Атка печән салучылар һәм штрейкбрехерлар: Равил Гайнетдинне чираттагы срокка сайладылар
Равил Гайнетдинне сигезенче тапкыр сайладылар.
Бу атнада Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә мөфти, шәех Равил Гайнетдинне кабат 5 ел срокка Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе итеп сайладылар. Бер атна буе Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә берничә зур утырыш узды: XVII Халыкара теологик фәнни-мәгариф «Галимҗан Баруди укулары» конференциясе, ислам финансларына багышланган III Халыкара симпозиум, Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең VIII корылтае, XX Халыкара мөселман форумы.
Иң әүвәл, сайлау мәшәкатьләренә кадәр булган фикерләр белән уртаклашасы килә.
Адәм баласы һәрвакыт яхшыга омтыла – шулай булмаса, тормыш та алга бармас иде. Без татар теленең бүгенге халәте турында еламсырамыйча сөйләшә алмыйбыз. Әмма бер әйберне искәртми мөмкин түгел.
Мәскәүнең уртасындагы татар мәчетендә йөзләгән имам җыелып рәхәтләнеп сөйләшә-киңәшә ала. Россия башкаласындагы төп мәчетләрдә имамнар – татар милләтеннән. Башкалада гына түгел, башка төбәкләрдә дә мәчетләрдә имамнарның күпчелеге – татарлар. Гасырдан артык элек татарлар башлап йөрсә, хәзер дә шул дәвам итә. Менә шул татарлар Мәскәүгә җыелышып килеп мөфтине сайлап куялар, соңыннан, җыелышып, Мәскәү елгасында теплоход белән сәяхәткә чыгып китәләр. Беркем дә ниндидер кисәтү ясамый, ник татарча сөйләшәсез, дими аларга, без – илнең хуҗалары, дигәндәй дау куптарып йөриләр.
Менә медальнең ике ягы шушы. Югарыга карап фикер ит, түбәнгә карап шөкер ит, дигәннәр бит. Бер яктан илдә барган хәлләр, азчылык милләтләргә мөнәсәбәт борчый, әмма икенче яктан караганда, татарга, исламга мөнәсәбәтнең үзгәрүен дә искәртми булмый. Дөрес, соңгы елларда тагын салкын җилләр исә башлады, әмма әлегә менә шулай.
Әйе, имамнар бәйрәм итә белә инде анысы. Ә нигә? Динне кабул итмәгән кешегә генә сораулар күп һәм кыен ул. Диндә булган кеше өчен дөнья гадирәктер дә әле ул: Аллаһ биргән нигъмәт, Аллаһ насыйп иткән очрашулар, шөкерана кылып, кабул итәргә генә кирәк. Менә шул теплоходта йөзеп барганда, «Мәрҗани» мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдин белән 6 минут сөйләшеп алдым.
«Мәскәү уртасында, чалма-чапаннар киеп, Мәскәүдә катерда йөзәбез. Узып барган кешеләр безгә кул болгый, «әссәламәгаләйкүм» диләр, белмим алар кайсы милләттән... Без бит күпмилләтле Рәсәйдә яшибез. Менә без күрәбез – ирек. Беркем дә безгә, каян килдегез, дими... Рәхәт! Без укыган вакытларда Казанда кәләпүш киеп була идеме соң? Хәзер Кызыл мәйданда йөрибез чалма-чапан белән... Аның турында әйтәсе дә юк!»
Мәскәүдә узган шушы чаралар алдыннан миңа бер бик кызык фикер әйттеләр. «Син Равил Гайнетдингә нинди мөнәсәбәттә булсаң, исламга да шул ук мөнәсәбәттә», – диделәр. Россиядә исламга мөнәсәбәт нинди – ул күпмедер дәрәҗәдә Равил Гайнетдингә мөнәсәбәт дигән сүз, дип әйтеп була инде моны. Моның белән килешмәс тә кемдер, әмма 30 ел буе Россия башкаласында мөфти булып торган кеше һәм аның командасы, билгеле, илдә – халыкта һәм җитәкчелектә мөселманнарга мөнәсәбәтне ачыклаган күрсәткечләрнең берсе.
Равил Гайнетдин үзенең хисабында соңгы еллардагы эшчәнлеген «канәгатьләнерлек» дип бәяләвен әйтте. Гадәттә, җитәкчеләр үз эшләрен күпертеп күрсәтергә ярата. Минемчә, бу – менә шушы медальнең ике ягыдыр инде: милли азчылыклар үзләрен рәхәт хис итә дип әйтүче дөньяга алсу күзлекләрдән караучы романтик булып күренер иде, әмма Мәскәү уртасында чалма-чапан кигән килеш мул табыннан торып киткәннән соң, «бездә бар да начар» дип әйтергә дә тел әйләнми: көферлеге килүе бар. Шуңа күрә Равил Гайнетдин хаклыдыр: канәгатьләнерлек.
Сайлау: бердәнбер кандидат. Нигә бердәнбер?
Мәскәү Җәмигъ мәчетендә 7 юбилейга багышланган чаралар башланды. Алар – Россия Диния нәзарәтенең 30 еллыгы, Мәскәү ислам институтының 30 еллыгы, мөфти шәех Равил Гайнетдиннең рухани вазифасына керешүенә 40 ел, имам Әт-Тирмизинең тууына 1200 еллыгы, Мәскәү Тарихи мәчетенең 200 еллыгы, Ризаэтдин Фәрхетдиннең тууына 165 ел, Мәскәү Җәмигъ мәчетенең 120 еллыгы. Чараларның Мөхәммәд пәйгамбәр туган ай, Россиядә мөселман гаиләсе елына да багышлануы күрсәтелгән иде.
Атна башыннан ук Җәмигъ мәчетенә кунаклар килә башлаган иде, иң хөрмәтлеләре атна азагында килде. Сайлау алдыннан мәчет ишегалды кызыл номерлы автомобильләр белән тулды – чит ил делегатлары бик күп иде. Мөселман дөньясының шундый уңай ягы бар – монда һәркем, кем булуына карамастан, туган. «Әссәламәгаләйкүм» дип дәшә һәркайсы, «вәгаләйкүмәссәлам» дип җавап алына. Аллаһ каршында һәркем бертигез!
Равил Гайнетдин рәислеккә бердәнбер кандидат иде. 1959 елда Шәледә туган Равил Гайнетдин инде 30 ел башкала мәчетендә мөфти. Бик тә гади итеп әйткәндә, гади бер татар малае шундый дәрәҗәгә ирешкән икән, моны танымый булмый, әлбәттә. Мәскәүдә башлыча Түбән Новгород, Касыйм татарлары – ул алар арасында да танылуга ирешә алган. Сөйләделәр: ул әле яшь чагында Җәмигъ мәчете картлары дәгъва белдергән булган, ди. Хәзер мәчетләрдә сәҗдәгә китә алмаган өлкәннәр өчен урындыклар намаз кылучыларның арткы рәтенә тезелә. Элегрәк картлар ихтирамлырак урында булган – урындыклар рәте имам алдында ук булган. Менә шундагы өлкәннәр: «Нигә бу егет безнеңчә сүләшми, болай дөрес тегел», – диешкәннәр. Әмма Равил Гайнетдин аларның күңелләрен яулап ала алган: бердән, ул ихтирамлы, дорфа түгел, итагатьле сөйләшә белә, икенчедән, картларның күңелләренә хуш килсен өчен, Сергачча сүләп җибәргән... Бу риваятьне Сергач карты сөйләде: ни дәрәҗәдә ул дөрестер белмим – ничә сумга алсам, шул бәягә сатам, әмма Равил Гайнетдиннең килешеп эшли алуы хак. 30 ел мөфти булып эшли: әмма командасы эчендә ул эшләгәндә, кара тавышлар чыгарып, ямьсезләнеп, мәчет бүлешеп, мәчеттән бер-берсен куып исламга тап төшергән гаугалар булмады. «Гайнетдин партиясенең» юлы гаугаларсыз. Равил Гайнетдингә карата тәнкыйть булмады, дип әйтүем түгел: тәнкыйте дә бик күп булды, әмма аның командасы бердәм – монысын һәркем таныйдыр. Аның беренче урынбасары Дамир Мөхетдиновтан, ни сәбәпле башка кандидатлар юк, дип сорадым. Ул моны Равил Гайнетдиннең дәрәҗәсе зур булу белән аңлатты: «Без аның дәрәҗәсен дә, үзебезнең дәрәҗәне дә беләбез, – ди, – әле, ул китмәсен, дип куркып торабыз», – ди.
Төбәкләрдән килгән бер мөфти исә Равил Гайнетдингә альтернатива булмавын «балаларның аталарына каршы бармавы» белән аңлатты:
– Монда килгән имам-хатыйблар, төбәкләрдәге мөфтиятләр – Равил Гайнетдин булдырган структуралар, ничек итеп кем аңа каршы барсын?
Шуңа да сайлауда бернинди интрига юк иде – кем сайланачагы билгеле.
Атка печән салучылар
«Син дә мулла, мин дә мулла, атка печән кем сала, чалма-чапан киеп йөриләр дә, ә бу мөфтиләр нишли соң?» дигән сорауга җавап итеп корылтайда яңгыраган хисапларны күрсәтү инде дөрес булмас. Кешеләр төрле булган кебек, имамнар да төрле, берни эшләмичә «чабата кайтарып», акча эшләп йөргәннәре дә бардыр, әмма бик тырышып, динем өчен, халык өчен булсын-булсын, дип йөрүчеләре күбрәк сыман.
Беренче мисал итеп хатын-кыздан башлыйм әле. Иркутск өлкәсе Чунский бистәсендә Финдия Дәүләтхуҗина мәчет төзүгә алынган. Үзе Иркутскида тууына карамастан, татарча бик әйбәт сөйләшә – мәчет салынгач, андагы азсанлы татарларда иман да, татар теле дә калыр, дигән ышаныч бар.
Кукмара егете Руфат хәзрәт Якутиянең Удачный шәһәрендә намаз йорты ачуга ирешкән. Башта үз фатирында халыкны намазга җыйган, аннары – аерым бинага да ирешкәннәр.
Түбән Новгородта мәшһүр Мәкәрҗә ярминкәсе мәчете ачылачак. Җир урыны инде бирелгән, мәчет 2027 елга булачак, дип ышандыра мөфти Гаяз Закиров. Ул – Түбән Новгородның мәшһүр шәхесе булып танылган. Татарлар арасында бердәнбер! Һәр мөфти, имамның мондый эшләрен күпләп-күпләп сөйләп булыр иде. Барысы да бу эшләрдә Равил Гайнетдингә рәхмәтен җиткерә.
Сайлау алдыннан Равил Гайнетдин, аның беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов эшкә хисап тотты. Россиянең төбәкләрендә яңа мәхәлләләр төзелә, яңа мәчетләр салына, борынгы татар мәчетләре ремонтлана. Беренче елларда алар берничә төбәктәге 15-20 мәхәлләдән торса, хәзер – 62 төбәктә эшли.
Штрейкбрехерлар һәм ялмавызлар
Иң зур эшләрнең берсе – Рязань шәһәре Чернышово авылындагы борынгы мәчетне төзекләндерү буенча эш бара. Дамир Мөхетдинов Волгоград, Армавир, Краснодар, Ставрополь шәһәрләрендәге татар мирасы булган биналарны кайтару буенча проблемалар булуын әйтте. Җирле хакимиятләр, мирасны кайтармас өчен, кайбер дин әһелләре белән «компенсация турында» килешә икән. Дамир Мөхетдинов «үзебезнең мөселман структуралары арасында штрейкбрехерлар булуын» әйтте. Ягъни, имамнар арасында да барысы да дин берлеге өчен дип йөрми, кем өчендер башка кыйммәтләр кадерлерәк. Шулай икәне билгеле дә – берләшү турында ничә еллар буе сүз барды, хәзер инде мөфтиятләрнең берләшәчәгенә беркем дә ышанмый да ахры.
- Штрейкбрехер – забастовка вакытында баш күтәрүчеләрне якламыйча, аларга каршы чыгып, хакимият кушуы буенча эшкә чыккан кеше. Хакимият кушуы буенча, гомуми идеягә каршы чыгучыларны, ягъни коллектив максатларга хыянәт итүчеләрне шулай атыйлар.
Корылтайда кабул ителгән резолюцияне тәнкыйтьләүчеләр дә булуы бар, билгеле. Бу очракта шуны әйтергә була –кешенең эшенә түгел, гамәлләренә кара, дип. Бүгенге заманда, бер сүз кешенең башына җитәргә мөмкин чорда, иҗтимагый оешмаларның рәсми карарлары фильтрланган, «тиеш» булуы гаҗәп түгел, билгеле. Шуңа да мондый чыгышларга караганда гамәлләргә бәя бирү дөресрәктер. Ә менә калган карагруһчылар аны калганнарга караганда иң күп тәнкыйть иткәнне исәпкә алсак, нәтиҗә ясарга урын бар.
Үзен ислам белгече дип атаган Роман Силантьев Корылтай алдыннан кабат «Россия мөселманнары Диния нәзарәтен ябарга» дигән чыгыш ясады. Бу хакта инде ул 2016 елда әйткән иде – ул вакытта Силантьев Равил Гайнетдинне Төркияне гаепләп чыгыш ясамауда гаепләгән иде. Бу юлы ул Тикшерү комитетына мөрәҗәгать итте – ул Равил Гайнетдинне мигрантларны тырыш дип әйтүдә, тыелган дини хәрәкәтләргә юл куюда гаепли.
Берләшеп буламы соң ул?
Берләшү дигәннән, 1996 елда Равил Гайнетдин тарафыннан төрле мөфтиятләрне берләштерергә тиешле «Мөфтиләр шурасы» оешмасы төзелгән иде. Бу корылтайда оешма юридик формада эшләүдән туктый, ул Россия мөселманнар Диния нәзарәтенең бер структурасына әйләнәчәге билгеле булды. Хәзерге вакытта федераль дәрәҗәдә 3 мөфтият бар – Россия мөселманнары Диния нәзарәтеннән тыш, Тәлгать Таҗетдиннең Үзәк Диния нәзарәте, Әлбир Кргановның Россия мөселманнары Диния Җыены. Моннан тыш, Татарстан, Башкортстан кебек төбәкләрдәге мөфтиятләр беркая да карамый. Кайбер төбәкләрдә, әйтик, Свердловск өлкәсендә мөфтиятләр саны бер елны алтыга җиткән иде, хәзер белмим алар күпме – бәлки, тагын да арткандыр.
Мөселманнарга үрнәк итеп, бер үзәк булган Рус православ чиркәвен күрсәтергә яраталар, билгеле, бер үзәк булганда, күп мәсьәләләрне хәл итеп булыр иде. Таркаулык кайбер сорауларны хәл итүгә киртә булып тора – шул ук Екатеринбургта инде бирелгән җир урынында мәчет сала алмыйча, югалттылар. Әмма, минемчә, күп мөфтиятләр булуның уңышлы ягы да бар – конкуренция барлыкка килә, һәрберсе, мин уздырыйм әле, дип эшли.
Мәсәлән, яңа төбәкләрне дә ике мөфтияткә бүлгәннәр. Донецкида Россия мөселманнары Диния нәзарәте эшли, Луганскида – Кргановныкылар. Мөгаен, хакимият тә шушы конкуренция булуын исәпкә алып эш итәдер.
Шуңа күрә, бу вазгыятьне беркем дә төзәтә алмый икәнен исәпкә алсак, мөселманнар ничек бар – шулай яшәвен дәвам итә. Һәм итәчәк.
Мәскәүдә хәзер 4 мәчет бар. Бишенчесен салуны да бурыч итеп куя иде мөселманнар, хәзер, мөгаен бу идеядән кире кайтканнардыр. Бу заманда монысы – тормышка ашмастай хәлдер. Әлегә булганы белән канәгать булырга, башка шәһәрләрдә булдырырга кирәк, дигән нияттә күп имамнар.
Рөстәм Миңнехановтан – Коръән
Равил Гайнетдин сайланганнан соң, иң мөһим сүзләрне, билгеле, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әйтте. Ул аңа, «Коръәннән дә олы бүләк була алмый» дип, Коръән бүләк итте. Бүләк биргәндә аның татар телен, мәдәниятен, мирасын сакларга өлеш кертүе билгеләп үтелде.
«Равил хәзрәт, сезне чын күңелемнән котлыйм. 30 ел дәверендә безнең илебездә сезнең мөселманнар, татар халкы өчен керткән өлешегез бик зур. Без аны бүген тойдык. Бөтен делегатлар үз тавышларын сезгә тапшырдылар. Зур өметләр белән бу эш дәвам итәчәген көтәләр», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Рәис әйтүенчә, чит илдән килгән кунакларның күп булуы да Равил Гайнетдиннең нинди абруйлы, нинди зур эш алып барганын күрсәтә. «Илнең авыр вакытында да шундый зур форумнар үткәргәнегез өчен рәхмәт сүзләрен әйтәм. Киләчәктә дә бергәләп «Россия – ислам дөньясы» белән дә, Болгарда да, Россия өлкәләрендә шушы эшне бергәләп башкарырга насыйп булсын», – дип теләде Миңнеханов.
Равил Гайнетдин җавап сүзендә Татарстан Рәисенә, «Россия – ислам дөньясы» оешмасының стратегик күзаллау группасы җитәкчесе буларак, зур дәрәҗәдә эшләрен алып баруын әйтте. «Илебездә барган зур вакыйгалар, үзгәрешләр һәм илебезнең бердәмлегенә яңа неонацизм идеологиясе куркыныч янаган вакытта бара торган хезмәтләр, эшләребез бүгенге көндә безнең берлегебезне сорый. Россия халкының берлеген генә түгел, Россия Президенты сәясәтен аңлаган дөньядагы тынычлык көчләренең дә берлеген сорый», – диде Россия мөфтие.
Коми Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Вәлиәхмәт хәзрәт Гаязов:
«Равил Гайнетдин – ул инде Аллаһ кешесе, аңа шундый зур эш йөкләнгән, ул шул эшне әйбәт кенә алып бара. Равил хәзрәт – бөтен мөселман әһелләренә әти кебек. Аңа карап, без дә үз эшебездә алга барабыз. Равил хәзрәт сайлануына шатмын. Аны гомерлеккә куярга кирәк, нигә аны 5 ел саен сайларга?».
Үзбәкстан ислам цивилизациясе үзәге директоры Фирдәвес Абдухаликов: «Равил хәзрәт бөтен мактауларга лаек. Ул тынычлык, татулыкка, теләктәшлеккә омтыла».
Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Рәсим хәзрәт Куҗәхмәтов:
«Равил хәзрәт тәҗрибәсе, белеме, хикмәте белән Россия мөселманнарын алга алып бара. Киләсе 5 елда да алга алып баручы булыр дип уйлыйбыз. Аллаһы Тәгалә ярдәм итсен аңа, изге теләкләренә ирешергә насыйп итсен».
...
Халыкара мөселман форумында, билгеле инде, Палестина проблемасы кат-кат телгә алынды. Мөселманнарны берләшергә чакырдылар. Бик ачыгланып ясалган чыгышлар булды. Россия телеканалларыннан бер журналист кыз: «Нигә шулай кычкыра ул?» – дип сорый операторыннан. Чыннан да, «ачның хәлен тук белмәс» ди бит.
Корылтайның резолюциясенә килгәндә – мондый җыеннарның андый документлары беркайчан да конкретлык белән аерылып тормый. Иртәгә ни булганын аңламаган заманда башкача була да алмыйдыр инде ул. Резолюция шундый иде – бүгенге заманда илдәге зур дәүләти структураныкы нинди булырга тиеш, ул шундый. Анда Россиянең традицион кыйммәтләрне хуплавына хуплау әйтелә, Россия җитәкчелегенең яңа дөнья тәртибен урнаштыруга омтылышына хуплау әйтелә, террор хурлана, махсус операция хуплана.
Корылтай Россия президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать тә кабул итте. Анда делегатларның күп поляр дөньяны, төрле дин вәкилләренең дус яшәүләре, гаиләнең ныклыгын, әхлакый кануннарны саклау турында әйтелә.
...
Инде Корылтай тәмамлангач, Мәскәүдәге бер татар кешесе белән сөйләштем. Ул әйтә: «Фикрәт Табеев татар яшьләрен җыеп, «чүт кенә өстәл сугып кычкырмый иде», – ди. «Баегыз, җитәкче булыгыз, менә син нигә әле җитәкче түгел? Мин бәрәңге басуында шәһәр төзеп чыктым, ә сез нишлисез?» – дип өнди торган булган икән яшьләрне. Нигә язам? Чөнки татар, кушсаң-кушмасаң да, менә шулай кыштыр-кыштыр нәрсәдер эшләргә тырыша инде ул. Элек тә эшләгән, хәзер дә. Сүлпәнлек булса, эшләмәсәләр нишләр идең? Ялкаулыктан бит әле дару уйлап таба алганнары юк. Тел бетә барса да, дин үсештә әле. Татар нишләр алга таба, ә менә әлегә аның хәлләре шундыйрак. Теркәп куйдык – Мәскәү елгасында чалма-чапан киеп йөзә алабыз.