«Әтисенең «Lexus» машинасында матур видео төшергәннәр». Яшьләр барысы да шунда ук үлә
Түбән Тагилда коточкыч авариядә 19 яшьлек велоузышчы Александр С., шулай ук аның 19 яшьлек дус кызлары Вероника һәм Анастасия һәлак булган. Фаҗига 8 июльгә каршы төндә килеп чыга. Бу хакта «Комсомольская правда» яза.
Яшьләр Александрның әтисенең «Lexus 570» автомобилендә йөргән. Алар, эффектлы видео төшерү өчен, яр буе буйлап әйләнгән. 00:40 сәгатьтә йөртүче, машина белән идарә итә алмыйча, юл кырыендагы коймага килеп бәрелгән. Внедорожник суга төшеп киткән, барысы да шунда ук һәлак булган.
Кызларның танышы сүзләренчә, Вероника һәм Анастасия урта мәктәптән бирле дус булган. Танышлары әлеге фаҗигале кичтә иптәш кызларның аек булуын әйтә.
– Настя эш сөючән, шат күңелле, ярдәмчел иде. Күптән түгел акча эшли һәм үз-үзен тәэмин итә башлады. Ресторанга урнашты һәм моңа бик шатланды. Олы тормышка аяк баскан гына иде. Ника – шаян һәм энергиясе ташып торган кыз. Беркем дә эчмәде, тыелган матдәләр кулланмады, – дип сөйләгән Вероника һәм Анастасиянең дусты.
Дәүләт автоинспекциясендә билгеләп үтүләренчә, Александр машина йөртү таныклыгын 11 ай элек алган.
Тикшерү эше дәвам итә, диелә хәбәрдә.