кисәк кенә җылытачак, аннары суыта башлый

news_top
Атна уртасында кисәк кенә җылытачак, аннары суыта башлый

Атна дәвамында Татарстанда күбрәк явым-төшемсез һава торышы була. Сишәмбе кинәт җылытып, яңгыр явып узачак, дип хәбәр итте «Татар-информ»га «МЕТЕО» прогнозлар үзәге синоптигы Александр Ильин.

«Дүшәмбе көнне Казанда көндез +1 градус тирәсендә була, җил тизлеге 4-7 м/с, ә атмосфера басымы 766 мм терекөмеш баганасы тәшкил итәчәк», – диде ул.

Сишәмбе көнне көндез Татарстан башкаласында +7…+9 градуска кадәр җылыта, яңгыр ява.

«Чәршәмбедән Казанда янәдән явым-төшемсез һава торышы урнашачак. Ләкин суыта башлый: эш атнасының өченче көнендә температура +4 градуска кадәр төшә. Пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә Казанда температура 0…+2 градус тирәсендә булыр, дип көтелә. Пәнҗешәмбе атмосфера басымы 755 мм терекөмеш баганасына кадәр күтәрелә. Шундый ук басым җомга да саклана. Чәршәмбе җил тизлеге 4-7 м/с, ә пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә 2-3 м/с», – дип өстәде Ильин.

Республикада дүшәмбе көнне көндез температура +1…–2 градус, ә төнлә 0…+2 градус дип фаразлана.

«Сишәмбе төнлә Татарстанда температура +1…+3 градус була, ә көндез +7…+9 градуска кадәр күтәрелә, әмма төньяк һәм көнчыгыш районнарда +5…+6 градус чамасы гына көтелә», – дип билгеләп үтте синоптик.

Чәршәмбе республикада +1…+3 градуска кадәр суыта. Пәнҗешәмбе көндез Татарстанның күп өлешендә температура 0 градус тирәсе була, төньяк районнарда -1…-2 градус, ә үзәк һәм көньяк районнарда +1 градуска кадәр җитә. Шундый ук күрсәткечләр җомга көненә дә фаразлана, дип хәбәр итте Ильин.

Чәршәмбе, пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә Татарстанда явым-төшем көтелми. Алмашынучан болытлы һава була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар