news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Атлантикада Иван Грозныйдан картрак булган тере акула табылган

Атлантикада Иван Грозныйдан картрак булган тере акула табылган

news_top
Атлантикада Иван Грозныйдан картрак булган тере акула табылган
Төньяк Атлантика суларында 500 елдан артык яшәгән тере Гренландия акуласы табылган. Ул 1505 елда туган дип фаразлыйлар. Шулай итеп бу акула Җирдә яшәүче иң олы умырткалы хайван була. Бу турыда The Sun басмасына сылтама белән "Взгляд" хәбәр итте.

Бу елда Россиядә Иван Грозныйның әтисе, Василий III идарә итә башлаган.

Галимнәр сүзләренчә, Гренландия акуласы елына 1 см озынлыкка үсә һәм бик озак яши. Яңа табылган акуланың озынлыгы 5,4 метр чамасы. Акуланың яше 272-512 ел чамасы булуы ихтимал.

Белгечләр генетик анализ ясап, шундый озын гомер өчен нинди геннар җавап бирүен ачыкларга җыена. "Бу зур әһәмияткә ия. Без әлеге төрне саклап калу өчен тырышачакбыз", - дигән профессор Ким Пребел.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар