Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылында 53 яшьлек хатын үзе белән яшәгән ирне үтерүдә гаепләнә

news_top_970_100
Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылында 53 яшьлек хатын үзе белән яшәгән ирне үтерүдә гаепләнә
Салават Камалетдинов

13 апрелендә Әтнә районының Түбән Бәрәскә авылында көч куллану нәтиҗәсендә үлем билгеләре булган 56 яшьлек ир-атның гәүдәсе табылган. Алдан ясалган медицина тикшерүеннән күрсәткәнчә, үлем сәбәбе – баш мие эчендәге җәрәхәт.

Бу хакта Россия тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татарстан-24» сайты хәбәр итә.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, һәлак булган кешенең 53 яшьлек тормыш иптәше шикләнелә. Кичтән алар алкоголь кулланган, һәм алар арасында конфликт чыккан. Нәтиҗәдә, хатын-кыз ир-атка суккан, шуннан соң ул егылган, башы белән идәнгә бәрелгән. Алынган җәрәхәтләрдән ир-ат урында ук үлә.

Шикләнелүченең үлгән кешегә карата көч куллану өчен җаваплылыкка тартылуының беренче очрагы булмау билгеләнгән. Хәзерге вакытта, вакыйганың барлык детальләрен тулысынча ачыклау өчен, өстәмә тикшерү чаралары үткәрелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100