news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Атказанган укытучылар өчен бердәм федераль түләү булдырырга җыеналар

news_top

Дәүләт Думасының «Гадел Россия – Дөреслек өчен» фракциясеннән депутатлар парламент палатасына «Россия Федерациясенең атказанган укытучысы» исеменә лаек булган укытучылар өчен бердәм федераль түләү булдыру турында закон проектын кертәчәк. Бу хакта РИА Новости яза.

Инициатива авторы – партия лидеры, Дума фракциясе башлыгы Сергей Миронов. Агентлыкка партиянең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, закон проекты дүшәмбе Дәүләт Думасына карауга кертеләчәк.

«Федераль закон проекты педагогик хезмәткәрләр өчен социаль ярдәмне көчәйтү, укытучы хезмәтенең абруен һәм тотрыклылыгын арттыру, «Россия Федерациясенең атказанган укытучысы» мактаулы исемен биргәндә түләнә торган матди бүләкләүнең бердәм минималь дәрәҗәсен тәэмин итү хисабына төбәкара дифференциацияне бетерү максаты белән булдырылды», – диелә проектка аңлатма язуында.

Айлык түләүнең бердәм минималь суммасын белгечнең окладының 15 процентыннан да ким булмаган күләмдә билгеләргә тәкъдим ителә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар