news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әтисенең тәмәке көленнән киемнәренә ут капкан бала үлгән

news_top

Башкортстанның Октябрьск шәһәрендә яшәүче ир-ат «Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эшендә гаепләнә. Бу хакта «Башинформ» яза.

БР Прокуратурасы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, май аенда исерек һәм наркотиклар кулланган ир-ат, фатирда кулына кабызылган тәмәке тоткан килеш, яңа туган улының караваты янына килгән. Тәмәке көле кабартылган һава шарына эләккән, һәм аннан баланың урын-җир әйберләре һәм киемнәре яна башлаган.

Баланың башы, муены, куллары, сул боты пешкән. Алынган җәрәхәтләрдән сабый хастаханәнең реанимация бүлегендә вафат булган.

Ир-ат үз гаебен таныган. Җинаять эше карау өчен Октябрьск шәһәр судына җибәрелгән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар