
4 октябрьдә Башкортстанның Бишбүләк районында авариядә 2 егет һәм 1 кыз һәлак булган. Бу турыда «Башинформ» яза.
Фаҗига төнлә була. Елбулак – Матвеевка – Бишбүләк юлының 3 нче километрында «Лада Приора» машинасы атка бәрелә. Машина юл кырыена төшеп каплана.
Ат юлга чыккан булган.
«Лада Приора» белән 24 яшьлек егет идарә итә, салонда 17 яшьлек егет һәм кыз була. Алар барысы да үлгән.
Соңрак ачыкланганча, рульдәге егетне машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм иткән булганнар. Бу турыда Башкортстан буенча ЮХИДИда әйткәннәр.