news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әтнә районында дрон төшкән: «Әле генә булды бу хәл...»

news_top
Әтнә районында дрон төшкән: «Әле генә булды бу хәл...»

Әтнә районына дрон төшкән. Ул «Оргсинтез» заводына таба очкан булган, дип хәбәр итә «База».

Дроннарның икәү булуы хәбәр ителә, әмма рәсми мәгълүмат чараларында бер дрон турында гына сүз бара. Аларның берсен Казан дары заводына килеп җиткәндә бәреп төшергәннәр. Икенчесен Әтнә районында бәреп төшергәннәр. Казан һәм Чаллыдагы аэропортлар ябылып торган, хәзер алар штат режимында эшли. Казанның Авиатөзелеш районында бүген сирена эшләгән. Предприятиеләрдә эвакуация уздырылган, дип хәбәр итә Рәиснең матбугат хезмәте.

Басуда бәреп төшерелгән дронны авыл агайлары карый, берсе комментарийлар бирә. «Монда төшеп шартлады микәнни ул? Дрон төште… Әле генә булды бу хәл. Әнә канатлары, әнә моторларыы, әнә глушителе, тегендә еракта көпчәге ята», – дип күрсәтеп сөйли бер агай.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар