Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Атларда да кеше язмышы: «Ир-атны гына түгел, атларны да фронтка озата идек...»

Атлар элек-электән кешеләрне туендырган, киендергән һәм сугышлардан саклаган. Элек яшәешне атсыз күз алдына да китереп булмаган, бигрәк тә сугыш елларында. Шуңа да халкыбызда алар изге хайван санала, тугры һәм ярдәмчел дус исемен йөртә.

news_top_970_100
Атларда да кеше язмышы: «Ир-атны гына түгел, атларны да фронтка озата идек...»
Владимир Васильев фотосы

Тарих битләрен актарып карасаң, кешенең ат белән дуслыгы безнең эрага кадәр 5000 ел элек үк башланган икән. Бу хакта тау куышларында ясап калдырылган борынгы рәсемнәр сөйли. Атлар – акыллы, аңлы хайваннар. Пулялар очкан, бомбалар шартлап торган канлы мәйданнарда да алар солдатның аерылгысыз дусты булып кала белгән. Танклар, машиналар үтә алмаган җирләрдән чыгып, сизгерлекләре белән адәм улларын бихисап үлемнәрдән коткарып калганнар.

Кызганыч, бүген без бу турыда китаплардан гына укып беләбез. Шулай да, үткәннәргә гашыйк олы буын теленнән сирәк кенә булса да андый тарихларны ишетергә мөмкин. Шундыйлардан берсе дәү әтием - Әсгать Рәхмәтуллин булды. Ул вакытта сугыш чоры нарасые гына булуга карамастан, бабам сабый күңеленә кереп калаган вакыйгалар белән еш бүлешә. Менә Бөек Җинү көнендә дә ул тетрәндергеч, күз яшьләреннән башка тыңлый алмаслык бер тарихны сөйләде. Кечкенәдән атлар күреп үскәнгәме, аларга карата яратуым көчле булгангамы, тиз генә тынычлана алмадым. Атларда да була икән кешеләр язмышы…

Ат яхшысы – арканда, начарлары – тарханда

Апас районы Шәмәк авылында 1937-1940 елларда ат заводы төзиләр, – дип сүзен башлады дәү әтием. - Бөтен Апас районыннан җыеп, 200ләп зур бияләр, нәселле айгырлар китерттеләр. Безнең әти анда атлар карады. Ул чагында мин, биш яшьлек малай, атлар карарга дип аңа ияреп бара идем.

1941 елда дәһшәтле Бөек Ватан сугышы башланды. Бөтен ир-атны, шул ук ат караучыларны фронтка алдылар. Кешеләр белән беррәттән атларга да күз сала башладылар. Мал табиблары аларның биеклеген, юаныгын, тоякларын, күкрәкләрен, муеннарын, башларын килеп үлчи, тешләрен карый иде. Күрсәткечләре туры килгән очракта РККАга (Рабочая Крестьянская Красная Армия) җибәрәләр. Әкренләп хайваннарны фронтка ташыдылар. Хуҗалыкта эшләү өчен сайлау аша үткәннәре генә калды. Бер көнне үлчи торгач, 18 атны озаттык. Соңрак тазараклары арасыннан сайлап, тагын 10лап атны алып киттеләр. Мин алда сөйләячәк ат та шушы төркемгә эләкте...

Сугыш бетте. Бик күп сулар акты. Атлар әйләнеп кайтмады.

Атны да туфрак тарткан

Көннәрдән бер көнне урамда кешнәгән тавыш ишетелә. Абзар (конюшня) каравылчысы чыкса, тактага башын салындырып бер ят ат басып торуын күрә. Кешеләр аны башка авылныкыдыр дип уйлый. Әмма игътибар алгы уң як ботка сугылган номерга төшә (фронтка алынгач, кызган тимер белән баскан булалар). Атның исеме шул номер белән йөртелгән була. Хәтерләмим генә хәзер. Нәкъ менә әлеге билге аша гына сугышка киткән кызыл айгырны танып алдылар. Алга таба эшкә җикмәделәр, үрчем бирмәсме дип көтүдә генә йөрттеләр. Туплар тартып тузган шул инде, атлар янына йөрмәде. Кичләрен ашарына салып, аерым бүлмәгә ябалар иде.

Белешә торгач, хәл шуннан гыйбарәт булуы ачыкланды: сугышта исән калып, кешеләрне кайтарган кебек атларны да туган якларына кайтаралар икән. Безнең кызыл айгыр исә районга кадәр генә кайтып җитә алган. Аны хәрби комиссариатта җигеп ятканнар, Шәмәккә кайтармаганнар. Ничек булгандыр, белмим, ләкин ат мөмкинлекне көтеп кенә яткан, шундук чыгып качкан. Киткән юлы белән (бездә «Олы юл» дип атап йөрткән юл) үзе кайтып кергән. Горур атлап барган атны ерактан, авыл башыннан ук күреп алганнар. Гаҗәп! Никадәр акыллы җанвар булу кирәк бит. Унар еллап вакыт сабыр итәргә туры килсә дә, туган нигезгә кайту өмете белән янып яшәгән айгыр барыбер үз теләгенә ирешә.

Атны районнан эзләп килүчеләр дә булды, тик ат безнеке! Күпме генә хәрби коммисариатныкы булуын дәлилләсәләр дә, бирмәдек. Соңыннан гына атның сугыштан кайтуы турында әйттеләр.

Гомере генә озын булмады. 4-5 елдан җан бирде ул. Җилеген суырганнар... Адәм баласының чәче агарган сыман, айгырга да чал кергән. Сугыш вакыйгалары шулай картайткандыр, куе кызыл төсле айгырның ялларына ак кунган иде шул инде…

www.pexels.com

Фактлар

Рәсми мәгълүматларга караганда, Совет Армиясендә 1,9 миллион баш ат булган.

Бөек Ватан сугышы елларында яу кырында миллионнан артык ат һәлак булган дип санала.

Атларны югалту буенча, немецларның күрсәткечләре дә безнекеннән ким булмый.

Икенче Бөтендөнья сугышы беренче моторлар сугышы гына түгел, ә бөек кавалерия һәм ат көчләре сугышының да соңгысына әйләнә.

Сугыш өчен атларның билгеле бер функцияләрне үти алуы мөһим. Атлар транспорт көче буларак аеруча артиллериядә еш кулланылган. Алты аттан торган команда тупларны тарткан, азык-төлек ташыган.

Үз чиратында кешеләр дә малга карата тугрылыгын саклаган: яралы атларны махсус мал хастаханәләренә озатканнар, авыр хәлдә булганнарын машиналарда илткәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100