Әтисе гаиләдән киткәндә, Зөлфиягә 8 яшь иде. Әнисе бернәрсә әйтмәде, аңлатмады. Бәлки, кирәк тапмагандыр, бәлки, сүзләр таба алмагандыр. Бары тик кызын кочып: «Мин беренчесе дә, соңгысы да түгел», – дип, бер генә җөмлә әйтте.
Хәтта, хәзер, ничә еллар узгач та, Зөлфия ул вакытта әллә ни борчылмаганын аңлады. Әтисенең нигә ташлап китүен генә аңламады ул. Хәер, бергә яшәгән вакытта да әтисе аның тормышы, яшәеше белән артык кызыксынмады, күбрәк вакытын командировкаларда уздырды. Әйе, үпте, кочаклады, үчтеки итте, әмма балачак хатирәләре тиз онытыла. Әтисе истәлеге булып, кайчандыр ул бүләк иткән йомшак аю, моң-сагыш һәм үпкә генә калды.
Зөлфия әтиләре булган балалардан көнләшүен бервакытта да, беркемгә дә әйтмәде, сиздермәде Ул аларга карый иде дә, йөрәге ачу белән тула иде. Әтисе гаиләдән киткәч, аның тормышының бер өлеше мәңге ялганмас булып кителде. Нишләптер, туганнан туган сеңлесе Азалия дә аларга килми башлады. Алсу апасы да килми. Әбисе дә, койрыгын мәзәк итеп болгый торган эте булган Рөстәм абыйсы да юкка чыкты. Галия апасы белән Заһир җизнәсе дә, аларның тиктормас, шук малайлары да көтмәгәндә юкка чыкты.
Бу тормыш китте, һәм, вакыт уза-уза, аңа бераз җиңелрәк була башлады. Әнисенең кәефен төшермәс өчен тырышып укыды. Һәм күңел кичерешләрен, хисләрен бик тирәнгә яшерергә өйрәнде. Зөлфия әнисенә борчу-мәшәкать ясарга теләмәде, тырышты. Чөнки әнисе күп эшләде, эш дә җиңел булмады, шуңа күрә кыз аңа булдыра алганча булышты.
«Ммм, тәмле ис чыккан!.. Ни бу?» – дия иде кичке 10да хәлдән таеп кайтып кергән әнисе.
Әнисе, эшеннән тыш, өстәмә эшләр дә алырга тырышты, чөнки элекке ире эшендә махсус кем беләндер сөйләшеп, ялган белешмә ясатты һәм алиментларны тиенләп кенә түли иде. Җитмәсә, әнисе үзенең авыру, үзләре янына күчеп килүдән кырт кисеп баш тарткан әнисен дә карарга мәҗбүр иде.
Ә Зөлфия йокылы-уяулы килеш әнисенә булышырга чыга. Арып-талчыккан хатын моңсу гына елмаеп куя да, ботканы хәтерләткән, тозы артык күп салынган ашны мактый-мактый ашый иде. Ә бердәнбер ял көнендә Зөлфия белән алар икесе бергә нәрсә дә булса әзерли. Һәм Зөлфия 10 яшендә, хәтта 40 яшьлек хатын-кызларның да күбесе эшли белмәгәнне белә иде.
Соңыннан, үзенең балачагын уйлап, баштан кичергәндә, Зөлфиянең йөзенә әче елмаю куна иде. Тормыштагы теге-яки бу карарларга нәрсә йогынты ясаганын күпләребез уйлап та карамый. Менә хәзер үзе әни булгач, Зөлфия балаларның кисәк шулай олы тормышка аяк басуы, болай олыгаюның дөрес түгеллеген аңлый. Балалар үз җилкәләренә зурлар мәшәкате алырга тиеш түгел, аларның балачагы булырга тиеш бит! Һәм ул үз балалары яхшырак яшәсен өчен барысын да эшләргә тырыша.
