news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Атларга мәхәббәт нәселдән килә» – Арчада «Ат көне» узды

Арча районының Яңа Кырлай авылында «Ат көне» дип аталган ат-спорт ярышы узды. Әлеге бәйрәмдә күп төрле ярышлар, ат белән бәйле милли уеннар һәм кызыклы концерт программасы оештырылган иде. «Интертат» хәбәрчесе әлеге чарада булып кайтты.

news_top
«Атларга мәхәббәт нәселдән килә» – Арчада «Ат көне» узды
Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова

Бәйрәмгә килеп керүгә, чараның бөек Тукайның туган ягында оештырылуын аңлап була иде, чөнки керү җирендә үк кунакларны шагыйрь әкиятләрендәге төп геройлар каршы алды.

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова

Чып-чын Сабантуй кебек иде. Рәт-рәт төрле уенчыклар, милли әйберләр сатыла торган кибетләр, күңел ачу чаралары тезелгән, балалар мәйданчыклары.

Әлбәттә, мондый җирне шашлык, шаурма, пицца кебек ризыкларсыз да күз алдына китереп булмый. Биредә хәтта бургерлар да саталар иде. Бәяләре дә «Ат көне»нә туры килеп тора торган – «ат бәясе»ндә. Янымда бер абый 3 нәни кисәк шашлыкны 500 сумга алды, ашыйсы килгәч нишләсен инде…

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова

Кибетләрне бераз урап чыккач, төп мәйданга юнәлдем. Анда чараның тантаналы ачылышы башлануын хәбәр иттеләр.

«Республикабызда ат үрчетү, ат спортын үстерү – безнең төп максат»

Бәйрәмне Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов һәм Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров ачты.

«Бүгенге бәйрәмнең төп иганәчеләре – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, аларга бик зур рәхмәт. Бүген бирегә республикабызның барлык ат яратучылары җыелган. Атчылык белән шөгыльләнүчеләр, аны үстерүчеләр елдан-ел артсын, дигән теләктә калабыз», – диде Алмаз Хисаметдинов.

Министр «Ат көне» бәйрәменең 10 нчы тапкыр узуын әйтте.

«Бәйрәмнең юбилей елын үткәрәбез. Республикабызда ат үрчетү, ат спортын үстерү – безнең төп максат. Татар токымлы атларны үрчетү дә мөһим бурычыбыз булып тора. Әлеге атларга игьтибарны арттырасы килә», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова

Сез андагы кешенең күплеген күрсәгез! Әти-әнисенең кулында гына «утырып» йөрүче балалардан алып өлкән яшьтәге кешеләргә кадәр. Мәйдан шаулый, берничә категориядә ат чабышы, милли уеннар бара. Шунысын әйтеп үтәргә кирәк, мондагы уеннар да Сабантуйдагы кебек кенә түгел, ә атлар тематикасында уйланып ясалган иде.

Бәйрәмгә килүчеләрнең кәефен Җәвит Шакиров үзенең мәзәкләре белән күтәрде, хәтта мәйданда көрәшүче егетләр дә онытылып, Җәвит абыйның шаяруларыннан көлделәр.

«Ат көне» булгач, атлар белән бәйле бәйгеләр дә бик күп булды. Алар арасында «Иң матур бизәлгән арба» конкурсы да бар иде. Әлеге номинациядә беренче урынны Арча районы «Игенче» агрофирмасыннан Нәфкать Исмәгыйлов яулады.

Фото: © «Татар-информ», Ләйлә Хәкимова

Ат чабышларына килгәндә, алар 4 токымлы атлар арасында узды. Җиңүчеләр исемелеген сезгә дә язып китәм.

Татар токымлы атлар:

1) Әхмәт Госманов (Теләче районы)

2) Илдар Гыйбадуллин (Әлмәт)

3) Фирзәр Гыйниятуллин (Теләче районы)

Чиста токымлы атлар:

1) Әмирә Әмәтова (Минзәлә)

2) Ранис Таҗетдинов (Арча)

3) Альберт Шәйхетдинов (Балык Бистәсе)

Ярым чиста токымлы:

1) Александр Кайнов (Кама Тамагы)

2) Вилнур Гарифуллин (Арча)

3) Владимир Ермолаев (Аксубай)

Эш атлары:

1) Ильяс Якупов (Нижнекамск)

2) Вилнур Гарифуллин (Арча)

3) Аделина Амуллина (Балтач)

Шулай ук, атлар 40, 80 километр дистанциягә чабуда да көч сынашты.

«Бүләге әллә ни булмый инде аның»

Ярыштан соң атларны ял иттерә, йөртә торган җиргә барып, атта чабучылар белән аралашып алдым.

Тәлгать Салихов, Арча

Минем бу атыма 15 яшь, кушаматы «Буян». Һәр елны «Ат көне»ндә аның белән катнашам.

Бу бәйгегә ничек тә булса әзерләндегезме соң?

Юк, әзерләнмәдек тә.

Атка «нагрузка» булгандыр бит инде ул?

Юк, ат бит көн дә мондагыдан да күбрәк эшли. Бу ярышта ат арбасына бары тик 10 тюк салам, 10 капчык солы төядек тә, билгеле бер аралыкны узып, шушы төягән әйберләрне бушаттык һәм кире килдек. Болар барысы да вакытка эшләнде. Үзем катнашкан чабышта беренче килдем.

Сабантуйлардагы ярышларда да бу ат белән катнашасызмы?

Арча, Кенәр Сабантуйларында катнашам. Үзебезнең Яңа Кенәр авылында ат чабышлары үткәрелми, чөнки катнашучылар юк. Атларны бәйрәм өчен, балалар өчен бизибез генә.

Бу ат белән Сабантуйларда откан иң кыйммәтле бүләк нәрсә булды?

Бүләге әллә ни булмый инде аның. Гадәттә, акча, аннары атка 1-2 килограмм витамин бирергә мөмкиннәр.

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова

«Бу бәйрәмдәге ат ярышларында 6 ел рәттән катнашам»

Вилнур Гарифуллин, Арча.

Миңа 26 яшь, мин 5 яшьтән атта чабам. Атларга мәхәббәт нәселдән килә, бабам да, әтием дә атта чапкан.

Кызыгыз да, атта чабам, дисә, каршы килмәячәксезме?

Болай атка атлана инде ул, әлегә, чабасы килә, дигәне юк.

Бу ат белән быел Сабантуйларда ничә тапкыр чаптыгыз?

Бу ат белән быел 6 тапкыр Сабантуйларда чаптым, 4 тапкыр – 1 нче урын, 2 тапкыр – 2 нче урын алдым. Бүген менә 2 нче килдем.

Атыгызга ничә яшь?

Атымның кушаматы «София», аңа 3 яшь. Үткән елны гына ярышларда катнаша башлады һәм быел шундый югары нәтиҗәләргә иреште.

Ничек соң сезгә «Ат көне»? Мондагы чабышлар башка бәйрәмнәрнекеннән аерыламы?

Бу бәйрәмдәге ат ярышларында 6 ел рәттән катнашам. Шунысын әйтә алам, ат өстенә утыргач, барысы да шул ук инде, әллә ни аерма юк. Бәйрәм ошый, оештыручыларга зур рәхмәт.

Бу бәйгедә җиңүчеләргә нәрсә бүләк итәләр?

Акчалата бүләк, кубок һәм атка күчтәнәч – витаминнар.

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова

Шулай ук, бу бәйрәмдә «Аударыш» – атларга утырып көрәшү уены да булды. Аның асылы – уенчыларның ат өстендә була торып, бер-берсен этеп-төртеп җиргә төшерү. Кем ат өстендә кала – шул җиңүче.

Сәгать кичке 6да концерт программасы башланып китте. Көрәш карап утыручы әбиләр Әнвәр Нургалиев җырлый башлавын ишеткәч, пуля урынына сәхнә янына чаптылар. Әнвәр Нургалиевтан кала, тагын Зөлфия Җәвит Шакировлар, Илназ Минвәлиев та чыгыш ясады. Тик, әлбәттә, үзе янына иң күп тыңлаучыларны туплаучы Әнвәр Нургалиев булды.

«Ат көне»ндә быел беренче тапкыр көрәш ярышлары үткәрелде. Ярышлар 2 категориядә: 2007 елгылар һәм аннан яшьрәкләр, 2007 елдан олыраклар арасында узды. Олылар арасында баш батыр булып Арча районы Яңа Кишет авылы егете Альберт Ситдыйков калды. Аңа төп бүләк – атны Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов һәм Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Татарстанның Көрәш федерациясе рәисе Рөстәм Кәлимуллин тапшырды.

Минем өчен бәйрәм сәгать 8дә тәмамланды инде, чөнки Арчадан Казанга кайтып та җитәсе бар иде. Ә болай, «Ат көн» кичке сәгать 10га кадәр дәвам итәчәк, диделәр. Миңа бу бәйрәм ошады, күңелле булды. Арча якларында икенче тапкыр булуым, хәзер Арчага барам, дип түгел, ә кайтам, дип әйтәселәр килә башлады инде, чөнки андагы җылы мохит, якты йөзле кешеләре үзенә тартып кына тора.

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар