Татарстанда 16 һәм 17 февральдә һава шартларының кискен начараюы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».
Синоптиклар мәгълүматлары буенча, 16 февральдә төнлә кайбер районнарда буран, бозлавык һәм 16 м/с тизлектә көчле җил көтелә. Күрү мөмкинлеге 1-2 километрга кадәр начарланырга мөмкин.
16 февральдә көндез һәм 17 февральдә тәүлек дәвамында кар, җепшек кар, урыны белән яңгыр явачак. Бураннар көтелә, күрү мөмкинлеге 500 метрга кадәр начарланачак, җилнең тизлеге 15-20 м/с булыр, дип фаразлана. Юлларда көчле бозлавык һәм кар көртләре булуы ихтимал.
Белгечләр исәпләвенчә, бу көннәрдә республиканың күпчелек өлешендә 15-25 мм явым-төшем булырга мөмкин, бу айлык норманың 50-100 проценты дигән сүз.
Һава торышы бозылу сәбәпле, Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә мөмкин булганча шәһәр читенә барудан баш тартырга һәм һава шартлары яхшырганчы шәхси автомобильләрне куллануны чикләргә киңәш итә.