Ир-атлар белән мөнәсәбәтләре әллә ни барып чыкмады аның. Күрәсең, үзе дә аңламыйча, әнисе язмышын кабатлаудан, баласын ялгыз үстерүдән һәм һәр тиенне санап яшәүдән курка иде. Тик Зөлфиягә бәхет елмайды – юлында Таһирны очратты ул. Таһир Зөлфиянең таш булып каткан йөрәген эретә һәм аны беркайчан да ташламаячагын исбатлый алды.
Ә әтисе... Нәрсә әтисе? Интернет заманы бит, социаль челтәрдә эзләп тапты ул аны. Озаклап аның фотоларын карады, аптырады һәм күңелендә ачу хисе арта гына барды. Әтисе менә дигән тормышта яшәгән икән, яңа гаиләсе бар. Ул гаиләсендә дә кызы туган. Менә ул кызның шәп әтисе булган, мәктәпкә дә озаткан, чәчләренә бантиклар да бәйләгән, чыгарылыш кичәсендә аның белән биегән дә... Кияүгә дә биргән. Һәм кайчандыр Зөлфия югалткан кешеләр шушы кызның тормышына күчкән. Зөлфияне тормышларыннан сызып ташлаган туганнары да бу кызга эләккән. Көнләштеме ул аннан? Әйе, чыдый алмаслык булып, аның тормышын изеп, үзен сытып-таптап китәсе килеп көнләште.
Әмма, тора-бара, бу хисләр дә басыла төште. Үз гаиләсе, балалары, үз борчу-мәшәкатьләре... Ә соңыннан әтисе үлеп китте. Зөлфия хәтта әбисенең аның номерын ничек эзләп тапканын да аңламады. Телефонын алгач, трубкада еламсыраган тавыш ыңгырашканын ишетте:
«Нинди кайгы бит, әтиең үлде», – диде әбисе.
Йокылы-уяулы килеш Зөлфия башта берни аңламады, кайнатасы үлгән, дип уйлады куркудан. Ул кайната-кайнанасына әти-әни дип эндәшә. Ирен уятмаска тырышып, әкрен генә йокы бүлмәсеннән чыкты һәм ишекне япты.
«Сез кем? Нинди әти?» – дип сорады аптырап.
«Бәй, синең әтиең. Иртәгә уннарда җирлибез», – диде әбисе тагын да аптырап.
Ул әбисенең сулык-сулык килеп елавыннан кая барасын һәм әтисенең нишләп үлгәнен көч-хәлгә генә аңлый алды. Телефонын тыныч кына сүндереп куйды да кухня керде, кофе пешерергә куйды. Күңеленә, хисләренә колак салды. Кызык. Күңелендә тынычлык, бер кылы да селкенмәде. Ә кайда соң теге нәфрәт, ачу һәм барысын да кырып-җимерәсе килү теләге?
Киерелә-киерелә, кухняга ире килеп керде. Зөлфиянең чынаягыннан кофе йотты.
«Кем шалтыратты?» – дип сорады да, хатынын битеннән үбеп алды.
«Әби шалтыратты. Әти үлгән», – диде тыныч кына.
«Һәәәм?» – диде ире.
«Иртәгә озатырга барасы була инде», – диде Зөлфия.
Ире аны кочаклады да, игътибар белән карады һәм сорап куйды:
«Анда бару мәҗбүриме? Син бит аны 30 елдан артык күрмәдең», – диде.
Хәер, Зөлфия үз тойгыларына үзе гаҗәпләнде, иңнәрен генә сикертте дә әнисенең номерын җыйды. Әнисе озак кына ах-ух килде, соңыннан:
«Үзең ничек, кызым? Түзәсеңме?» – дип сорады.
«Мин еларга тиешме? Юк, еламыйм», – диде тыныч кына Зөлфия.
«Әтиең бит...» – диде әнисе.
«Әти булса соң? Миңа барыбер. Әни, миңа бу «показуха» кирәкми. Аның туганнарының һәм яңа гаиләсенең күз яше агызганын карагамы? Алар өчен, бәлки, ул иң әйбәте булгандыр, ә минем өчен – буш урын», – диде Зөлфия.
«Кеше ни әйтер соң?» – диде әнисе.
«Нинди кешеләр? Аны үз баласын ташлап киткән өчен тамчы да гаепләмәгән кешеләрме? Ярар сине ташлагандыр, ә мине ни өчен соң? Ул киткәннән соң мине бер тапкыр да күрмәде бит. Ә әби? Апалар, абыйлар? Мине тормышларыннан сызып ташладылар. Болай икейөзлеләнеп йөрү миңа ни пычагыма кирәк, әни?» – диде Зөлфия.
1 ай узгач, Зөлфия мирас алырга иск язды. Бактың исә, ул – кабәхәт, юньсез кеше һәм бернәрсәгә дә хокукы юк икән. Менә шунда башланды да инде! Әбисе мирастан баш тартуын таләп итеп шалтыратты. Инде Зөлфия өзек-өзек кенә хәтерләгән бу карчык үзе жәлләтергә тырышты:
«Балакаем, сиңа оят түгелме? Фатирга нинди хокукың бар синең? Ә машинага? Аның бит әтиең Алия белән бергә сатып алды. Ә дача соң, дача? Ул бит әле минем әнидән үк калган йорт», – дип сыктады карчык.
«Шәп йорт. Мин карап кайттым инде. Әти аны үзгәртеп бетергән икән. Ә мунчасы! Шәп, искиткеч!» – дип сөенде Зөлфия.
«Кияве өчен тырышты инде, әтиең, кияве өчен. Алар сеңлең Алисә белән мунча керергә, чабынырга бик ярата. Чит-ят кешеләр түгел бит инде без. Аннан, чит кеше икмәгенә кул сузарга ни хакың бар синең?» – диде әбисе.
«Әйе шул, ачудан булып үлә күрмәгез инде, яме», – диде Зөлфия, ачулы көлеп.
Тора-бара Зөлфия бөтен «туганнарын» кара исемлеккә генә кертә башлады. Шулай да, Алисә сеңлесе аның белән элемтәгә чыгар дип күңеленнән генә өметләнде. Әмма Зөлфияне судта күргәч, Алисә юри кыланып, борылып басты һәм сукранып куйды. Зөлфия исә, шул мизгел эчендә дә, сеңлесенең үз-үзен карап, тәрбияләп торганын, кыйммәтле киемнән, бизәнү әйберләреннән булуын күздән кичереп өлгерде.
«Алтынга тиң әтиең бөтен нәрсәне дә сиңа калдыргандыр дип өметләнәсеңме?» – дип уйлап, көлемсерәп куйды Зөлфия.
Күптән ташланган һәм онытылган беренче гаиләсе бик әйбәтләп кенә аркаңа пычак кадасын әле менә, дип уйлады.
Төрле каршылыкларга да карамастан, суд Зөлфия яклы булды. Зөлфиягә мирасның тиешле өлешен бирер өчен, фатир, машина һәм дачаны сатып, бернәрсәсез калмас өчен, теге гаилә аның белән элемтәгә чыкты. Зөлфия моны тыныч юл белән хәл итәргә риза булды. Әтисенең хатыны аңа килешенгән сумманы бирде. Балаларына бер бүлмәле булса да фатир алып куярга җитте бу акча.
Шатлык тойдымы Зөлфия? Юк, аңа барыбер иде. Акча алуы күңелен җылытып торды анысы, әмма, барыннан да бигрәк, барысының да гамәлләренә күрә әҗерен алуы күбрәк сөендерде. Әтисеннән кала...
Ташланган балалар нәрсә хис итә? «Ипи алырга чыгып китеп», балалары турында оныткан әтиләр күпме бу дөньяда?...